Бәрхет
Сурәт
 Бәрхет Викиҗыентыкта

Бәрхет яки хәтфә ( алман. Barchent; ингл. гл. Velvet, фр. Velours) — йонча кушып тукылган ефәк тукыма[1]. Тукыма җирлеге киндер я саржа үреме белән тукыла. Ефәк, йон яки киҗе-мамык җептән озын йонча белән тукылганы - хәтфә (хәтфә) дип атала. Хәтфә техникасында сызыклар рәвешендә бизәкләр салып чыгарылган тукыма - вельвет

Этимологиясе үзгәртү

«Бәрхет» сүзе гарәп-төрки barracan — «кара кием» дигәнгә барып чыга, рус теленә алман һәм поляк теле[2] аша килгән.

Тарих үзгәртү

Энциклопедия Британника хәбәр итүенчә, бәрхет туку Ерак Көнчыгышта барлыкка килгәнгә охшаган[3], кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, беренче булып бәрхет Кытайда эшләнә башлаган, шулай ук Һиндстаннан килеп чыгуы турында гипотеза бар[4]. .

Бәрхет тукыманы Аурупада XII гасырда куллана башлыйлар. Алар көнчыгыштан алып кайтыла. Үзләрендә тәүге тапкыр Сицилиядә һәм Венецияда чыгарыла башлаган. Италияда башта яшел төстә, ә соңыннан зәңгәр, күк, кызыл бәрхет барлыкка килә[5].

Русияда үзгәртү

 
Кызыл бәрхет күлмәк

XVII гасырга кадәр Русиядә тик җибәктән сугылганы гына бәрхетдип аталган. Чит илләрдән — Италия, Испания, Персиянан алып кайтканнар, бигрәк тә италия бәрхете югары бәяләнә. Башка илләрдәге кебек, беренче чиратта абруйлы һәм бай кешеләр генә кия алган[6]. 1584 елда бер аршын "венедицкий" (венеция) бәрхете өчен бер сум түләгәннәр.

1623 елда Мәскәүдә патша сарае карамагында Бәрхет сарае ачыла, аңа Иван Дмитриев идарә итә[7]. Биредә хәтта күп төсле бәрхет эшләнә. Мануфактура XVII гасыр уртасында ябыла [8].

XX гасыр — хәзерге заман үзгәртү

Бәрхет техникасында эшләп чыгарылган тукымалардан XX гасырда пан-бәрхет популярлыгын саклап калган. ХХ гасырда барлыкка килгән ясалма һәм синтетик сүсләрдән җитештерелгән тукыма, шулай ук яңа технологияләр күп булуы белән бәйле, табигый сүстән җитештерелгән бәрхет кысырыклап чыгарылган[9].

Бәрхет — символ буларак үзгәртү

  • Ал бәрхет тышлы китап «Бәрхет китап» дигән исем алган(1687), анда Русиянең атаклы дворян затлар исемлеге бирелгән[10].
  • Бәрхет мизгелләре - ял итү өчен иң кулай вакыт
  • Бәрхет ихтилал, ягъни кан түкми, көч кулланмый ясалган инкыйлаб.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Информация из энциклопедии интерьерных идей 4living.ru 2014 елның 31 гыйнвар көнендә архивланган.
  2. М. Фасмер. Этимологический словарь. — 1986. — Т. 1.
  3. s:en:1911 Encyclopædia Britannica/Velvet
  4. Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.- с.63
  5. Михайлова И. Великолепный «косматый», «рытый», «петливатый»: бархат в средневековой Европе // Теория моды: Одежда. Тело. Культура. — 2012. — № 25, с.63
  6. Кирсанова, 1995
  7. Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.с=22
  8. ГИМ, 1999
  9. Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.
  10. Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв. : Опыт энциклопедии. — 1995.

Әдәбият үзгәртү

  • Бархат — Краткая энциклопедия домашнего хозяйства / Ред. И. М. Скворцов и др. — М.: Государственное Научное издательство «Большая Советская энциклопедия» — 1959.
  • Л. Кибалова. О. Гербенова. М. Ламарова. Иллюстрированная энциклопедия моды.. — 1988.
  • Кирсанова, Р. М. Костюм в русской художественной культуре 18 — первой половины 20 вв.. — 1995.
  • Р. М. Кирсанова. Розовая ксандрейка и драдедамовый платок: Костюм — вещь и образ в русской литературе XIX в.. — 1989. — С. 22.
  • Михайлова И. Великолепный «косматый», «рытый», «петливатый»: бархат в средневековой Европе // Теория моды: Одежда. Тело. Культура.  — 2012.  — № 25 (осень).
  • Старинные узорные ткани России XVI — начала ХХ века: Из фондов Государственного Исторического музея. — 1999.
  • Лермонтова Е. (A.), Шелковая фабрика в правление царевны Софьи Алексеевны, П., 1915; История Москвы, к. 1,. М., 1952, с. 415-16.

Сылтамалар үзгәртү

  • Ирина Михайлова. Великолепный «косматый», «рытыйт», «петливатый»: бархат в средневековой Европе (рус.) // Теория моды. Одежда. Тело. Культура. — М.: Новое литературное обозрение, 2012. — Вып. 25, № 3. — ISBN 5-86793-472-1. Архивировано 19 января 2015 года.