Алексей Венецианов

Алексе́й Гаври́ла улы Венециа́нов (1780 елның 7 (18) феврале, Мәскәү —1847 елның 4 (16) декабре, Поддубье авылы, Тверь губернасы) — рус живописецы, рәсем ясаучы (шул исәптән пастелист), литограф, гравёр һәм педагог. XIX гасырның беренче яртысының соң рус классицизмының төп рәссамнарының берсе, академик традиция һәм романтик дөньяга караш тоташуында крестьян көнкүрешенең оригиналь сурәтләнеш манерасын барлыкка китергән жанрист һәм портретист; тарих язуында аның исеме астында билгеле Венецианов мәктәбе буларак мәгълүм күпсанлы өйрәнчекләр төркеменең остазы, Санкт-Петербургта Император художестволар Академиясе академигы (1811 елдан; шул ук елдан “билгеләнгән” ассоциирланган әгъза), император Николай I-нең сарай яны рәссамы (1830 елдан бирле).

Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 7 (18) февраль 1780[2][3][4][…]
Туу урыны Мәскәү, Россия империясе[5]
Үлем датасы 4 (16) декабрь 1847[2][3][4][…] (67 яшь)
Үлем урыны Поддубье[d], Молдинское сельское поселение[d], Удомельский район[d], СССР
Үлем төре смерть от несчастного случая[d]
Үлем сәбәбе Юл-транспорт казасы
Һөнәр төре рәссам
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Сәнгать юнәлеше романтизм[d]
Жанр портрет[d]
Әсәрләр җыентыгы Третьяков галереясе, Государственный Русский музей[d], Словацкая национальная галерея[d], Беларусь Республикасының Милли сәнгать музее[d], Краснодарский краевой художественный музей имени Ф. А. Коваленко[d], Харьковский художественный музей[d], Омский областной музей изобразительных искусств имени М. А. Врубеля[d], Тверская областная картинная галерея[d] һәм Эстонский художественный музей[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Alexey Venetsianov
 Алексей Венецианов Викиҗыентыкта

Биографиясе

үзгәртү

Венециановларның ыруы Греция килеп чыгышлы[6], анда аларның гаиләсен Михапуло-Проко яки Фармаки-Проко дип атаганнар. Рәссамның карт бабае Фёдор Проко хатыны Анджела һәм улы Георгий белән Россиягә 1730—1740 елларда килгән һәм Чернигов губерниясенең Нежин шәһәрендә тора башлаган. Анда алар Венециано кушаматына ия булганнар, соңрак ул “Венецианов” фамилиясенә әверелгән. Алексей Венецианов 1780 елның 7 (18) февралендә Мәскәүдә туган булган. Әтисе Гаврила Юрий улы 2-нче гильдия сәүдәгәр, әнисе Анна Лукьян кызы (кыз фамилиясе Калинина, Мәскәү сәүдәгәре Лукьян Абрам улы Калининның кызы). А. Г. Венециановның гаиләсе сәүдә белән мәшгуль булган, карлыган куаклары, лалә суганчалары һәм шулай ук картиналар сата торган булганнар. Алексей живописька Император художестволар Академиясен узып өйрәнгән, башта үзлектән В. Л. Боровиковский киңәшләрен кулланып. Яшь чагында лирик портретлар ясаган – әнисенекен (1802), А. И. Бибиковның (1805), М. А. Фонвизинның (1812). 1807 елдан бирле Петербургта чиновник булып хезмәт иткән: урман ведомствосы каршында җир үлчәүче булган. 1811 елда Венецианов “академик итеп билгеләнгән” дәрәҗәсенә ия булган, ә шуннан соң ул биргән Академиянең Тәрбия училищесының инспекторы К. И. Головачевскийның өйрәнчекләр белән портреты өчен Император художестволар Академиясе академигы дәрәҗәсенә ия булган.

Художестволар Академиясе Советы билгеләмәсе
1811 елның февральнең 25 көне <…>

Пункт II: Урман департаменты каршында җир үлчәүче булып хезмәт итүче Алексей Гаврила улы Венецианов тәкъдим ителгән үзенең живопись портреты буенча Билгеләнгәннәргә билгеләнә; Академик дәрәҗәсенә программа белән исә аңа Кирилл Иван улы Головачевский әфәнденең портретын язарга бирем бирелә.
Протоколист:
Скворцов
Кире якта: Академикларга 1811 елның сентябрнең 1 көнендә сайланган булган.

