Төп менюны ачу

Виктор Аршинов (Виктор Пётр улы Аршинов, рус. Виктор Петрович Аршинов) – рәссам. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Татарстанның халык рәссамы (2005). Б. Урманче, Тукай (2008) премияләре лауреаты. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).

Виктор Аршинов
В.Аршинов.jpg
Туган телдә исем Виктор Пётр улы Аршинов
Туган 22 октябрь 1945(1945-10-22) (73 яшь)
Азәрбайҗан, Бакы
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан[1]
Милләт урыс
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре рәссам
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2008)

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
«Моабит дәфтәре» шәлкеменнән. 2015
 
Виктор Аршинов. 2014

1945 елның 22 октябренда Бакыда (икенче версия буенча: Гданьск[2]) туган. Әстерханда драма театрында декоратор ярдәмчесе булып эшли. 1905 ел истәлегенә исемендәге Мәскәү өлкә сәнгать укуханәсен (1970) тәмамлаган. 1964-1967 елларда хәрби хезмәттә була. 1970 елдан Казанда яши.

  • 1970-1976 Казан сәүдә рекламасы комбинатында рәссам-проектлаучы.
  • 1974-1976 ТАССР сәнгать фондында эшли.
  • 1976 елдан ТАССР рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы, 17 ел буена идарә сәркатибе, идарәнең графика бүлеген, 15 ел фирка комитетын җитәкли.[3]
  • Русия рәссамнар берлеге Татарстан бүлеген җитәкли.[4]

1972 елдан шәһәр, республика, зона, бөтенрусия, бөтенсоюз, халыкара күргәзмәләрдә катнашып килә.

Шәхси күргәзмәләреҮзгәртү

Әсәрләре сакланаҮзгәртү

ИҗатыҮзгәртү

Сынлы сәнгатьтә, театр декорациясе сәнгатендә, станок графикасында, китап-журнал бизәүдә эшләүче үзенчәлекле иҗатчы. 1980 еллардан башлап шигъри әсәрләргә иллюстрация ясау белән дә мавыга. А. Данте, Т. Элиот, Марина Цветаева, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Белла Әхмәдуллина[6] әсәрләренә график рәсемнәр шәлкеме (1990-2013) ясый.

«Үлемсез җыр»Үзгәртү

Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабына кергән шигырьләренә ясалган график рәсемнәре аеруча игътибарга лаек. Муса Җәлил шигъриятенең экспрессияле, драматик, образлы телен тулы ачу өчен төсләр (кызыл белән кара) һәм тоннар контрастын берләштерү алымын куллана. Әтисе, Җәлил кебек үк, Ленинград фронтында сугышкан һәм әнисе фашист концлагере тоткыны булганлыктан, Җиңү яшьтәше булган рәссамның сугыш темасына алынуы табигый.[7]

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү