Гайанада ислам

Гайанада азчылык дине

Гайанада ислам (ингл. Islam in Guyana, гарәп. ا لإسلام في غيانا‎) – тарафдарлары саны буенча христианнардан һәм Һинд динен тотучылардан соң илдә өченче дин. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәсе буенча, ил халкының (743 мең кеше, 2019 елга) 7,3 % ы – мөселманнар [1]. 2010 елда Пью тикшеренү үзәге уздырган халык санын алу нәтиҗәсе буенча, халыкның 6,4 % ы (50 572 кеше) үзләрен мөселман дип атаган[2] [3]. 2012 елда халыкның 63 % ы христианнар, 25 % ы индуистлар, 7 % ы мөселманнар булган.

Гайанада ислам
Дәүләт  Гайана
 Гайанада ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Картада кызыл төс белән Гайана

Тарих үзгәртү

Көньяк Америка дәүләтләренең күпчелеге кебек үк, ислам Гайанада Атлантик океан аша Африкадан коллар белән сәүдә итү сәбәпле таралган. Мандинка һәм фулани халыкларыннан булган мөселманнар Гайанадагы шикәр плантацияләрендә эшләү өчен коллар сыйфатында китерелгәннәр. Алар колониядә кырыс шартларда яшәү һәм эшләү, колбиләүчеләр тарафыннан көч куллану сәбәпле, акрынлап беренчел мәдәни үзенчәлекләрен һәм диннәрен онытырга мәҗбүр булалар. Әлеге шартлар төбәктә 1838 елга кадәр исламның юкка чыгуына китергән.

XIX гасыр урталарында, колониягә Көньяк Азиядән ялланган мөһаҗир эшчеләр күчеп килгәч, Гайанада ислам яңарыш кичерә һәм үсә. 1838 елдан башлап, Һиндстан, Пакистан һәм Әфганстаннан 240 000 кеше колониягә күчеп килгән. Аларның күпчелеге (84 % ы) – Һинд дине тарафдары, азчылыгы мөселман булган.

1966 елда бәйсезлек алганнан соң, Гайана Якын Көнчыгыш илләре (Мисыр, Гыйрак, Ливия) һәм мөселман дөньясының башка өлешләре белән мөнәсәбәтләрен көчәйтә. Мөселман егетләр, ислам нигезләрен, шулай ук гарәп телен өйрәнү өчен, Согуд Гарәбстанына, Мисыр яки Ливиягә укырга китәләр. Алар Якын Көнчыгыштан илгә гарәп мәдәниятен, гарәп телен алып кайта һәм урду телен кулланучы, Һиндстан мәдәниятендә тәрбияләнгән, һинд музыкасын яратып тыңлаучы һәм Болливуд фильмнарын караучы өлкән буын мөселманнар белән каршылыкка керә.

1994 елга кадәр мөселманнарга Гаитидагы сайлауларда тавыш бирергә рөхсәт ителми.

1996 елда Гайана Президенты Чедди Джаган(ингл.) Сирия, Күвәйт, Бәхрәйн, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Ливанда булып, Якын Көнчыгыш белән элемтәләр өчен махсус илче билгели.

1998 елда Гайана Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына 56нчы әгъза булып кушыла.

Саны үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Гайана мөселманнары җомга намазында.

2012 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ил халкының 6,8 % ы мөселман булып санала (тулы 746 955 кешенең 50 572 се). Мөселманнарның күбесе ― Һиндстаннан чыккан кешеләр нәселе. Мөселманнар саны Гаитига эмиграция күбәю сәбәпле бераз кимегән. Мөселманнар арасында сөнниләр, шигыйлар, суфилар, әхмәдияләр бар.

Ел Гайананың барлык халкы Гайана мөселманнары %
1980 759 567 66 122 8,7
1991 723 673 57 669 8,0
2002 751 223 54 554 7,3
2012 746 955 50 572 6,8

Таралышы үзгәртү

Илдәге иң күп мөселманнар Эссекибо-Айлендс-Уэст-Демерара төбәгендә яши – әлеге төбәкнең 12 % халкы – ислам динен тотучылар. Ист-Бербис-Корентайнда 10 %, Махайка-Бербиста 9 % мөселманнар яши.

Регион Регион халкы (2012) Мөселманнар %
1 Барима-Уайни 27 643 70 0,3
2 Померун-Супенаам 46 810 3 201 6,8
3 Эссекибо-Айлендс-Уэст-Демерара 107 785 12 688 11,8
4 Демерара-Махайка 311 563 18 702 6,0
5 Махайка-Бербис 49 820 4 494 9,0
6 Ист-Бербис-Корентайн 109 652 10 448 9,5
7 Куюни-Мазаруни 18 375 350 1,9
8 Потаро-Сипаруни 11 077 67 0,6
9 Аппер-Такуту-Аппер-Эссекибо 24 238 135 0,6
10 Аппер-Демерара-Бербис 39 992 417 1,0
Гайана 746 955 50 572 6,8

Ислам оешмалары үзгәртү

Илдә иң эре Ислам оешмасы – Guyana United Sadr Islamic Anjuman. [4]

  • Гайана үзәк Ислам оешмасы (Central Islamic Organization of Guyana, CIOG)
  • Гайана Ислам фонды (Guyana Islamic Trust, GIT) [5]
  • Ислам кыз кардәшләр Милли ассоциациясе (National Islamic Sisters Association) [6]
  • Гайана ислам институты (Guyana Islamic Institute, GII)
  • Хәләл милли берләшкән җитәкчелеге (National United Halaal Authority, NUHA)
  • Гайананың Әхмәдия мөселманнар берләшмәсе (Ahmadiyya Muslim Community in Guyana)
  • Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (Organization of Islamic Cooperation, OIC, Суринам белән бергә)

Мәчетләр үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Гайанадагы мәчетнең фотосурәте.

Гайанада бөтен ил буенча таралып урнашкан 145 мәчет исәпләнә. Мөселманнар азчылык булуга карамастан, илдә мәчетләр саны шактый күп [7].

Ураза гаете, Корбан гаете һәм Мәүлид бәйрәмнәре Гайанада рәсми рәвештә танылган. Гайана хөкүмәтендә мөселманнар вәкилләре саны аз, җитәрлек дәрәҗәдә түгел.

2020 елның августында д-р Мөхәммәд Ирфан Али(ингл.) Гайана Президенты итеп сайлана һәм Көньяк Америкада дәүләт башлыгы булып сайланган беренче мөселман исәпләнә [8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Wayback Machine. web.archive.org (2017-01-11). әлеге чыганактан 2017-01-11 архивланды. 2019-08-05 тикшерелгән.
  2. http://www.statisticsguyana.gov.gy/download.php?file=93
  3. 1615 L. St NW, Suite 800 Washington, DC 20036 USA202-419-4300 | Main202-419-4349 | Fax202-419-4372 | Media Inquiries (2015-04-02). Religious Composition by Country, 2010-2050. Pew Research Center's Religion & Public Life Project. 2019-08-05 тикшерелгән.
  4. Guyana - Islam.
  5. About – Guyana Islamic Trust. 2019-08-05 тикшерелгән.
  6. National Islamic Sisters Association – Guyana Islamic Trust. 2019-08-05 тикшерелгән.
  7. https://m.republika.co.id/berita/dunia-islam/islam-nusantara/17/05/09/opohzh313-banyak-jumlah-masjid-di-guyana
  8. newsamericas (2020-08-03). As Guyana Gets First Practicing Muslim President, OAS Urges Weakness In Country’s Electoral System To Be Addressed (en-US).