Владимир Боровиковский
Бу мәкаләгә башка Википедия мәкаләләре сылтамыйлар. Зинһар, ярдәмчене кулланып, кабул ителгән киңәшләргә күрә сылтамалар куегыз.
|
Влади́мир Лукá улы Боровико́вский (1757 елның 24 июле (4 августы), Миргород, Гетманщинаның Миргород полкы — 1825 елның 6 (18) апреле, Санкт-Петербург) — рус рәссамы, портрет остасы, Император Санкт-Петербург художестволар академиясе академигы. Килеп чыгышы буенча Малороссия казакларыннан[9][10].
Биографиясе
үзгәртү1757 елның 24 июлендә (4 августында) Миргородта Днепр казагы Лука Иван улы Боровик (1720—1775) гаиләсендә туган. Киләчәк рәссамның әтисе, абыйсы һәм бертуганнары икона ясаучылар булган. Яшь чагында Владимир Боровиковский әтисе җитәкчелеге астында икона ясау өйрәнгән. 1774 елдан бирле Миргород казак полкында хезмәт иткән, бер үк вакытта живопись белән мәшгуль булган. 1780-енче елларның беренче яртысында Боровиковский поручик чинында отставкага чыга һәм үзен живопись белән шөгыльләнүгә багышлый. Биредәге храмнар өчен образлар ясый. 1770-енче елларда Боровиковский шагыйрь һәм драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе Василий Капнист белән якын таныша һәм Кременчугта императрицаны кабул итү өчен йортның интерьерын ясау буенча аның биремнәрен үтәгән. Екатерина II рәссамның эшен билгеләп узган һәм аңа Петербургка күчәргә кушкан.
1788 елда Боровиковский Петербургта тора башлый. Башкалада беренче вакыт архитектор, шагыйрь, күпкырлы сәләтләр шәхесе Николай Львов йортында торган һәм аның дуслары шагыйрьләр Гавриил Державин, Иван Хемницер, композитор Е. И. Фомин һәм шулай ук аның остазы булган живописец Дмитрий Левицкий белән танышкан. Берничә ел Иоганн Лампидан живопись сабакларын алган. «Академикларга билгеләнгән» дәрәҗәсен алган (1794). 1795 елда бөек кенәз Константин Павел улы портреты өчен Боровиковский живопись академигы дәрәҗәсе бирелгән булган. 1803 елда Художестволар Академиясе киңәшчесе булган. 1798 елдан 1820 елга кадәр Миллионная урамы, 12-дә доходлы йортта торган.
Масон; 1802 елның 25 январендә җитәкчесе Александр Лабзин, ә әгъзаларның берсе Дмитрий Левицкий булган Петербург “Үлүче сфинкс” ложасында масонлыкка кабул ителгән булган. Соңыннан ложадан чыккан һәм 1819 елның 26 маеннан Екатерина Татаринованың “Иртуганлык шурасы” мистик түгәрәгенә кергән. Өйләнгән булмаган; балалары булмаган[11].
Боровиковский 1825 елның 6 (18) апрелендә Петербургта үлгән, Петербург Смоленск православие зиратында күмелгән булган. 1931 елда Александро-Невская лаврада, XVIII гасыр Некрополендә яңадан күмелгән булган. Һәйкәл элеккеге булып калган – арслан аякларында гранит саркофаг. Милкен мохтаҗларга өләшергә васыять иткән.
Иҗаты
үзгәртүЧагыштырмача соң, 1790-ынчы еллар ахырында Боровиковский мәшһүр портретист данына ия була. Сул кул белән ясый торган булган. Иҗатында камера портреты өстенлек итә. Хатын-кыз образларында В. Л. Боровиковский эпохасы матурлык идеалын чагылдыра. “Лизонька һәм Дашенька” икеләтә портретында (1794 ел) портретист мәхәббәт һәм дулкынланган игътибар белән Львовлар гаиләсенең хезмәтче кызларын ясаган: йомшак чәч бөтеркеләре, битләренең аклыгы, җиңел алсулыклары. Рәссам ул тасвирлаган кешеләрнең эчке дөньясын нечкә итеп чагылдыра. Эмоциональ чагылышның билгеле чиклелегенә ия камера сентименталь портретта оста сурәтләнгән модельләрнең яшерен хисләре һәм кичерешләре күптөрлелеген чагылдырыга сәләтле. Моның мисалы булып 1799 елда ясалган “Е. А. Нарышкина портреты” тора ала. Боровиковский шәхеснең үзкыйммәте раслануына һәм әхлакый сафлыгына омтыла (Е. Н. Арсеньева портреты, 1796 ел). 1795 елда В. Л. Боровиковский “Торжок крестьянкасы Христинья портреты”н ясый, бу эшнең кайтавазын без остазның өйрәнчеге - А. Г. Венецианов иҗатында табарбыз. Художестволар Академиясенә «Екатерина II-нең Царское село паркында йөрүе» (1794) тукымасы өчен Боровиковский академикларга билгеләнгән булып танылган булган [12]. 