Аксубай чуаш педагогия укуханәсе
Аксубай чуаш педагогия училищесы (чуаш. Аксу чӑваш педагогика училищи) — Аксубайда урнашкан уку йорты. 1932—1956 елларда эшләгән.
Аксубай чуаш педагогия укуханәсе | |
чуаш. Аксу чӑваш педагогика училищи | |
Нигезләнү датасы | 1932 |
---|---|
Дәүләт | СССР |
Административ-территориаль берәмлек | РСФСР, Татарстан АССР һәм Аксубай районы |
Идарә итүче орган | Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы |
Штаб-фатирының урнашуы |
Сөнчәле, Аксубай районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР Аксубай, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Кулланылган тел | чуаш теле |
Гамәлдән чыгу датасы | 1 август 1956 |
Тарих
үзгәртү1932 елда Сөнчәледә[1] чуаш педагогия техникумы буларак ачылган, 1933 елда Аксубайга күчерелгән. Татарстан АССР (Аксубай, Норлат, Чирмешән, Биләр, Яңа Чишмә, Чүпрәле районнары) һәм Самар өлкәсе (Чаллыбаш районы) чуаш мәктәпләре өчен укытучыларны хәзерләгән. 1937 елдан — укуханә.
Милли мәктәпләрдә укытуны рус теленә күчерү сәбәпле, 1956 елда ябылган. ТАССР мәгариф халык комиссариаты карары нигезендә, укуханә 1956 елның 1 августыннан эшчәнлеген туктата. Студентлар Тәтеш педагогика училищесындә укуларын дәвам итәргә мәҗбүр була. Аксубай районы башкарма комитетының № 12 10.07.1956 карары белән укуханә бинасы 150 балага исәпләнгән мәктәп-интернат итеп файдаланыла башлый[2]
Шәхесләр
үзгәртүДиректорлар
үзгәртү- 1932 — А. Ислюков (Сөнчәле чуаш педагогия техникумы директоры)
- 1942, март-1944, октябрь — Тарас Василий улы Семенов
- 1944, октябрь - 1948 — Иван Никифор улы Июдин
- 1948-1949 — И.З. Захаров
- 1949-1956 — Маркел Мирон улы Галкин
Укытучылар
үзгәртүУкуханәдә рус теле һәм чуаш теле укытучысы булып чуаш язучысы Ефрем Еллиев (1907-1942) эшләгән.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
үзгәртүБарлыгы 20 чыгарылыш була. 1948 елгы 14нче чыгарылышка укуханә 1 134 укытучы (шуның 161е читтән торып) әзерләп чыгарган.
- Алексей Алексей улы Харитонов (19.12.1932, Медянка, Аксубай районы), Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы директоры (1999 елга кадәр).
- Аркадий Дмитрий улы Проськин (1951 елда тәмамлаган), геолого-минералогия фәннәре кандидаты (Беларусия) [3].
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | һөнәр төре | эш урыны | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Людмила Васильева | 1930-03-15 | Тархан | шагыйрь язучы |
1949-06-11 |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://arhiv.tatarstan.ru/rus/info.php?id=608132(үле сылтама)
- ↑ Аксубай гимназиясе сайты
- ↑ Беларусия милли китапханәсе(үле сылтама)