Википедия:Марафоннар/Вики-яз/2022
Викимарафон | Катнашу | Белешмәләр | Бәяләү | Нәтиҗәләр | Оештыру |
Проектның максаты һәм мәгънәсе — Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илләре һәм халыклары телләрендәге Википедия бүлекләре арасында хезмәттәшлекне яхшырту, күрше илләр турындагы шәхси белемне үстерү, Татар Википедиясен — күршеләребез мәдәниятләрен, башка телләрдәге Википедия бүлекләрен яисә Татар дөньясын аңлау өчен әһәмиятле мәкаләләр белән баету. Бәйгедә төрле илләрнең иреклеләре катнаша, аның алдыннан һәр ил өчен мөһим мәкаләләр исемлеге төзелә.
Призлар фондының зуррак өлешен ала алуыгыз өчен, бу битне укып чыгуга шулай ук Катнашу һәм Белешмәләр битләрендәге мәгълүмат белән танышырга чакырабыз. Оештыручылар |
Тәртип
- Мәкаләләр:
- Татарча Википедиядәге зачётка Үзәк яки Көнчыгыш Аурупа темасына караган, әмма татарлар яки татар мәдәниятенә бәйле булМАган феноменнарны тасвирлаган мәкаләләр кабул ителә.
- Бәйге барышы дәвамында булдырылган яки тулыландырылган.
- Өстәлгән материал күләме кимендә 2500 байт.
- Үзгәртүләр кулланучы хисап язмасына кереп ясала. (Вики-учётканы теркәү)
- Татарча Википедиянең гамәлдәге тәртипләрен бозмый
- Вики-бот ярдәмендә статистик күрсәткечләре белән генә аерылган стандарт эчтәлекле мәкаләләр түгел.
- Катнашучылар:
- Яшьләре, җенесе, Викимедиа проектларында катнашу тәҗрибәсе, яшәү иле яки төбәге буенча чикләнми.
- Һәрбер зачётлы катнашучы өчен катнашучы сертификаты әзерләнә, хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә.
- Кимендә 5 зачётлы мәкалә булдырган/баеткан хисап язмалар финалист дипломы белән таныла, баллар нигезендә приз фондының бүлешүендә катнаша.
- Иң күп ил/төбәк/җәмгыять турында кимендә бер мәкалә язган катнашучылар шулай ук «Татарча Википедиядә Үзәк һәм Көнчыгыш Аурупа илчесе 2022» (ингл. CEE Ambassador in Tatar Wikipedia 2022) дәрәҗәсенә лаек була.
- Баллар буенча алдынгы 12 катнашучысы 4000-2000 сумлык OZON.ru сертификатлары белән бүләкләнә.
Махсус атналар
Бәйге дәвамында теләсә кайчан язып була. Катнашучы җәмгыятьләр әзерләгән исемлекләргә кергән мәкаләләрне булдыру/яхшырту өчен бонус баллар бирелә. Бар катнашучы җәмгыятьләрне һәм темаларны күрсәтү өчен "Махсус атналар" тәкъвиме дә булдырыла.
атна | көннәр | җәмгыятьләр исемлекләре | темалар |
---|---|---|---|
1 | 21 март – 27 март | Украина | география һәм мәдәният |
2 | 28 март – 3 апрель | Әрмәнстан, Польша, Австрия | традицияләр һәм ашамлыклар |
3 | 4 апрель – 10 апрель | Грузия, Латвия, чегәннәр | тарих |
4 | 11 апрель – 17 апрель | Греция, Азәрбайҗан, Төньяк Македония | фән һәм мәгариф |
5 | 18 апрель – 24 апрель | Сербия, Төркия, эрзәләр | җәмгыять һәм кеше хокуклары |
6 | 25 апрель – 1 май | Румыния һәм Молдова, Маҗарстан, Эстония | архитектура |
7 | 2 май – 8 май | Беларусь, Кипр, татарлар | табигать |
8 | 9 май - 15 май | Словения, Башкортстан, Каратау | мәдәният һәм спорт |
9 | 16 май – 22 май | Словакия, Хорватия, | халыкара мөнәсәбәтләр һәм хатын-кызлар |
10 | 23 май – 31 май | Босния һәм Герцеговина, Српска республикасы, Россия | икътисад |
Нигезләр
- Вики-мәкаләне бәйгегә кертүегез өчен аның бәхәс битенә түбәндәге калыпны урнаштырыгыз:
{{Вики-яз 2022 проекты мәкаләсе |кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз |тема= |тема2= |тема3= |ил= |ил2= |ил3= }}
- Нәтиҗәле катнашу: бәяләү тәртибе һәм яңа катнашучылар өчен файдалы киңәшләр.
- Проект Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән вики-хезмәттәшлек чикләрендә үткәрелә. Татарча бастыручы түбәндәге оешмаларга караган мәгълүмат чыганакларда чыккан материаллар фактларын кертү, сайт яки басмаларын аларга сылтама һәм искәрмәләр урнаштыру белән мәңгеләштерү һәм популярлаштыручы катнашучыларга бонуслы баллар бирелә:
- Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты,
- Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният һәм башка ведомство-министрлыклары,
- Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары,
- Татарстан китап нәшрияты һәм башка нәшриятларда чыккан бар татар телле басмалар,
- Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе (уртак проект)
- Бөтендөнья татар конгрессы, Татнетны үстерү фонды (уртак проект), Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм башка чараларда катнашучы төрле татар телле сайтлары.
- Процессны Викимедиа Россия (НП «Викимедиа РУ») әгъзаларыннан торган техник төркем оештыра, жюри ролен Татар телле Викимедиа җәмгыятенең волонтёрлары башкара.
- Баллар буенча җиңүчеләрне бүләкләү өчен OZON.ru бүләк сертификатларын Викимедиа Австрия сатып ала. (4000 сумлык күләмен узмаганы өчен, НДФЛ өчен җәваплылык тумый)
- Бәйге оештыручылары һәм җюри әгъзаларына сораулар бирү өчен вики-урыны һәм Telegram чатлары.