1812 ел Ватан сугышы вакытында Иван Иван улы Теребенёв белән французларга һәм галломан-дворяннарга карикатуралар ясаган. Шулай ук дворян һәм мещан тормышыннан жанр сәхнәләрен ясаган. Рәссамнарны бүләкләү Җәмгыяте әгъзасы булган.

 
А. Г. Венецианов. Рәссамның хатыны Марфа Афанасий кызы Венецианова портреты. 1810-ынчы еллар. Киндер тукыма, май. Дәүләт Рус музее, Санкт-Петербург

1819 елда хезмәтне калдырган һәм гаиләсе – хатыны Марфа Афанасий кызы һәм ике кызы Александра һәм Фелицата белән Тверь губерниясенең Сафонково авылында яши башлап тырышуларын “крестьян жанры”на багышлаганнар. Шунда ук үз художество мәктәбен оештырган, анда җитмештән артык малай, шул исәптән җидесе крепостной малайлар рәсем һәм живопись өйрәнгәннәр. Аларның язмышында В. А. Жуковский эшлекле катнашу башкарган, күп кешене Венецианов үз асрамасына алган. Өйрәнчекләрнең эшләрен Венецианов үзләрнеке белән академик күргәзмәләрдә күрсәткән. Кайбер өйрәнчекләр турыдан-туры Академия классларында шөгыльләнгәннәр. Мәктәпнең рәсми статусы булмаган, әмма Венециановның сәнгать тарихында роле шулкадәр әһәмиятле булган, бу атама гомуми кабул ителгән булган. [7].

А. Г. Венецианов өйрәнчекләре арасында сәләтле живописец Григорий Сорока та булган, Сорокага бакчачы язмышын әзерләгән алпавыт Н. П. Милюковның крепостное. Крепостной тормышның чыдап булмаслык басымына күрә Григорий Сорока үзенә кул салган.

1830 елда Венецианов сарай яны рәссамы дәрәҗәсенә ирешкән. Венецианов картиналарын академик күргәзмәләрдә даими күрсәткән. Форма модельләштерүнең төгәллегенең, детальләрнең тормыштагыча булуының һәм образларның берникадәр сентиментальлеге белән идеализация берләштерүе зур уңышка ирешкән. Картиналарны Академия һәм Эрмитаж тупламалары өчен император сатып алган. Шулай да художестволар Академиясендә профессор урынын Венецианов ала алмаган.


 
С. К. Зарянко. А. Г. Венецианов портреты. 1830-ынчы еллар. Киндер тукыма, май. Иваново өлкә художество музее, Иваново

Рәсми юрама буенча Венецианов һәлакәт нәтиҗәсендә вафат булган; кибиткадан чыгып ул тизлектә чакрым баганасына башы белән бәрелгән. Бу Тверьга юлында Тверь губерниясенең Поддубье авылында 1847 елның 4 (16) декабрендә булган. Алексей Гаврила улы крепостнойлары – аңа “модельләр” булып хезмәт иткән кызларның туганнары тарафыннан үтерелү юрамасы җитәрлек исбатлаулар тапмаган. Тверь өлкәсенең Удомля районында Дубровское авылы (хәзер Венецианово) авыл зияратында күмелгән.

 
А. Г. Венецианов. К. И. Головачевскийның өйрәнчекләре белән портреты. 1811. Киндер тукыма, май. Дәүләт Рус музее, Санкт-Петербург

Академик дәрәҗәсенә Венециановка Академиянең Тәрбия училищесы инспекторы К. И. Головачевскийның портретын ясарга тәкъдим ителгән булган. А. Г. Венецианов аны “өч иң затлы художество”: живопись, сынчылык һәм мигъмарият символы булган өч малай тирәсендә сурәтләгән. Портрет шулай ук иске Академиянең һәм яңа “реформаланган” Академиянең берлеген чагылдырган (К. Головачевский А. П. Лосенконың сабакташы булып Академиянең патриархы булып саналган). Венецианов пумаласына шулай ук замандашлары портрет галереясы карый: рәссам Н. В. Гогольне (1834), В. П. Кочубейны (1830-ынчы еллар), Н. М. Карамзинны (1828) ясаган.

