Википедия бәхәсе:Кызыклы фактка кандидатлар

Соңгы шәрех: «Комментарий» темасында 12 ел элек элек Zahidulla язды

Комментарий үзгәртү

  • Миңа «Сез беләсезме?» рубрикасының мәгънәсен аңлатуыгызны сорыйм. Ягъни ни өчен, нинди максат белән без аларны җыябыз һәм баш биткә урнаштырабыз, алар нинди мәсьәләне чишәргә тиеш? Мин аны дөрес аңламыйм ахрысы, чөнки башка кулланучыларның тәкъдимнәре миңа, гадәттә, бөтенләй ошамый һәм мин, төрле сәбәпләр табып, аларны кире кагам, ә бу ахыр чиктә канәгатьсезлек барлыкка китерә. P.S. Бәлки рубриканы алып барырга теләк белдерүчеләр бардыр, яхшы булыр иде. Куратор вазифасын башка кулланучыга бик теләп тапшырам. Бу рубрика күп вакыт таләп итә, яңа мәкаләләрне дикъкать укып чыгарга кирәк (ә еш кына русчасын да), ә минем буш вакытым кимеде. --Zahidulla 24 июл 2011, 04:25 (UTC)Җавап бирергә
Максаты — укучыларга кызыклы мәгълүмат тәкъдим итү һәм яңа язылган мәкаләләргә җәлеп итү. Башка тәкъдимнәргә үз фикерегезне белдерүегез бик яхшы, димәк бу эшне тулы җаваплылык белән башкарасыз. Бердәнбер киңәшем: тәнкыйть планкасын бераз төшерегез. Эшегез белән шәхсән мин кәнәгать, бу эшне башкаруны дәвам итсәгез, бик шат булырмын :)--Рашат Якуп 25 июл 2011, 16:24 (UTC)Җавап бирергә

ОК! Мин «Сез беләсезме?» рубрикасында түбәндәге принципларга таянып эш итәм:

  1. Максат: Татар Википедиясенә ялгыш килеп кергән кешене моннан тиз генә чыгарып җибәрмәү, проектка игътибарны җәлеп итү (яңа кулланучыларны булдырыр өчен);
  2. Максат: яңа мәкаләләргә башка кулланучыларның игътибарын җәлеп итү (яңа мәкаләләрне тулыландырыр өчен);
  3. Яңа мәкаләләргә таянып эшләгәндә кызыклы фактларны вакыт узу белән онытылып кабаттан язу мөмкинлеге күпкә сирәгәя (кат-кат берүк фактларны язмас өчен);
  4. Булдыра алган кадәр, төрле кулланучылар язган мәкаләләрдән кызыклы фактлар җыярга кирәк. Тик шулай да, яңа кулланучылар язган мәкаләләрдә калган кулланучыларныкына карата приоритет. Гадәттә, кулланучыларга үзе язган мәкаләләрне баш биткә урнаштыру күңелле (кулланучыларны проектта алга таба да эшләргә дәртләндерер өчен, бу бигрәк тә яңа кулланучыларга карата әһәмиятле);
  5. Кызыклы фактларны төрле темалар буенча язарга кирәк (укучыны бер тема кызыксындырмаса, икенчесе кызыксындырсын өчен);
  6. Татар халкына бәйле кызыклы фактларда приоритет, тик чама хисен генә онытырга кирәкми (укучының татар халкына карата игътибарын һәм ихтирамын арттырыр өчен);
  7. Күңелсез кызыклы фактларны урнаштырырга тырышмаска кирәк. Моң-зар тулы татар сайтлары болай да җитәрлек, Татар Википедиясе оптимизм белән балкып торырга тиеш (укучыларны һәм кулланучыларны боектырмас һәм дәртне сүндермәс өчен);
  8. Кызыклы фактлар җыю ул максат түгел, ә чара гына.

Менә шулай. Бәлки берәр әйбер өстәргә теләүчеләр бардыр? Каршы төшүчеләр юкмы? Киңәш-тәкъдимнәрегез булса языгыз, хаталар булса күрсәтегез. --Zahidulla 5 авг 2011, 13:34 (UTC)Җавап бирергә

Тәмамланган комментарийлар үзгәртү

«Кызыклы фактка кандидатлар» проекты битенә кире кайту.