Анҗей Сапковский

Анҗей Сапковский (пол. Andrzej Sapkowski; 1948 елның 21 июне, Ләхстан Халык Республикасы, Луҗ) — ләх язучысы-фантаст һәм публицист, популяр фэнтези-сага «Ведьмак» авторы. Сапковский әсәрләре ләх, чех, рус, алман, испан, фин, литва, француз, инглиз, португал, болгар, беларус, итальян, швед, серб, украин һәм кытай телләрендә басылган.

Анҗей Сапковский

Туу датасы: 21 июнь 1948(1948-06-21)[1][2][3] (75 яшь)
Туу урыны: Луҗ, Лодзь воеводалыгы[d], Польша Халык Республикасы[d]
Эшчәнлек төре: язучы, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1986
Жанр: фэнтези
Имза: Култамга

Ул 10 роман һәм 8 хикәя җыентыгы язган, алар бөтен дөнья буенча 30 миллионнан артык тираж белән таралган[4][5][6].

Нәширлар белдерүләре буенча, Сапковский Ләхстанның иң күп басылган биш авторы исемлегенә керә. Язучы үзе, кагыйдә буларак, үз китапларының тиражы турында сөйләми.

Славян мифологиясе йогынтысы аның күп кенә эшләренең характерлы үзенчәлеге буларак карала[7].

Санак уеннары үзгәртү

2004 елда «CD Projekt RED» компаниясе «The Witcher» дип аталган компьютер уены өстендә эшли башлый. Уен 2007 елның октябрендә чыгарыла. 2011 елда «The Witcher 2: Assassins of Kings» чыккан. 2015 елның маенда «The Witcher 3: Wild Hunt» чыккан.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  2. BD Gest'
  3. Брокгауз энциклопедиясе
  4. The Proper Reading Order For The Witcher Books.
  5. CD Projekt Red Offering More Compensation to Witcher Series Creator (4 February 2019).
  6. Holbrook, Damian. 'The Witcher's Henry Cavill Says 'Tough' Geralt Has a 'Heart of Gold' (en-US) (10 December 2019).
  7. How did Slavic Mythology Influence Andrzej Sapkowski?.