 
А. Г. Венецианов. Уракчылар. 1825 елдан соң. Киндер тукыма, май. Дәүләт Рус музее, Санкт-Петербург

1808 елда А. Венецианов “Карикатуралар журналы”н нәшер иткән, ул тиздән цензура тарафыннан тыелган булган. Журналда гравирларган: “Унике айның аллегорик сурәте”, “Чанада шуу”, “Түрә” битләре булган. Зур түрәнең сатирик сурәтләнеше, фараз ителгәнчә, Александр I-нең ярсуын китереп чыгарган.

Әмма иң күп танылуны А. Г. Венециановка аның тарафыннан барлыкка китергән крестьян образлары китергән. “Уракчылар”, “Йоклаучы көтүче”, “Захарка” картиналары ике йөз ел инде караучының игътибарын сафлык һәм эчкерсезлеге белән җәлеп итә.

Бу чорда Россиянең 1812 ел Ватан сугышында җиңүеннән соң рус сәнгате милли-романтик хәрәкәтенең күтәрелүен кичергән, ул хәтта Император художестволар Академиясенә дә йогынты ясаган. Бу хәрәкәтнең Үзлеге академик классицизм нормалары һәм романтик художество уйлавының органик кушылуында булган. Провинциядә рәссамнарның көнбатыш Европа сәнгате булдырган формаларны һәм жанрларны милли дөнья сизү белән берләштерергә омтылышлары тагын да көчлерәк чагылган. Алексей Венецианов моны башкалардан ачыграк эшли алган рәссамнарның берсе булган. [8].

Өйрәнүчеләр шул вакытның рус рәссамнарының көнбатыш Европа бидермайеры эстетикасы белән бәйләнешләрен билгели. Тарихи-мәдәни шартларның һәм милли традицияләрнең аермалы булуына карамастан, салон, эклектик академизмына һәм башкала ампирына каршы тору фикерләре уртак булган. [9]. Венецианов Санкт-Петербургта Император сараенда периодик эшләгән немец бидермайеры живописецы Франц Крюгер белән дус булган. Ә 1821 елда француз живописецы Ф. М. Гране картинасы “Римда Барберини мәйданында капуцин монастыре чиркәвендә хорларның эчке күренеше” (1818) юрамаларның берсен Россия императоры Александр I-гә бүләк итеп ул аны Император Эрмитажы картина галереясына урнаштыргач, Венецианов картинаны өйрәнгәндә перспективаның һәм яктылык-күләгә эффектив тапшыруы белән шулкадәр шаккаткан булган ки, ул “Эрмитажда Гранет белән бер стенада” булырга хыялланып крестьян темасына “Ындыр” (1823-1824) картинасында охшаш сызыкча перспектива эффектын кулланырга карар кылган һәм хәтта “Перспектива турында” теоретик мәкаләне язган. [10]. Картина булдыру өчен Венецианов утарында бүрәнәле ызбада бөтен пространствоны күрсәтер өчен стенаны пычкылап алган һәм крестьяннарны аңа кирәкле торышларда утырткан. Рәссам үзе язганча бу “ныклы перспектива һәм тәфсилле натура игътибары нигезендә торган... юлда ныгыр өчен”.

[11]. 1830-ынчы елларда Венецианов крестьян көнкүрешенә багышланган хикәя жанрына борылган. Бу чорга “Рекрут озатуы” (1830-ынчы еллар ахыры, «Павловск» дәүләт художество-архитектура сарай-парк музей-тыюлыгы) һәм “Солдат кайтуы” (1830-ынчы еллар ахыры, Дәүләт Рус музее) карый.

Венецианов шулай ук барлык уку йортлары кәшишханәсе (Смольный кәшишханәсе) өчен, Обухов шәһәр хастаханәсе чиркәве өчен иконалар ясаган. Тормышының соңгы елында рәссам Тверьда дворян яшьләре пансионы чиркәве өчен иконалар өстендә эшләгән. Шулай ук кәгазьдә һәм пергаментта пастель һәм литография техникасында эшләгән. А. Г. Венецианов – “Липман картиналары сере”, “Перспектива турында нәрсәдер”, “Рәсем ясау дәресләрендә укыту системасы турында” мәкаләләр һәм билгеләмәләр авторы. Венецианов барлыкка китергән милли-романтик стиль күп сәнгать төрләренә йогынты ясаган. 1817-1818 елларда Санкт-Петербургта Венецианов рәсемнәре буенча гравюлар белән Россия империясендә торган “хас типлар” күрсәтүче ай саен чыга торган «Сихри фонарь» журналы нәшер ителгән булган. Бу гравюралар буенча Ф. Гарднер заводында фарфор сынчыклар серияләрен ясаганнар. Сынчы С. С. Пименов Император фарфор заводында Венецианов оригиналлары буенча мәшһүр Гурьев сервизы фигураларын барлыкка китергән. 1817 елда сервиз өстендә эш белән бәйле рәвештә Пименов Венецианов картиналары мотивлары буенча “Су ташучылар” һәм “Җимеш ташучылар” парлы сынчыкларын ясаган - XIX гасырның беренче өчтән бер өлешенең рус романтик классицизмының оригиналь һәм шул ук вакытта типик әсәрләре [12]. Венецианов стиленең йогынтысы XX гасыр башы живописенда да сакланган булган (хосусан , З. Е. Серебрякова һәм К. С. Петров-Водкин иҗатында)[13].

Мәшһүр өйрәнчекләре

үзгәртү

Замандашлар А. Г. Венецианов турында

үзгәртү

П. П. Свиньин. «Санкт-Петербургта булган яңа бик яхшы художестволар әсәрләренә караш». 1824[14]

Ниһаять без бик шәп талантын Ватанныкын гына сурәтләүгә, аның тирәли, аның йөрәгенә һәм безнекенә якын предметларны чагылдыруга юнәлдергән һәм шунда уңган рәссамны көтеп алганбыз. Венецианов тарафыннан шулай ясалган картиналар хакыйкате белән яулап ала, Рус кына түгел, ә чит ил художество яратучы өчен дә кызык …

В. И. Григорович. «Россиядә художестволар халәте турында». 1826[14]

Венецианов авыл өй төре портретисты һәм живописецы буларак мәгълүм. Ул коры буяулар белән күп искиткеч матур әйбер ясаган. Аның әсәрләре буяуларның ышанычлыгы һәм күңелгә ятышлыгы һәм яктылык һәм күләгәнең башкаруның бик тәфсиллеге белән ошый. Аның асылы булып үз төрендә бик яхшы әсәрләр: ындыр эче, йоклаучы мужик, авыл иртәсе, чәй эчүче гаилә.

