Анегина Ильина
Анегина Ильина, Анегина Егоровна Ильина-Дмитриева (сах. Анегина Егоровна Ильина-Дмитриева, 1943 елның 3 феврале, СССР, РСФСР, Якут АССР, Югары Вилюй районы, Дүллүкү) ― опера җырчысы (меццо-сопрано), педагог, җәмәгать эшлеклесе. СССР халык артисты (1988). РСФСРның М. И. Глинка (1977), Якут АССРның П. А. Ойунский (1972) исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
Анегина Ильина | |
Туганда бирелгән исеме: |
сах. Анегина Егоровна Ильина |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
опера җырчысы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
1969 ― х. в. |
Амплуа: |
меццо-сопрано |
Бүләк һәм премияләр: |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1943 елның 3 февралендә Якут АССР Югары Вилюй районы Дүллүкү авылында туган[1].
1957 елдан Якутск педагогика училищесының (хәзерге С. Ф. Гоголев исемендәге Якутск педагогика колледжы) музыка бүлегендә (ялгыз җырлау укытучысы – А. Ф. Костин), 2нче курстан Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка училищесының вокал бүлегендә (1959–1963, педагогы О. П. Померанцева) укыган. 1968 елда ялгыз җырлау классы буенча П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен, 1970 елда ассистентура (педагогы Н. Л. Дорлиак[d]) тәмамлаган.
1969 елдан ― Якутск музыкаль драма театрының (1971 елдан — Якутск музыка театры, 1991 елдан — Якутск дәүләт опера һәм балет театры[d], 2001 елдан — Д. К. Сивцев — Суорун Омоллоон исемендәге) әйдәп баручы солисты[2]. Опера спектакльләрендә 30дан артык әйдәп баручы меццо-сопрано партияләрен башкарган.
1980―1982 елларда Мәскәүдә СССРның Зур театрында стажировка үткән.
Сольный концертлар биргән. Аның репертуарында 400дән артык камера вокаль музыкасы бар.
Төрле делегацияләр составында чит илләрдә, аерым алганда, Канадада (1981), Румыниядә (1984), Монголиядә (1985), Германиядә (1985 елдан берничә тапкыр), АКШта, Япониядә җырлаган.
1994 елдан Саха (Якутия) Республикасы Югары музыка мәктәбендә[d] укыта, ялгыз җырлау һәм опера әзерлеге кафедрасы мөдире[3].
2001 елда республиканың яшь талантлы җырчылары өчен А. Е. Ильина-Дмитриева исемендәге премия булдырыла.
Хәзерге вакытта Саха Республикасында «СССРның халык артисты» исемен алган бердәнбер хатын-кыз.
Гаиләсе
үзгәртүИре ― Петр Дмитриев-Туутук[d] (1938–2018), фольклорчы, балалар язучысы, тәрҗемәче, Гуманитар тикшеренүләр институтының олонхо бүлегендә эшләгән. Саха Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.
Кызы – Дария Дмитриева, театр рәссамы, А. Ильинаның концерт күлмәкләре авторы.
Җәмәгать эшчәнлеге
үзгәртү- 10нчы чакырылыш СССР Югары Советы депутаты (1979―1984)
- Саха (Якутия) Республикасы Рухият Академиясе президиумы әгъзасы (академик) (1996 елдан)
- РФ Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы
- Театрның сәнгать советы составына кергән.
- Якутия музыкаль җәмгыятен җитәкләгән.
- Мәскәү юридик институты филиалының Мәдәният университеты ректоры булган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 22 нче Халыкара «Прага язы» вокалистлар конкурсы лауреаты (2нче премия, Чехословакия, 1967)
- Камера башкаручылары конкурсы лауреаты (Киев, 1968)
- ХХ Халыкара вокалистлар конкурсы лауреаты (3нче премия, Мюнхен, 1971)
- Бөтенсоюз җыр конкурсы дипломанты (Минск, 1973)
- Якут АССРның атказанган артисты (1971)[4]
- РСФСРның атказанган артисты (10.02.1977)
- РСФСРның халык артисты (21.06.1982)
- СССР халык артисты (29.07.1988)
- Саха (Якутия) Республикасының халык артисты (2013)[5]
- Якут АССРның П. А. Ойунский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972).
- М. И. Глинка исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1977) – «Царская невеста», «Русалка», «Нюргун Боотур» операларында партияләр башкарган, концерт программалары өчен
- Халыклар Дуслыгы ордены
- Саха (Якутия) Республикасының Мактаулы гражданы (2000)[6]
- һ.б.
Партияләр
үзгәртү- «Евгений Онегин» П. Чайковский — Ольга, Няня
- «Кармен» Ж. Бизе — Кармен
- «Севилья чәчтарашы» Дж. Россини — Розина
- «Князь Игорь » А. Бородин — Кончаковна
- «Русалка » А. Даргомыжский — Княгиня
- «Пики дамасы» П. Чайковский — Графиня
- «Борис Годунов» М. Мусоргский — Мамка
- «Фауст» Ш. Гуно — Марта
- «Трубадур» Дж. Верди — Азучена (тенор Зураб Соткилава белән җырлаган)
- «Риголетто» Дж. Верди — Магдалена
- «Чио-Чио-Сан» Дж. Пуччини — Сузуки
- «Патша кәләше» Н. Римский-Корсаков — Любаша
- «Май төне» Н. Римский-Корсаков — Свояченица
- «Давылда» Т. Хренников — Косова һәм икенче кыз
- «Оптимистик трагедия» А. Холминов — Комиссар
- «Белоснежка и семь гномов» Э. Колмановский — Королева
- «Красная шапочка» М. Раухвергер — Әби
- «Нюргун Боотур» М. Жирков, Г. Литинский — Туйаарыма Куо (1976—1977 еллар сезоны вакыйгасы), Кюн Кюбэй
- «Лоокут һәм Нюргусун» Г. Григорян — Сардаана, Нагная, Алгыма
- «Бишек җыры» 3. Степанов — Кюбэйик
- «Кайту» В. Кац (А. Ильина өчен махсус язылган моноопера) — Саргы Сахадова.
- «Манчары турында җыр» Г. Комраков, Э. Алексеев — Сата, Марыйа
- «Кояш улы» А. Н. Созонов — Седдечюя
Дискографиясе
үзгәртү«Мелодия» фирмасында яздырылган өч сольный пластинка-гигант – «Романслар, якут җырлары» (1968), «Арияләр һәм опералардан дуэтлар» (Марк Эрмлер җитәкчелегендәге СССРның Зур театры оркестры белән, 1981), «Якут җырлары» (1971), дүрт оригиналь компакт-диск.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Немеркнущая звезда(үле сылтама)
- ↑ Федеральный информационный портал «SakhaNews.
- ↑ [http://www.vschoolmus.ru/index.php?do=cat&category=departments(үле сылтама) Высшая школа музыки Республики Саха (Якутия) /институт
- ↑ Национальная библиотека РС(Я). әлеге чыганактан 2013-09-22 архивланды. 2012-03-29 тикшерелгән.
- ↑ Якутск | Анегине Ильиной присвоено звание «Народная артистка Республики Саха (Якутия) - БезФормата - Новости
- ↑ Почётные граждане Республики Саха (Якутия). Официальный информационный портал Республики Саха (Якутия). әлеге чыганактан 2013-10-04 архивланды. 2014-03-18 тикшерелгән.