Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Латин-Кирилл игезәкләр 2

Соңгы шәрех: «Бәхәс» темасында 3 ел элек элек Frhdkazan язды

Графика үзгәртү

Язганда кирилл графикасын да, латин графикасын да кулланырга мөмкин, ләкин ике әлифбаны бер бит эчендә куллану тыела. Латин мәкаләләрдә латин, ә кирилл мәкаләләрдә бары кирилл язуында язылган калыплар гына булырга тиеш. Төркемнәр бары кирилл графикасында гына булдырыла, интервики кирилл мәкалә белән бәйләнелә. Бәйгеләр чикләрендә мәкаләләр кайсы имлә өчен кабул ителгәннәрен билгеләү тиешле. Викидата кирилл имләсендә тутырыла, синонимнар татар теле өчен кулланылган бар имләләрдә дә ярый.


Кагыйдә үрнәге--Ilnur efende (бәхәс) 7 мар 2021, 15:17 (UTC)Җавап бирергә

Бәхәс үзгәртү

Тик мәкалә инде булган мәкаләнең тулы, яки өлешчә копиясе булмаска тиеш. — бу өлешне юк итәргә тәкъдим итәм. Сәбәп: Мәкаләләрне язуда ике имләне дә рөхсәт итәбез икән, икесе өчен дә тигез шартлар булуы, икесе аркылы да бер үк мәгълүматка ирешә алу мөмкинлеге булуы зарур.--frhdkazan (бәхәс) 30 мар 2021, 06:35 (UTC)Җавап бирергә

+ башка тәкъдимнәрем:

  1. Латин игезәкләре аерым латинча төркемләү агачында булырга тиеш
  2. Кирилл һәм латин агачларның төркемнәре дә бер-берсе белән бәйләнергә тиеш.
  3. Татарстан, ВМРУ һәм башка тарафлар/спонсорлар башлаткан бәйгеләр чикләрендә мәкаләләр кайсы имлә өчен кабул ителгәннәрен билгеләү дөрес.
  4. Беренче адым — бар латинча мәкаләләрне бер төркемгә туплау — {{TwinLAT}} эченә <includeonly>[[Төркем:]]</includeonly> эстәү белән җиңелчә башкарыла ала.--frhdkazan (бәхәс) 16 апр 2021, 14:29 (UTC)Җавап бирергә
+ Викидатага ни-нәрсә урнаштырабыз?--Әмир (бәхәс) 16 апр 2021, 14:51 (UTC)Җавап бирергә
Искә төшергәнегез өчен рәхмәт, Әмир әфәнде! Мәкаләләр һәм төркемнәр бер-берсе белән бәйләнгән чакта, зур проблеманы күрмим, тик бер имлә булса хәерлерәк - стандарт булуын күрсәтә. Әлегә татарча бүлек күбрәк кирилл имләсендә үсә икән, кириллча булуы дөресрәк кебек. Сезнең фикерләрегезне дә ишетәсе иде. Ихтирам белән, --frhdkazan (бәхәс) 16 апр 2021, 15:41 (UTC)Җавап бирергә
Әлегә фикеремне Викидата буенча гына әйтәм, хөрмәтле frhdkazan. Викидатага яңа мәкалә (яки яңа төркемне) урнаштырганда, кириллын да, латинын да (кирилл язуы белән) тутырып барам, алай дөрес түгел икәнен аңласам да. Чөнки Марат-августның боты анда әллә нинди бозык сүзләр (унивирситит, прафисыр һ.б.) тутырган бит. Шул хәл кабатланмасын дип, ике юлын да тутырам. Бәлки, алга таба кирилл язулысын гына тутырасы булыр.--Әмир (бәхәс) 16 апр 2021, 15:52 (UTC)Җавап бирергә
Әмир әфәнде, без ике төрле әйбер турында сөйләшәбез кебек. Сез сөйләгәне бирка, аның аңлатмасы һәм бирканың синонимнарына охшаган (үрнәк). Синонимнарны ике яки өч имләдә бирү ярый әлбәттә. --frhdkazan (бәхәс) 16 апр 2021, 16:13 (UTC)Җавап бирергә
«Тавыш бирү:Латин-Кирилл игезәкләр 2» проекты битенә кире кайту.