Бәләбәй кантоны

Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек
(Бәләбәй кантуны битеннән юнәлтелде)

Бәләбәй кантоны (баш. Бәләбәй кантоны, рус. Белебеевский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1922—1930 елларда гамәлдә торган.

Бәләбәй кантоны
Нигезләнү датасы 18 июль 1922
Дәүләт  РСФСР[d]
 СССР
Башкала Бәләбәй
Административ-территориаль берәмлек БАССР
Халык саны 535 646 (1926)
Гамәлдән чыгу датасы 20 август 1930
Мәйдан 22 996 км²

Үзәге Бәләбәй шәһәрендә урнашкан булган.

Җәгърафик урнашу үзгәртү

Бәләбәй кантоны Башкортстан АССРның көнбатыш өлешендә урнашкан булган; төньякта Бөре кантоны белән, көнчыгышта — Стәрлетамак вә Уфа кантоннары белән, көньякта — Ырынбур губернасы белән, ә көнбатышта — Самар губернасы һәм Татарстан АССР белән чиктәш булган.

Тарихы үзгәртү

Бәләбәй кантоны 1922 елның 18 июлендә булдырылган, аның составына элекке Бәләбәй өязенең 44 вулысы керде. Октәбер аенда ике вулыс Стәрлетамак кантонына күчкән.

1923 елның 10 февралендә кантон составына Тук-Чуран кантонының өлеше кертелгән.

1930 елның 20 августында Бәләбәй кантоны юкка чыгарылган, аның территориясе Бакалы (Бакалы, Корыч, өлешчә Рәҗәп һәм Шаран вулыслары), Бәләбәй (өлешчә Бәләбәй, Югары-Троицк, Ярмәкәй, Слак һәм Чокады-Тамак вулыслары), Бишбүләк (өлешчә Бишбүләк, Җилләр, Приютово һәм Слак вулыслары), Бүздәк (өлешчә Ахун, Бүздәк һәм Чукады-Тамакской вулыслары), Дәүләкән (Дәүләкән, өлешчә Әлшәй һәм Бүздәк вулыслары), Кыргыз-Миякә (Кыргыз-Миякә, өлешчә Әлшәй, Җилләр һәм Слак вулыслары), Приютово (өлешчә Бәләбәй, Ярмәкәй һәм Приютово вулыслары), Туймазы (өлешчә Атнагол, Ахун, Бүздәк, Югары-Троицк, Чокады-Тамак һәм Шаран вулыслары) һәм Чакмагыш (Чакмагыш һәм өлешчә Рәҗәп вулыслары) районнары составына кертелгән.

Административ бүленеш үзгәртү

  • 10 февраль 1923 — 17 вулыс.
  • 14 июнь 1926 — 19 вулыс.

Халык үзгәртү

1926 елда халык саны 556 681 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәрләрдә — 28 563 кеше.[1]

Милли состав (1926): татарлар — 192719 кеше (34,6%), шул исәптә мишәрләр — 8 981 кеше (1,6%), типтәрләр — 1 813 кеше (0,3%); руслар — 142 470 (25,6%), башкортлар — 118 152 (21,2%), чуашлар — 40 781 (7,3%), украиннар — 31 469 (5,7,2%), мордва — 13 588 (2,4%), чирмешләр — 8 876 (1,6%), һ.б.[2]

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү