Брунейда ислам (мал. Islam di Brunei) — Бруней территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Бруней халкының (437 мең кеше) 78,8 % ы (355 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам — Брунейда дәүләт дине. Бруней — Көнчыгыш Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә шәригать җинаять кодексын кулланышка керткән беренче ил.

Бруней башкаласы Бәндәр-Сери-Бегаван шәһәрендә урнашкан Солтан Гомәр Гали Сәйфетдин мәчете

Тарих үзгәртү

Ислам дине якынча 977 елда Кытай сәүдәгәрләре тарафыннан Көнчыгыш Азия аша кергән. Бруней — Көньяк-Көнчыгыш Азиядә иң борынгы ислам патшалыкларының берсе.

Ислам Бруней террриториясендә XV гасырда хакимият дәрәҗәсендә кабул ителгән. 1406 елда король Аванг Алак Бетатар Мөхәммәд Шаһ исеме алып Бруней солтаны итеп билгеләнгән. 1426 елда солтан Шәриф Гали идарә иткәндә илдә ислам дәүләт дине дәрәҗәсен ала. Солтаннар ислам традицияләрен саклау өчен җавап бирә башлый. XVI гасырга кадәр Бруней бүгенге Борнео һәм Филипин җирләрендә исламны кертүдә мөһим роль уйный. 1511 елда әлеге җирләр Португалия кулына күчкәч, ислам таралу өчен киртәләр куела.

Илдә солтан Болкиаһлар династиясе идарәсе вакытында ислам Селандунг, Борнео утравы, Сулу архипелагы, Балабак утравы, Бангги утравы, Пулау Баламбанган, Матанани һәм Палаван утравыннан Манилага кадәр таралган.

1888—1983 елларда Британия протектораты буларак, Бруней Британия кул астында була. 1983 елның 31 декабрендә бәйсез Ислам дәүләтенә әверелә.

1984 елда бәйсезлеккә ирешкәч, Бруней яңа сәяси атмосферада Исламны таратуда җитди көч куя. Кабул ителгән адымнар арасында — Ислам таләпләренә туры китереп заманча институтлар булдыру. Шәригать законнарын дәүләт законнарында кулланудан тыш, Исламны өйрәнү үзәге, шулай ук ислам финанс институтлары булдырылган. 1985 елда илдә бердәнбер сәяси фирка — Бруней халык демократиясе фиркасе оештырылган. 1985 елның 16 сентябрендә Дәгъвәт үзәге булдырылган.

1930-еллардан башлап, Бруней солтаннары социаль тәэмин ителеш һәм Ислам пропагандасының киң системасын булдыру, хаҗны субсидияләү, мәчетләр төзү һәм дин эшләре департаментын киңәйтү өчен нефть сатудан килә торган табышны файдалана.

1955 елда солтанга дәүләтнең дини идеологиясе мәсьәләләре буенча мәгълүмат һәм консультацияләр бирү өчен җаваплы Ислам дине Ассамблеясе булдырыла.

1959 елда конституция кабул ителгәч, Ислам илнең рәсми диненә әверелә.

Бруней ислам дөньясында халыкара дәрәҗәдә төрле рәсми форумнарда актив катнаша.

Индонезиядәге кебек үк, халыкның күпчелеге шәфигый мәзһәбе сөнни мөселманнары.

Хәзерге заман үзгәртү

2004 елдагы рәсми мәгълүматлар буенча, Бруней халкының 66,3 % ын – мөселман малай халкы, 15 % ы чамасын мөселман булмаган этник кытайлар тәшкил итә, 3,4 % ы — төрле халык. Малай расасының төп төркемнәре — Белаит (Belait), Дусун (Dusun), Кедаян (Kedayan), Мурут (Murut), Тутонг (Tutong) һәм Бисайяны (Bisaya).

Малай теле — рәсми тел, Ислам — рәсми дин, ил халкының 60—70 % тан артыгы ислам динен тота. Башка конфессияләргә буддачылык (13 %), христианлык (10 %), хөр фикерлеләр (Freethinkers, 7 %) һәм җирле диннәр (2 %) керә.

Энергетика байлыгына ия булу сәбәпле, Бруней халкының тормыш дәрәҗәсе Азия илләре арасында иң югарысы. Илдә мәгариф, медицина һәм башка социаль хезмәтләр шактый дәрәҗәдә субсидияләнә.

Ил мәдәнияте һәм илдә урнашкан законнар исламның көчле йогынтысында һәм ил, күрше Малайзия һәм Индонезия белән чагыштырганда, консервативрак[2].

Хокук системасы үзгәртү

 
Хәсәнәл Болкиаһ мәчете(ингл.)

Брунейның хокукый системасы хәзерге вакытта гражданлык судларын, шулай ук никах һәм мирас эшләре кебек җинаятькә карамаган мәсьәләләр белән шөгыльләнүче шәригать хөкемен үз эченә ала.

2014 елның 30 апрелендә Бруней солтаны Хәсәнәл Болкиаһ Хәсәнәл Болкиаһ(ингл.), 2014 елның 1 маеннан башлап, Брунейда катгый шәригать җинаять кануннарын гамәлгә кертә башлау турында игълан иткән [3]

«Аллаһы Тәгаләгә ышаныч һәм рәхмәт белән иртәгә, 2014 елның 1 маенда, пәнҗешәмбе көнне, шәригать кануннарын үтәүнең беренче фазасы башланачак», - диелгән солтан Указында

Халкы аз булган, территориясе кечкенә дәүләттә Ислам кануннарын, җәмәгать тәртибен бозган өчен таяк белән суктыруны, аяк – кулларны кисүне һәм ташлар белән бәреп үтерүне үз эченә алган катгый шәригать җәзаларын кертү планнары илдә һәм аннан читтә каты тәнкыйтькә очрый. БМО Кеше хокуклары буенча идарәсе бик нык борчылуын белдергән. Human Rights Watch Азия буенча директор урынбасары Фил Робертсон: «Бу урта гасырлар җәзасына кире кайту. Брунейда кеше хокуклары өчен зур сынау һәм ул XXI гасыр казанышларына туры килми», дип белдергән.

Башлангыч этапта әдәпсез тәртип, җомга намазына килмәү һәм никахтан тыш йөклелек кебек хокук бозулар өчен штрафлар яки төрмә сроклары кертелә. Урлау һәм талаулар кебек җинаятьләр өчен җәза бирү (таяк белән суктыру, аяк – кулларны кисү) икенче этап итеп, зина кылу кебек җинаятьләр өчен җәза бирү (таш белән бәреп үтерү) өченче этапта кертелә.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү