Солтан Гомәр Гали Сәйфетдин мәчете
Солтан Гомәр Гали Сәйфетдин мәчете (мал. Masjid Omar Ali Saifuddien, Jawi: مسجد عمر علي سيف الدين)) — Бруней башкаласы Бәндәр-Сери-Бегаван шәһәрендә урнашкан мәчет — илдә ислам дине һәм мөселман мәдәниятенең символы. Аны еш кына Азия — Тын океан төбәгендә иң матур мәчетләрнең берсе дип саныйлар. Бу мәчет — мөселман җәмгыяте өчен табыну урыны һәм Брунейның танылган туристлык үзәге.
Мәчет | |
Ил | Бруней |
шәһәр | Бәндәр-Сери-Бегаван |
Дин | Ислам |
Кайсы дини агымга карый | сөнни |
Төп даталар: | |
Халәте | гамәлдә |
Тарих
үзгәртүМәчет Брунейның 28нче солтаны Гомәр Гали Сәйфетдин III хөрмәтенә аталган. Мәчет Брунейда ислам дине символы булып тора.
1949 елда милли мәчет төзү мөмкинлеген өйрәнү өчен комитет төзелә.
1952 елның декабрендә яңа мәчетне урнаштыру өчен тәкъдим ителгән беренче урын — Паданг.
Бина 1958 елда төзелгән һәм хәзерге заман ислам архитектурасының матур үрнәге булып тора.
Архитектурасы
үзгәртүМәчет архитектурасында ислам һәм Италия стильләренең йогынтысы сизелә. Мәчет архитектурасы Могол архитектурасы һәм Малайя стилен берләштерә. Бина Италия архитекторы һәм скульпторы Рудольфо Нолли тарафыннан проектланган. Төзелеш өчен чыгымнар якынча 7,7 — 9,2 миллион долларга бәяләнгән.
Мәчет елга яр буе янында ясалма лагунада төзелгән. Мәрмәр манаралары һәм алтын гөмбәзләре бар. Мәчет комплексына, эчке ишегаллары һәм фонтаннар белән тулган бакчалар керә.
Төп гөмбәзе чиста алтын белән капланган. Мәчетнең биеклеге 52 метрга җитә. Ул Бәндәр-Сери-Бегаванда ориентир булып хезмәт итә ала. Төп манарасы — мәчетнең үзенчәлеге. Анда Ренессанс стиле һәм Италия архитектура стиле гәүдәләндерелгән.
Намаз залы интерьеры пыяла мозаикага бай, анда шулай ук аркалар һәм мәрмәр баганалар күп. Бина төзелешендә кулланылган бөтен материал диярлек башка илләрдән кайтарылган. Мәсәлән, Италиядән мәрмәр, Шанхайдан гранит, Англиядән бәллүр люстрлар һәм Согуд Гарәбстаныннан келәмнәр кайткан.
Галерея
үзгәртү-
Мәчет күренеше
-
Мәчет һәм көймә төнлә
-
Мәчет төнлә
Сылтамалар
үзгәртү- Rozan Yunos. SULTAN OMAR ALI SAIFUDDIEN MOSQUE. The Brunei Times, 5.05.2007(ингл.)