Википедия:Бәйгеләр/Вики Кавказны ярата/2022
Проект һәм белешмәлекләр | Төп бит 2022 | Бәяләү 2022 | Нәтиҗәләр 2022 | Оештыру 2022 |
«Вики Кавказны ярата @ 2022» — Кавказ географик төбәгенә караган урыннар, шәхесләр, вакыйгалар һәм башка мәдәни феноменнар темасына багышланган Википедия һәм башка Викимедиа проектлары эчендә материалларны үстерү буенча халыкара марафон-бәйге.
Иҗади проектның авторлар төркеме — Азәрбайҗан, Армения, Грузия, Россия һәм Төркиядә яшәүче викимедиачылар берләшмәләре — моны ел саен октябрь аенда үткәреп тора.
Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/5md4
Үткәрелү вакыты
үзгәртү- Бәйгенең старты: 1 октябрь 2022 (Мәскәү вакыты буенча иртәнге 03:00:00 дән).
- Бәйгенең финишы: 1 ноябрь 2022 (Мәскәү вакыты буенча иртәнге 02:59:59 кадәр).
Тат.Википедия өлешендә катнашу
үзгәртү- Викимедиа хисап язмасы булган һәркем катнаша ала.
Тәртипләре
үзгәртү2022 елгы конкурсның рәсми мәгълүматлары һәм тәртипләре:
- материал бәйге чорында өстәлгән яки булдырылган
- Төркем:Кавказ темаларына карый
- материал берәр исемлек ТҮГЕЛ,
- бәйгегә кимендә 1500 байт текст өстәлгән мәкаләләр кабул ителә (битнең Тарихын карау бүлегеннән яки тышкы знаклар санау коралы ярдәмендә белеп була)
- Вики-мәкаләнең бәхәс битенә бәйге калыбы урнаштырылган һәм тутырылган:
{{Вики Кавказны ярата 2022 мәкаләсе |ил = |ил2 = |ил3 = |халык = |халык2 = |халык3 = |кулланучы= Викимедиа хисап язмагыз}}
Бәяләү
үзгәртү- Югарыдагы шартларга һәм гомумән Татарча Википедия тәртипләренә туры килгән материаллар бәяләнә.
- Материалның төрле яклары өчен баллар бирелә, бер автор җыйган баллары тупланыла һәм Бәяләү җәдвәлендә күрсәтелә. Вики-тәҗрибәсе 1 яки 0,5 елдан ким булганнарның баллары *2 һәм *3 коэффициентына тапкырлана.
- Бәйге нәтиҗәләре бастырыла.
- Процесс өчен Татарча Википедия кулланучылар төркеме җаваплы, җирле һәм халыкара вики-тәҗрибәсе булган әгъзалары башкара. Казыйлар карарлары шикаять ителә алмый.
Танылу
үзгәртү- Һәрбер зачётлы катнашучының хисап язмасы исеме һәм файдалы өлеше Татарча Википедиядә берничә җирдә мәңгеләштерелә, үзе өч телле [Катнашучы сертификаты] белән таныла.
- 5 һәм күбрәк мәкаләне булдырган яки баетканы өч телле [Финалист дипломы] белән таныла.
- Баллар буенча алдынгы 3 катнашучы шулай ук «Татарча Википедиядә Кавказ илчесе 2022» (ингл. Tatar Wikipedia Caucasus Ambassador 2022) дәрәҗәсенә лаек була.
- Алдынгы 5 катнашучыга Гөрҗистан оештыручылары рәхмәт открыткаларын җибәрә.
Киңәшләр
үзгәртү- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы, тәрҗемә итү коралын куллану һәм яхшы мәкаләләр үрнәкләре.
- Проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, РФ мәгариф, югары белем һәм фән һәм мәдәният министрлыклары, башка Кавказ илләре, ЮНЕСКО һәм бәйле оешмалары, Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм төрле татар телле сайтлары эшчәнлеге юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларга урнаштыру өчен катнашучыларга бонуслы баллар бирелә.
- Бәйге чикләрендә булдырылган материаллар Татнетны үстерү фонды үткәргән Белем җәүһәрләре тантанасында, Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм дөньякүләм Татар порталлары берлеге чараларында, халыкара Вики-Мәгариф бюллетенендә һәм Кавказ илләре вики-чараларында танытылачак.
Ярдәмчел материаллар җыентыклары
үзгәртү- күптелле Википедиянең Кавказга багышланган төркемнәр җыентыгы
- Мультимедиа саклагычы Викиҗыентыкта Кавказ төркеме
Тат.Википедиядә "Кавказ" темасы агачы
үзгәртүМоны да карагыз
үзгәртү- Сорауларны бирү юллары:
- Татарча Википедиядәге бәйгенең бәхәс битенә урнаштыру
- Татарча Википедиядә барган бәйгеләр турында аралашу каналы
- Мөрәҗәгатьләр статистикасы: Бу биткә • Теркәлгән татарча мәкаләләр исемлегенә • Җирле нәтиҗәләргә исемлегенә кабул ителгәннәренең укылулары (бәйгедән соң булдырыла)