Гиорги Маргвелашвили

Гиорги Маргвелашвили , Гиорги Теймуразис дзе Маргвелашвили, гөрҗ. გიორგი თეიმურაზის ძე მარგველაშვილი, Гио́рги Теймуразис дзе Маргвелашвили (1969 елның 4 сентябре, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, фирка һәм дәүләт эшлеклесе. Гөрҗистан вице-премьеры (2013, февраль — 2013, ноябрь ), Гөрҗистан мәгариф һәм фән министры (2012, октябрь — 2013, июль ). 2013 елның 17 ноябреннән 2018 елның 16 декабренә кадәр Гөрҗистан президенты. Фәлсәфә фәннәре докторы (1998).

Гиорги Маргвелашвили
4нче Гөрҗистан президенты
Вазыйфада
2013 елның 17 ноябре – 2018 елның 16 декабре
Гөрҗистан мәгариф һәм фән министры
Вазыйфада
2012 елның 25 октябре – 2013 елның 18 июле
Аңа кадәр Хатия Деканоидзе
Дәвамчысы Тамар Саникидзе
Шәхси мәгълүмат
Туган 4 сентябрь 1969(1969-09-04) (54 яшь)
Гөрҗистан ССР Тифлис
Сәяси фирка ГХДГ
фиркасез (2013)
Җефет Мака Чичуа[d]
Белем Тифлис дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1969 елның 4 сентябрендә Гөрҗистан башкаласы Тифлис шәһәрендә туган. Әтисе Тәймураз, милләте буенча сван, инженер, әнисе Мзеана, милләте буенча хевсур, психолог.
Иванэ Җаваһишвили исемендәге Тифлис дәүләт университетының фәлсәфә һәм психология факультетын тәмамлаган (1992). 1992-1993 елларда Будапештта урнашкан Үзәк Европа университетында социологияне өйрәнгән. Гөрҗистан фәннәр академиясенең фәлсәфә институтында аспирантура узган. 1998 елда Тифлис дәүләт университетында фәлсәфә докторлыгына диссертация яклаган. Рус һәм инглиз телләрен камил белә.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1992-1995 елларда тау туризмы буенча махсуслашкан туристлык ширкәтендә гид булып эшли, нәшриятта менеджер ярдәмчесе була.
  • 1994-1995 елларда «Бизнес көндәлекләр» ширкәтенең маркетинг департаменты башлыгы.
  • 1996-1997 елларда Тифлис бәйсез университетында фәлсәфә фәненнән укыта.
  • 1995-2000 елларда Халыкара бәйләнешләр милли демократик институтында белгеч (программа киңәшчесе) булып тора.
  • 2000-2012 елларда Гөрҗистан GIPA иҗтимагый эшләр институтында: 2000-2006 һәм 2010-2012 елларда ректор, 2006-2010 елларда GIPA эзләнүләр департаменты башлыгы.

Сәяси карьерасы үзгәртү

Президент сайлаулар үзгәртү

2013 елның 27 октябрендә узган Гөрҗистан президентын сайлауларда «Гөрҗистан хыялы — Демократик Гөрҗистан» хакимияттәге коалиция кандидаты буларак катнаша һәм җиңеп чыга.

Гаиләсе үзгәртү

Икенче хатыны (2014 елның көзендә рәсми язылышкан) — Мака Чачуа (1965), актриса.
Балалары:
Беренче никахыннан туган кызы Анна (1993).
Икенче никахыннан туган улы Тәймураз (2015).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү