Архангельск мәчете

Архангельск мәчете, Архангельскиның «Нур Ислам» мәчетеАрхангельск шәһәрендә Татарстан хөкүмәте һәм инвесторлар ярдәме белән 2018 елда ачылган мәчет, РФ территориясендә иң төньякта урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе.

Мәчет
Нур Ислам мәчете
Архангельск
Ил Россия
Шәһәр Архангельск
Дин ислам
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1905
Төзелеш еллары 20122018 еллар
Дата упразднения 1917
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

 
Мәчетнең XX гасыр башындагы фотосы

1897 елда Архангельск шәһәрендә 35 мөселман татар булса, 1913 елда мөселманнарның саны 606 була. 2010 елда өлкәдә 10 мең, шәhәрдә 2 335 татар яши[1].

1902 елның март һәм июль айларында сәүдәгәрләр Мөхәммәтзакир Ишмәмәтов, Җиһан Фазлуллин, мулла Мөхәммәт Габделвәлиев Архангельск губерна идарәсенә үз акчаларына мөселман гыйбадәтханәсе ачарга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итәләр. Аңа кадәр, февраль аенда, Архангельск мөселманнары 200 кешедән имза (приговор) җыеп, шундый ук үтенеч белән губерна идарәсенә кергән була. Архангельск губернаторы контр-адмирал Н. А. Римский-Корсаков (танылган композиторның туганы) мәчет төзелешенә рөхсәт бирә. Шәһәр үзәгенең татарлар тупланып яшәгән җиреннән 600 кв. сажень мәйдан бүленә. Архангельскиның яңа губернаторы Н. А. фон-Бюнтинг рөхсәте белән 1905 елның 26 августында Архангельск үзәгендә Полиция урамы (хәзерге Новгород проспекты) белән Лютеран (Кирха) урамы (хәзерге Карл Маркс урамы) киселешендә ике катлы агач мәчеттә беренче намаз укыла. Беренче муллалар — Мөхәммәт Гәрәй улы Габделвәлиев, Габдуллаҗан Нуретдин улы Хәмзин (совет разведчиге Шамил Хәмзиннең (1915-1991) әтисе).[2]

Октябрь инкыйлабыннан соң, 1920-1931 елларда мөселманнар Совет хакимияте белән килешү буенча мәчеттән файдаланалар. 1931 елның 22 маенда Совет хакимияте тарафыннан мәчет ябыла, манарасы һәм гөмбәзе сүтеп алына, бина эче үзгәрешләр кичерә. 1931 елдан башлап, 30 ел буена бинада төрле вакытта төрле дәүләт оешмалары (мәсәлән, соңгы вакытта УФСИНның төбәк бүлекчәсенең техник оешмасы) урнаштырыла.

2005 елның башында шәһәрдә «Нур Ислам» дини оешмасы теркәлү үтә һәм УФСИН белән бинаны кайтару турында сөйләшүләр башлый. 2010 елның 1 июнендә тарихи бина Архангельскиның мөселман мәхәлләсенә кире кайтарып бирелә. 2011 елның 24 февралендә бинада төзекләндерү эшләре башлау өчен шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алына. 2012 елда архивта сакланып калган сызымнар буенча мәчет нәкъ элеккесе кебек итеп торгызыла башлый. Төзелеш өчен акчаны Архангельск «Нур Ислам» оешмасы, Архангельск өлкәсенең татар миллли-мәдәни мөхтәрияте иҗтимагый оешмасы, Татарстан хөкүмәте һәм инвесторлар бирә. Мәчет төзелешенә ТР беренче президенты Минтимер Шәймиев, РФ икътисади үсеш министры Эльвира Нәбиуллина теләктәшлек күрсәтә[3]. 2014 елның 18 июлендә чыккан янгын бинаны юкка чыгара. 2014 елның 14 ноябрендә шәһәрдә Равил Гайнетдин булып киткәч, аның фатихасы белән торгызу эшләре янәдән башлана. 2016 елның 9 ноябрендә мәчеткә манара һәм гөмбәз урнаштырыла. 2018 ел башына төзелеш-үзгәртеп кору эшләре тәмамлана.

Тантаналы ачу үзгәртү

Мәчетне ачу тантанасында Россия мөфтиләр шурасы рәисе шәех Равил Гайнетдин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Архангельск өлкәсе губернаторы Игорь Орлов, Архангельск мэры Игорь Годзиш, Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, Яшел Үзәннең «А. М. Горький исемендәге суднолар төзү заводы» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов катнаша. Равил Гайнетдин губернатор Игорь Орловка, Архангельск өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте шура рәисе Рим Кәлимуллинга, Иван Егоровка, Ренат Мистаховка Россия мөселманнары югары орденын тапшырды [4].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рустам Минниханов прилетел в Архангельск на открытие мечети. inkazan.ru, 03.02.2018
  2. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2016-06-12, retrieved 2019-11-30 
  3. Архангельским мусульманам вернули мечеть. Информационное агентство «Двина-Информ». 04.06.2010
  4. «Татар-информ» МА, 03.02.2018, archived from the original on 2018-02-05, retrieved 2018-02-04