Буркина Фасода ислам

Буркина Фасода өстенлекле дин

Буркина Фасода (1984 елга кадәр Югары Вольта) ислам (фр. Islam au Burkina Faso, гарәп. الإسلام في بوركينا فاسو‎) ― өстенлек итүче дин. Ил халкының (21 млн кеше, 2020 елга) 61,5 % ы[1]мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, азчылыгы шигыйлар, әхмәдияләр)[2], шулай ук Тиҗания(ингл.) суфичылык тәрикате тарафдарлары, сәләфиләр(ингл.) бар[3][4]. Пью тикшеренү үзәге(ингл.) бәяләвенчә, 2020 елга халыкның 62,7 % ы Ислам динен тота [5].

Буркина Фасо дәүләт флагы
Ил башкаласы Уагадугу(ингл.) Бөек мәчете
Илнең икенче зур шәһәре Бобо-Диуласо(ингл.) Бөек мәчете

Тарих үзгәртү

Буркина Фасо Конституциясе дин иреген күздә тота. Дәүләт сәясәте, гомумән алганда, дини йолаларның ирекле рәвештә үтәлүенә ярдәм итә[6].

XV гасырда Югары Вольта төбәге мөселман сәүдәгәрләрен һәм мөселман халкын Акан(ингл.) алтын ятмалары ачылу, алтын, кола чикләвеге(ингл.) һәм тоз белән сәүдә итү мөмкинлеге белән җәлеп иткән. Алар Бобо-Диуласо, Конг, Бундуку шәһәрләрендә һәм алтын ятмаларына илтүче башка урыннарда урнашкан. Мөселманнар җирле хатын-кызларга өйләнгән. Бу никахлардан туган нәсел-нәсәпләр еш кына юлбашчы титулын мирас итеп алган һәм җирле халыкларны ислам диненә күндергән. Нәтиҗәдә, регионда мөселманнар аерым төркем булмаган, үзләрен Моси патшалыгының бер өлеше дип санаган. Мөселман гаиләләре үзләренең кайбер улларына мөселман белеме бирергә тырышкан. Шулай итеп, голәмалар(ингл.) сыйныфы барлыкка килгән. Алар, үз чиратында, авылларда мөселман җәмгыятьләре оештырган. Ма Ба(ингл.) (1809―1867) җитәкчелегендәге Бөек Сенегам җиһады вакытында ислам Югары Вольта, Фил Сөяге Яры (1986 елдан Кот-д’Ивуар) һәм Гвинеядә тарала.

1919 елда Югары Вольта Франция колониясенә әйләнә. Колониаль администрация Ислам таралышына турыдан-туры ярдәм итә. Алар шулай ук мөселманнарны, мөселман булмаган африкалылар белән чагыштырганда, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә алга киткән дип санаган һәм мөселман юлбашчыларын һәм клеркларын мөселман булмаган районнарда администраторлар итеп билгеләргә тырышкан.

XIX гасыр ахырында Югары Вольтада барлыгы 30 000 мөселман исәпләнгән, 1959 елда алар 800 000 булган, бу халыкның якынча 20 % ын тәшкил иткән.

1984 елда Югары Вольта Буркина Фасо итеп үзгәртелә. 1991 елда хәрби түнтәрелештән соң конституцион республика төзелә. Буркина Фасода ислам хәрәкәте илнең мөселман халкын тәшкил итүче төрле этник төркемнәрне интеграцияләү ысулы буларак карала.

Мөселман халкының яртысы Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ук башланган мәдрәсәдә белем алу белән тәэмин ителгән. Ислам шулай ук мәчетләр төзү, милли телевидение буенча вәгазьләр сөйләү, мөселман бәйрәмнәрен рәсми тану һәм гарәп дөньясы ягыннан ярдәм алу белән ныгытыла.

2006 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының 23 % ы ― христианнар (19 % ы католиклар, 4 % ы протестантлар). Халыкның 15 % ы җирле традицион диннәргә ышана.

Таралышы үзгәртү

Мөселманнар, күбесенчә, илнең төньяк, көнчыгыш һәм көнбатыш төбәкләрендә, христианнар ― үзәк районнарда күпчелекне тәшкил итә.

Ил башкаласы һәм иң зур шәһәре булган Уагадугу(ингл.) халкы тигез пропорцияләрдә христианнар һәм мөселманнардан тора, зурлыгы буенча илнең икенче шәһәре булган Бобо-Диуласо(ингл.) халкы тулысынча диярлек ислам динен тота.

Фотогалерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The World Factbook — Central Intelligence Agency (en).
  2. Breach of Faith. Human Rights Watch. June 2005. p. 8. https://books.google.com/books?id=yi8ONIe1fv4C&pg=PA8. Retrieved May 31, 2014. "Estimates of around 20 million would be appropriate" 
  3. Comité national du recensement (July 2008). Recensement général de la population et de l'habitation de 2006. Conseil national de la statistique. әлеге чыганактан 2011-05-11 архивланды. 2021-11-15 тикшерелгән.
  4. International Religious Freedom Report 2010: Burkina Faso. United States Bureau of Democracy, Human Rights and Labor (November 17, 2010). This article incorporates text from this source, which is in the public domain.
  5. Religious Composition by Country, 2010-2050 (en-US) (2015-04-02).
  6. Freedom of Religion Report.