Галерея

үзгәртү
  • 1955 елда Венециановка багышланган ССРБ почта маркасы чыгарылган булган.
  • Тверь өлкәсенең Вышний Волочёк шәһәрендә Венециановка һәйкәл куелган. Авторлары сынчы О. К. Комов һәм архитектор Комова.
  • Тверь өлкәсенең Удомля шәһәрендә А. Г. Венецианов исемендәге парк; паркта рәссамга һәйкәл-бюст куелган. Сын авторы — Е. А. Антонов.
  • Тверьда художество училищесы ачылган (хәзер — колледж); А. Г. Венецианов хөрмәтенә аталган.
  • Рәссам хөрмәтенә аталган урамнар Донецкта, Львовта һәм Мәскәүдә бар.
  • Поддубье авылы янында, рәссамның үлем урынында истәлеккә хач һәм истәлекле такта куелган. Хач аның үлем елында куелган булган, берничә мәртәбә алыштырылган булган.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Нәшер ителгән текстлар. Документлар һәм искә алулар
  • Венецианов А. Г. и др. Алексей Гаврилович Венецианов : Статьи. Письма. Современники о художнике / Сост., вступ. статья и примеч. А. В. Корниловой. — Л. : Искусство, 1980. — 391 с. : ил.. — (Мир художника). — 50 000 экз. — Калып:OCLC.
Тулы биографияләр
Күргәзмә каталоглары
  • Карпова Т. Л., Степанова С. С., Антонова А. З. и др. Алексей Венецианов : Пространство, свет и тишина : к выставке, Москва, 1 октября 2021 — 6 февраля 2022 : [каталог] / Третьяковская галерея ; ответственный редактор: Т. Л. Карпова ; автор статьи, аннотаций к разделам: С. С. Степанова ; авторы аннотаций к произведениям: А. З. Антонова [и др.]. — М., 2021. — 263 с. : ил., цв. ил., портр.. — ISBN 978-5-89580-340-0.
  • Михайлова К. В. и др. Алексей Гаврилович Венецианов, 1780–1847 : Выст. произведений к 200-летию со дня рождения : Каталог / [Сост.: К. В. Михайлова и др. ; Вступ. ст. Г. В. Смирнова]. — Л. : Б. и., 1983. — 291 с. : ил., цв. ил.. — Калып:OCLC.
Башка эшләр
  • Алексеева Т. В. Художники школы Венецианова / Т. В. Алексеева. — 2-е изд., перераб. и доп.. — М. : Искусство, 1982. — 419 с. : ил.. — Указ. в: Острой и Саксонова, 2012, с. 269–270, № 1200. — 25 000 экз. — Калып:OCLC.
  • Степанова С. С. Русская живопись эпохи Карла Брюллова и Александра Иванова : личность и художественный процесс / С. С. Степанова. — СПб. : Искусство-СПБ, 2011. — 285, [2] с. : ил.. — ISBN 978-5-210-01638-6. — Калып:OCLC.
Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
Белешмә күрсәткечләре
  • Кромина Г. П. Алексей Гаврилович Венецианов : К 200-летию со дня рождения : [указатель литературы / Составитель Г. П. Кромина]. — Калинин : Калининская обл. б-ка им. А. М. Горького, библиогр. отд., 1979. — 14 с. — Указ. в: Острой и Саксонова, 2012, с. 274, № 1225. — 2000 экз. — Калып:OCLC.
  • Острой О. С., Саксонова И. Х. Изобразительное и прикладное искусство : указатель библиографических пособий, 1789–2007 гг. / О. С. Острой, И. Х. Саксонова; Российская национальная библиотека. — СПб. : Издательство РНБ, 2012. — С. 269–270, 274. — 790 с. — № 1200, 1225–1229. — 500 экз. — ISBN 978-5-8192-0427-6. — Калып:OCLC.
  • Freitag W. M. Art Books : A Basic Bibliography of Monographs on Artists / Wolfgang M. Freitag, ed.. — 2nd ed.. — New York, London : Garland Publishing, 1997. — P. 426. — XXVI, 542 p. — (Garland Reference Library of the Humanities ; vol. 1264). — Nos. 13012–13015. — ISBN 0-8240-3326-4. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Record #59877754 // VIAF[Dublin, Ohio]: OCLC, 2003.
  2. 2,0 2,1 Брокгауз энциклопедиясе
  3. 3,0 3,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  4. 4,0 4,1 D. V. Sarab’yanov Venetsianov, Aleksey // Grove Art Online / J. Turner[Oxford, England], Houndmills, Basingstoke, England, New York: OUP, 2018. — doi:10.1093/GAO/9781884446054.ARTICLE.T088571
  5. Венецианов Алексей Гаврилович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  6. Леонтьева Г. К. Алексей Гаврилович Венецианов. — М.: Искусство, 1988
  7. Смирнов Г. В. Венецианов и его школа. — Л.: Аврора, 1973. — С. 63-65
  8. Власов В. Г. Венецианова школа // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства : в 10 т. / Виктор Власов. — СПб. : Азбука-Классика, 2004. — Т. 2 : Б — В. — С. 475. — 708, [1] с., [8] л. цв. ил.. : ил.. — ISBN 5-352-01119-4. — ISBN 5-352-01205-0 (т. 2).
  9. Сарабьянов Д. В. Русская живопись XIX века среди европейских школ : [Опыт сравнительного исследования] / Д. В. Сарабьянов; [вступ. статья Г. Г. Поспелова]. — М. : Советский художник, 1980. — 261 с. : ил.. — (Библиотека искусствознания).
  10. Власов В. Г. Гране, Франсуа Мариус // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 266. — ISBN 5-88737-005-X
  11. Венецианов и др., 1980, «Автобиографическая записка…»
  12. Власов В. Г. Русский фарфор // Новый энциклопедический словарь изобразительного искусства. В 10 т. — СПб.: Азбука-Классика. — Т. VIII, 2008. — С. 394—395
  13. Муратов, 2006
  14. 14,0 14,1 Венецианов и др., 1980

Сылтамалар

үзгәртү