1810-ынчы елларда Боровиковскийны көчле, егәрле шәхесләр җәлеп итә, ул игътибар акцентын портретланучыларның гражданлыгында, намуслыгында, дәрәҗәсендә ясый. Модельләрнең кыяфәте тыйнаграк була, пейзаж фоны интерьер сурәте белән алмашына (А. А. Долгоруков, 1811, М. И. Долгорукая, 1811 портретлары, һ. б.). В. Л. Боровиковский – рәт парад портретлар авторы. Аларның иң танылганнары – “Павел I-нең ак далматикта портреты” (далматик – киң җиңнәр белән озын булмаган мантия, Мальта орденының бөек магистры киеме элементы[13]), «Вице-канцлер, кенәз А. Б. Куракин портреты» (1801—1802). Боровиковскийның парад портретлары материал фактурасы тапшыруда рәссамның пумала белән камил эшләвен иң ачык күрсәтә: бәрхет йомшаклыгы; алтын капланган һәм атлас киемнәрнең ялтыравы, затлы ташлар балкышы. Боровиковский шулай ук портрет миниатюрасының танылган остасы булып тора. Рус музее тупланмасында аның пумаласыныкы шундый төр эшләр саклана – архитектор А. А. Менелас, шагыйрь В. В. Капнист, Н. И. Львова һәм башкалар портретлары. Миниатюраларының нигезе буларак рәссам еш калай кулланган. В. Л. Боровиковский иҗады бер үк вакытта үсеш алган классицизм һәм сентиментализм стильләренең кушылуы булып тора. Соңгы елларында Боровиковский дини живописька кайткан, хосусан төзелүче Казан соборы өчен берничә икона, Петербургта Смоленск зираты чиркәве иконостасын ясаган. Шул вакытта башлаучы рәссам булган Алексей Венециановка дәресләр биргән.
Әсәрләре
үзгәртүГалерея
үзгәртү-
М. И. Лопухина портреты, 1797
-
Лизонька һәм Дашенька, 1794
-
Бөек княжна Елена Павловна портреты, 1796
-
Е. А. Нарышкина портреты, 1799
-
Павел I портреты, 1800
-
Кызтуганнар А. Г. һәм В. Г. Гагарина портреты, 1802. Третьяков галереясе, Мәскәү
-
Шагыйрь Державин Г. Р. портреты, 1811. Пушкин музее, Мәскәү
-
А. Г. һәм А. А. Лобанов-Ростовский портреты, 1814
Филателиядә
үзгәртү-
Почта маркасы 1957 ел. В. Л. Боровиковский тууына 200 ел
-
Россия рәссамы В. Л. Боровиковский тууына 250 ел
-
Россия рәссамы В. Л. Боровиковский тууына 250 ел
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Record #27882674 // VIAF — [Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
- ↑ https://bigenc.ru/fine_art/text/1878869
- ↑ 3,0 3,1 Боровиковский Владимир Лукич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ http://www.artfortune.com/vladimir-lukich-borovikovsky/artist-20994/
- ↑ http://www.wumag.kiev.ua/index2.php?param=pgs20082/26
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ RKDartists
- ↑ Internet Encyclopedia of Ukraine / O. Havrylyshyn, F. Sysyn, M. Moser et al. — CIUS, 2001.
- ↑ Большой Кавказ — Великий канал. — М., 2006. — С. 53—54. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 4). — ISBN 5-85270-333-8.
- ↑ Sarabianov, Andrei D.. "Vladimir Lukich Borovikovsky". Encyclopædia Britannica. https://www.britannica.com/biography/Vladimir-Lukich-Borovikovsky. Retrieved 2021-08-25. Источник.
- ↑ Реальный «утопизм»: Жизнь после балета: Алла Осипенко
- ↑ Энциклопедия русской живописи / О. Ю. Николаева. — «ОЛМА Медиа Групп», 2010. — С. 59. — 496 с. — ISBN 978-5-373-02769-4.
- ↑ Боровиковский, Портрет Павла I в белом далматике — описание.
Әдәбият
үзгәртү- Алексеева Т. В. Владимир Лукич Боровиковский и русская культура на рубеже XVIII—XIX веков. — М., 1975.
- Маркина Л. А. «… Красоту её Боровиковский спас»: Владимир Лукич Боровиковский. 1757—1825: К 250-летию со дня рождения художника. — М., 2008.
- Владимир Лукич Боровиковский. 1757—1825. Религиозная живопись. Авт.-сост. Е. Столбова, А. Максимова. — СПб., 2009. — (Альманах / Русский музей; вып. 232).
- Кондаков C. Н. Юбилейный справочник Императорской Академии художеств. 1764–1914 : в 2 т. / составил С. Н. Кондаков. — СПб. : Товарищество Р. Голике и А. Вильборг, 1915. — Т. 2 : Часть биографическая. — С. 21–22. — [4], VI, 454, [5] с. : ил., портр.. — Калып:OCLC.
- Боровиковский, Владимир Лукич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Профиль В. Л. Боровиковского на официальном сайте Российской академии художеств
- Калып:WGA
- Боровиковский Владимир Лукич. Биография и творчество художника на Artonline.ru
- Калып:Staratel.com
- Красоту Боровиковский спас
- Религиозная живопись Боровиковского
- Боровиковский Владимир Лукич. Картины и биография
- В.Боровиковский. Харьков, 1931. (На украинском языке).