Аң (журнал)

1912-1918 арасында Казанда ике атнага бер тапкыр чыккан матур әдәбият, нәфис сәнгать һәм әдәби тәнкыйть журналы
(Аң журналы битеннән юнәлтелде)

«Аң» журналы — 1912 елның 15 декабреннән Казанда ике атнага бер тапкыр чыга башлаган матур әдәбият, нәфис сәнгать һәм әдәби тәнкыйть журналы. Баш мөхәрир булып Әхмәтгәрәй Хәсәни исәпләнгән.

Аң
Tөр

ике атнага бер чыгучы


Гамәлгә куючы

«Гасыр» китап нәшрияты

Нәшер итүче

«Гасыр» китап нәшрияты

Мөхәрир

Зәйнәп Хәсәния (сәркатип)

Баш мөхәрир

Әхмәтгәрәй Хәсәни

Нигезләнгән

1912

Тел

Татар теле

Публикацияләр туктату

март, 1918

Төп офис

Казан

Тарихы үзгәртү

Журнал бер төркем татар прогрессив яшьләре тәкъдиме буенча 1912 ел ахырында оештырыла. Габдулла Тукай һәм аның дусты Фатих Әмирхан «Гасыр» китап нәшриятенең бер оештыручысы, мөхәрире Әхмәтгәрәй Хәсәнине журналның мөхәрире булырга күндерәләр. Журналның беренче санында, иң беренче биттә Тукайның бер шигыре басыла:


 

Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,

Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән
 

Журнал эшендә Тукай, Ф.Әмирхан һәм Г.Ибраһимов бик актив катнашканнар. Бу «өчлектән» башка, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Солтан Рахманкулов, Нәҗип Хәлфин, Г.Кәрәм, Кәрим Тинчурин, Сәгыйть Сүнчәләй, Садри Җәлал һәм башка бик күп әдипләр дә әсәрләрен бу басмага җибәргәннәр.

1918 елның мартында журнал чыгудан туктый.

Тасвирлама үзгәртү

Эчтәлеге, рәсемнәре, техникасы ягыннан замандаш журналлары арасында алдынгысы булып исәпләнгән. Ул әдәбият, сәнгать, әдәби тәнкыйть мәсьәләләре буенча, алда торган бурычлар турында тирән бәхәсләр ачып, мәдәният, театр-сәхнә казанышларын яктыртуга киң урын бирә. Монда татарлар арасында беренче булып, укучыларны классик рәссамнарның репродукцияләре белән таныштыра башлый. Ә 1915 елда «Альбом (сәнәгы нәфисә мәҗмугасы)» исемле журнал кушымтасы бастырып чыгара.

Казанда Харитонов матбагасында басыла.

Чыганак үзгәртү

Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.

Моны да карагыз үзгәртү