Алтавыл

Пинзә өлкәсендәге татар авылы

АлтавылПенза өлкәсенең бер төркем татар авылларын берләштергән атама.

Пенза өлкәсенең Алтыавыл диеп аталган татар авыллары төркеме күп кешегә билгеле. Моннан татарларның күп күренекле кешеләре чыккан – язучы һәм мәгърифәтче Муса Акъегет (Акҗигитов), язучы Заһир Бигиев, аның энесе, дин белгече Муса Бигиев, әдипләр Хәсән Шабанов һәм Азат Вергазов, Советлар Союзы Герое Азиз Акҗигитов һәм башкалар. Кикин авылы шул Алтыавылның иң зур авылы дип санала. “Алтыавыл” дигәннән, чынында исә монда 8 татар авылы һәм алар бөтенесе бер зур урманның төрле якларында урнашкан – Белинский районына кергән Кутеевка (татарча Качкару), Пачелма районына кергән Решетино (татарча Рәшәтен) һәм Чулпан авыллары, Каменка районына кергән Кикин авылы, Мочалейка (татарча Мачали), Кобылкино (татарча Кабылкин), Кочалейка (татарча Ятмис) һәм Телятино (татарча Тәләтен). Шулай ук бу группага Каменка районының Батрак авылында яшәүче татарлар да керә. Әмма бу авылда күпчелекне руслар тәшкил итә. Кевдо-Мельситово дигән күрше рус авылы да кайчандыр Алтыавыл системасын караган, ләкин аның халкы чукындырылган һәм соңыннан руслашкан.

1826-1920 елларда Алтыавыл Чамбар өязенең Мачали волостенә буйсынган. Пенза өлкәсе төзелгәндә, татар авыллары өч районга таратылган.

Бу авылларны риваятьләр буенча Арслан Полкаев нигезләгән. Авыл атамаларыннан күренгәнчә, элек аларга рус помещиклары хуҗа булган. Арслан Акҗигитов (Полка улы) исә Петр Беренче гаскәрендә хезмәт иткән һәм Азак ныгытмасын алганда батырлыклар күрсәткән тарихи шәхес.

ЧыганакларҮзгәртү