Хәдичә Акчурина

татар рәссамы

Хәдичә Акчурина, Хәдичә Мөбин кызы Акчурина (1893 ел, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе, Зөябаш волосте, Зөябаш — 1920 елдан соң хәбәрсез югалган) — татар хатын-кызларыннан югары белемле беренче рәссам-график[1]. Татар морзалары, фабрикант Акчуриннар нәселеннән[2].

Хәдичә Акчурина
Туган телдә исем Хәдичә Мөбин кызы Акчурина
Туган 1893(1893)
РИ, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе, Зөябаш
Үлгән 1920 елдан соң
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Һөнәре рәссам-график
Ата-ана
  • Мөбин Акчурин (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1893 елда Сембер губернасы Сөнгәләй өязе Зөябаш волосте (хәзерге Сембер өлкәсе Барыш районы) Зөябаш авылында туган. Әтисе Мөбин Акчурин туганы Якуб Акчурин фабрикасында механик булып эшләгән. Балачагы Кече Зөя елгасы янындагы Зөябаш авылында уза. Кечкенәдән үк рәсем ясау белән мавыга. Хәдичә авылда кыз балалар өчен мөселман мәктәбендә башлангыч белем ала. XX гасыр башында татар мөселман хатын-кызлары үз хокуклары, шул исәптән лаеклы белем алу хокукы өчен актив көрәшә башлый. Шуңа rүрә Хәдичә Сембернең хатын-кызлар гимназиясендә 4 еллык курсны тәмамлый алган.

20 яшьтә Мәскәүдә Строганов сәнгать-сәнәгать училищесына(рус.) (хәзерге Мәскәү сәнгать-сәнәгать академиясе(рус.)) укырга керә. Училищега 1825 елда граф Сергей Григорьевич Строганов нигез салган. Уку йорты декоратив-гамәли сәнгать рәссамнарын әзерләгән. Укучыларны укыту һәм ашату бушлай була, училищега җәмгыятьнең төрле катлам балалары кабул ителә. Укуга керү өчен төп критерий — ата-аналарның өстенлекле хәле түгел, ә укырга кергән кешенең рәсем ясауга һәм иҗатка сәләтле булуы торган.

Строганов училищесында укыганда ук Хәдичә Акчуринаның эшләре татар җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итә башлый. Мәсәлән, «Аң» журналының 1915 елның 5нче санында Хәдичә Акчуринага багышланган «Санаигы нәфисә юлында милли адым (Хәдичә туташ Акчурина рәсемләре мөнәсәбәте белән)» [3] дигән мәкалә чыга, журналда шулай ук аның берничә рәсеме басылып чыга.

Әлеге рәсемнәрендә ул барыннан да элек татар тормышын сурәтләргә тырышкан. Беренче рәсемдә көзге каршында утырган татар кызы, икенчесендә милли киемдәге мишәр кызын сурәтләгән. Өченче рәсемдә — авыл йортының ачык ишеге аша күренүче мәчет сурәте, дүртенчесендә — дүрт кызның уены сурәтләнә.

 
Хәдичә Акчуринаның «Ак юл» журналы эмблемасына әверелгән рәсеме

1913——1916 елларда Хәдичә Акчурина «Ак юл» балалар журналы белән актив хезмәттәшлек итә. Аның кояш чыкканнан соң ачылган озын юлга караган малай рәсеме беренче тапкыр «Ак юл» журналының 1913 елгы 3нче санында басылып чыга. Алга таба әлеге рәсем журнал эмблемасына әверелеп, басманың беренче битен бизи башлый. Хәдичә Акчурина, гадәттә, үз рәсемнәрен «Х. А.» яки «Г.А.» аббревиатурасы белән имзалаган.

Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, рәсем ясавын ташлап, Хәдичә Акчурина үз теләге белән Кавказ фронтына(рус.) шәфкать туташы булып китә. Гражданнар сугышы вакытында аның белән элемтә өзелә. Шуннан соңгы язмышы билгеле түгел.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Наиль Таиров. Духовное завещание Сулеймана Акчурина. starotimoschkino.narod.ru(рус.)
  2. Алия Сабирова. Славная династия фабрикантов Акчуриных. 2021 елның 14 июнь көнендә архивланган. «Татарские новости», № 12 (125) 2004 г.(рус.)
  3. Акчурина Хадича. Онлайн - энциклопедия Tatarica