Төп менюны ачу

Бор (Түбән Новгород өлкәсе)

(Бор (Нижгар өлкәсе) битеннән юнәлтелде)

ГеографияҮзгәртү

Бор Идел елгасы өстендә, Нижгардан каршы яктагы ярда урнаша. Борны Нижгар белән автомобиль һәм тимеръюл күпере тоташтыра. Горький тимер юлының Моховые Горы тимер юл станциясе.

Бор янында Р159 (Нижгар — Красные Баки — Шахунья — Яраң) автоюл уза.

Бордан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Балахна ~ 56 км
Ярыслау ~ 358 км
Котлас ~ 671 км Семёнов ~ 78 км
Киров ~ 554 км
Мәскәү ~ 445 км Ядернә ~ 200 км
Чабаксар ~ 268 км
Нижгар ~ 26 км
Мөрәм ~ 192 км
Арзамас ~ 136 км
Саранск ~ 330 км
Сергач ~ 184 км
Сембер ~ 504 км

ТарихҮзгәртү

Бор беренче тапкыр XIII гасыр Везлома бистәсе (Везломская слободка) буларак телгә алына. Соңрак бистә 1 киломтерга төньяграк Бор бистәсе (Боровская слобода) исеме астында күчерелә.

XIX гасырның ахырында Нижгар губернасы Семёнов өязе Бор авылында 2 чиркәү һәм 293 йорт булган.

1931 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала.

1938 елданшәһәр.

2005 елда шәһәр составына Большое Пикино, Неклюдово, Октябрьский бистәләре һәм Летнево авылы кертелә.

ХалыкҮзгәртү

1859[3] 1897[4] 1931[4] 1939[4] 1959[5] 1970[6] 1979[7] 1989[8] 2002[9] 2010[2]
1 404 ~1 800 11 800 25 100 29 846 55 412 62 579 64 512 61 525 78 079

Милли составҮзгәртү

Милләт 2002[10] 2010[11]
руслар 96,7% 95,7%

ИкътисадҮзгәртү

"Нижегородский теплоход" АҖ, "Борторгмаш", урман хуҗалыгы машиналар төзү заводы, торба заводы.

Пыяла заводы, леспромхоз, урман хуҗалыгы, химлесхоз, өй җиһазлар фабрикасы, силикат заводы.

Сөт заводы, икмәк заводы.

Югары уку йортларыҮзгәртү

  • Н. Лобачевкий исемле Нижгар дәүләт университетының филиалы
  • Нижгар дәүләт архитектура-төзелеш университетының филиалы
  • Нижгар дәүләт телбелем университетының филиалы

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ОКТМО. 185/2016. Приволжский ФО
  2. 2,0 2,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
  3. Нижгар губернасы торак урыннар исемлеге, 1863
  4. 4,0 4,1 4,2 http://www.mojgorod.ru/nizhegor_obl/bor/index.html
  5. 1959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  6. 1970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  7. 1979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  8. 1989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  9. 2002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны
  10. 2002 ел сан алу базасы
  11. 2010 ел сан алу базасы

Тышкы сылтамаларҮзгәртү