Виталий Золотов

чуаш язучысы

Виталий Золотов — чуаш язучысы, прозаик, төбәк тарихчысы һәм җәмәгать эшлеклесе, хәрби-диңгез фәннәре кандидаты (1966), доцент, отставкадагы беренче ранг капитаны[1][2]. Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002).

Виталий Золотов
Тугач бирелгән исеме: Виталий Арсентьевич Золотов
Туу датасы: 2 апрель 1934(1934-04-02)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Чуаш АССР, Әлек районы, Синерь
Үлем датасы: 27 март 2021(2021-03-27) (86 яшь)
Үлем урыны: Санкт-Петербург
Милләт: чуаш
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: прозаик, публицист, журналист
Иҗат итү еллары: 1997
Жанр: проза[d] һәм краеведение[d]
Иҗат итү теле: чуаш теле

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Виталий Золотов Чуашстанның Әлек районы Синерь авылында туган.

Ул Санкт-Петербургтагы А. С. Попов исемендәге Хәрби-диңгез радиоэлектроника институтын[d] (рус. ВМИРЭ) тәмамлаган.

1951–1962 елларда Виталий Арсентьевич су асты көймәсенең хәрби элемтә бүлеге командиры, радиотехник хезмәте башлыгы һәм Кызыл Байраклы Төньяк флотының су асты көймәләре берләшмәсе радиотехник хезмәтенең флагман белгече булып хезмәт иткән.

1965-1992 елларда В. А. Золотов Хәрби-диңгез радиоэлектроника училищесында укыта.

2021 елның 27 мартында Санкт-Петербургта вафат[3].

Иҗаты һәм иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

В. А. Золотов ― Чуашстан Язучылар берлегенең һәм «Күпмилләтле Санкт-Петербург» берлеге әгъзасы. Ул чуашча проза һәм журналистика жанрында язган, һәм Санкт-Петербург Чуаш җәмгыятендә беренче булып туган телендә китап бастырган.

Золотов вакытлы матбугатта 40 елдан артык эшләгән. Ул үзенең беренче фәнни мәкаләсен 1962 елда «Морской сборник» журналында бастыра. Ул Чуашиядә һәм Санкт-Петербургта хикәяләр, мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр, «Ялав», «Медный всадник», «Невский альманах» журналларында, «Хыпар», «Чăваш хĕрарăмĕ», «За православие» газеталарында бастырган.

2004 елда В. А. Золотов Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең Чуаш милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп сайлана, һәм шул ук елда ул «Янташ» газетасы мөхәррире итеп билгеләнә (Газетаның беренче саны 2004 елның 25 декабрендә дөнья күргән).

Шулай ук, Виталий Арсентьевич сценарийлары буенча кичәләр үткәрелгән: «Трибун-шагыйрь Мишши Чечпелның тууына 100 ел», «Чуаш поэзиясе классигы Константин Ивановның тууына 110 ел», «Иакинф Бичуринның тууына 225 ел», ««Нарспи»[d] поэмасы басылуга 100 ел»[4]. Россия Язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан)[5].

Әсәрләр үзгәртү

  • «Принципам не изменили» (первое изд.), (написана совместно с В.Т.и А.А. Золотовыми), Шупашкар, 1998[6].
  • «Принципам не изменили» (второе изд., доп.), Чебоксары, Национальная библиотека, 1998.
  • «Тепло матери», чăвашла вырăсла, СПб, 2000.
  • «Аркадий Золотов: писатель, критик, публицист», СПб, 2000.
  • «Верность» на чув. языке, СПб, 2001.
  • «Наша семья», СПб, 2002.
  • «Никита Бичурин – востоковед, литератор, историк и педагог», СПб, 2003.
  • «Древо жизни», первая книга, на чув. языке, СПб, 2003.
  • «Древо жизни», вторая книга, на чув. языке, СПб, 2004.
  • «О школе и учителях», СПб, 2004.
  • «Древо жизни», СПб, , 2005.
  • «С благоговением к родителям», СПб, 2005.
  • «Славный сын Отечества», об архитекторе Петре Егорове, СПб, 2006.
  • «Иакинф Бичурин и дело его жизни », СПб, 2006.
  • «Монах Иакинф», СПб, (В.А.Ивановпа пĕрле), 2007.
  • «Николай Яковлевич Золотов», Чебоксары, «Новое время», (написана совместно с В.Т.и А.А. Золотовыми) 2008.
  • «Золотой человек и продолжатели его дела»», Чебоксары, «Новое время», (написана совместно с В.Т.и А.А. Золотовыми), 2010.
  • «Аркадий Золотов – солдат и педагог, писатель и журналист, переводчик и критик», Шупашкар, «Новое время», (В.Т. тата А.А. Золотовсемпе пĕрле), 2010.
  • «Юратупа ырату», СПб, 2010.
  • « Наши родные в белых халатах», Чебоксары, «Новое время», (написана совместно с В.Т.и А.А. Золотовыми), 2011.
  • «Рыжик», (о братьях младших), СПб, 2011.
  • «Аннеçĕм»(Анне çинчен тăван чĕлхепе), СПб, 2011.
  • «Арсений Золотов – солдат, педагог и журналист», Чебоксары, «Новое время», 2012.

Әдәбият үзгәртү

  • Л. И. Ефимов, «Элĕк Енĕ», Аликово, 1994.
  • «Аликовская энциклопедия», редколлегия: Ефимов Л. А., Ефимов Е. Л., Ананьев А. А., Терентьев Г. К., Чебоксары, 2009, ISBN 978-5-7670-1630-3.
  • А. А. Золотов, Муракаева (Золотова) Светлана Арсентьевна,
  • "Принципам не изменили", Элĕк - Шупашкар, 1998.
  • Золотов, В. Пурнӑç йывӑççи / В. Золотов; вырӑсларан Ю. Силэм куарнӑ // Ялав. – 2003. - № 2. – С. 82-85.
  • Силэс, Ю. Золотов Виталий Арсентьевич / Ю. Силэм //Ялав. -2004. - № 4. – С. 89.
  • Виталий Арсентьевич Золотов // Древо жизни (от пращура Федора до наших дней – 1779 - 2005) /
  • В. А. Золотов, В. Т. Золотов, А. А. Золотов. – Синерь, Аликово, Чебоксары, СПб., 2005. – С.95-97:
  • Золотов Виталий Арсентьевич // Календарь 2009. Праздники церковные, государственные. Юбилеи и дни рождения / сост. А. А. Ананьев. – Чебоксары: Новое Время, 2009. – С. 44-45.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү