Адыгея
Адыге́я Республикасы́ (Адыгея, адыг. Адыгэ Республик, рус. Республика Адыгея) — Россия Федерациясе белән берләшкән[3], Россия Федерациясе субъекты, Көньяк федератив округына керә.
Адыгея | |
адыг. Адыгэ Республик | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
![]() | ![]() |
![]() | |
Нигезләнү датасы | 1991 |
---|---|
Рәсми тел | рус теле һәм адыгэ теле |
Гимн | Адыгея Республикасы гимны[d] |
Дәүләт |
![]() |
Башкала | Майкоп |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Анклав буларак әлеге территориягә керә | Краснодар крае |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Republic of Adygea.map |
Иң югары ноктасы | Чугуш[d] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Адыгея Республикасы башлыгы[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Морат Кумпилов |
Халык саны | 463 167 (1 гыйнвар 2021)[2] |
Сәгать поясы | MSD |
Нәрсә белән чиктәш | Краснодар крае |
Алыштырган | Адыг айрат өлкәсе[d] |
Кулланылган тел | адыгэ теле |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 7600 км² |
Рәсми веб-сайт | adygheya.ru(рус.) |
![]() | |
Һәйкәлләр исемлеге | Адыгея мәдәни мирас һәйкәлләре исемлеге[d] |
Феноменның икътисады | Адыгея икътисады[d] |
Номер тамгасы коды | 01 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Адыгеядә җирләнгәннәре[d] |
![]() |
1922 елда Адыгея автономияле өлкәсе буларак нигезләнә.
Башкаласы — Майкоп шәһәре.
Географик мәгълүмат Үзгәртү
Рельеф Үзгәртү
Республиканың төньяк өлеше тигезлек, көньякта — Зур кавказ таулары урнаша. Адыгея территориясенең якынча 40 % урманнар алып тора.
Климат Үзгәртү
Республикада уртача-континенталь климат, җәй көне июль аенда уртача температура +28 °С, кыш көне гыйнвар аенда −2 °С.
Гидрография Үзгәртү
Адыгеяның иң зур елгалары: Кубань, Лаба, Белая.
Чиктәшлек Үзгәртү
Адыгея Россия Федерациясе субъектлары һәм чит ил дәүләтләре белән чиктәш түгел.
Тарих Үзгәртү
Адыгея территориясе 1922 елда формалаша. Республика территориясендә археологик бронза һәм тимер гасырларга караган һәйкәлләр бар. Адыгейлар төрле вакытларда ирекле халык булып яши, әмма Кавказ сугышы нәтиҗәсендә, 1859-1864 елларда адыгейларның күбесе Госман империясенә, калганнары Кубаньның сул ягына күченә.
Адыгея Республикасы 1922 елның 27 июлендә Чиркәс (Адыгея) автоном өлкәсе буларак барлыкка килә, үзәге — Краснодар шәһәре, соңрак 1928 елда исеме Адыгея автоном өлкәсе дип үзгәртелә. 1936 елның 10 апрелендә өлкәнең үзәге Майкоп шәһәре күчерелә. 1990 елның 5 октябрендә Адыгея АССРы формалаша, ә 1992 елның 24 мартынан Адыгея Республикасы төзелә.
2007 елдан республиканың президенты — Аслан Тхакушинов.
Халык Үзгәртү
Халык — 440 327 кеше (2011), шәһәрдә яшәүчеләр — 52,6 % (2006).
Халык | 1979 елдагы сан мең (*) |
2002 елдагы сан мең (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) |
2010 елдагы сан мең[4] |
---|---|---|---|
Руслар | 285,6 (70,6 %) | 288,3 (64,5 %) | 270,7 (63,6 %) |
Адыгейлар | 86,4 (21,4 %) | 108,1 (24,2 %) | 107 (25,2 %) |
Әрмәннар | 6,4 (1,6 %) | 15,3 (3,4 %) | 15,6 (3,7 %) |
Украиннар | 12,1 (3,0 %) | 9,1 (2,0 %) | 5,9 (1,4 %) |
Курдлар | … | 3,6 | 4,5 (1,1 %) |
Черкеслар | … | … | 2,7 (0,6 %) |
Татарлар | 2,4 | 2,9 | 2,6 (0,6 %) |
Чегәннәр | 1,1 | 1,8 | 2,4 (0,5 %) |
Белоруслар | 2,2 | 1,9 | … |
Греклар | 1,0 | 1,7 | … |
Әзериләр | … | 1,4 | … |
Алманнар | 1,4 | 1,2 | … |
Чеченнар | … | 1,1 | … |
Татарлар Адыгеядә Киров (Шовгенов районы), Политотдел, Отрадный (Кошехабль районы), Афипсип (Тахтамукай районы) авылларында, Майкоп шәһәрендә яшиләр.
Административ-территориаль бүленеш Үзгәртү
Республикада 2 шәһәр округы — Майкоп һәм Адыгейск, 7 муниципаль район, 5 шәһәр җирлеге — шәһәрсыман бистәсе, 48 авыл җирлеге, 225 авыл торак пункты (2006).
Шәһәр округлары:
- Адыгейск шәһәре;
- Майкоп шәһәре.
Муниципаль районнар:
- Гиагинская районы;
- Кошехабль районы;
- Красногвардейское районы;
- Майкоп районы;
- Тахтамукай районы;
- Теучеж районы;
- Шовгенов районы.
Торак пунктлар Үзгәртү
Торак пункт исеме | 2010 елдагы халык саны буенча мең[5] |
---|---|
Майкоп | 166,5 |
Яблоновский | 26,8 |
Энем | 18,0 |
Гиагинская | 15,0 (2008) |
Адыгейск | 14,7 |
Ханская | 11,1 (2008) |
Тульский | 10,7 |
Красногвардейское | 9,0 (2008) |
Кошехабль | 7,7 (2008) |
Каменномостский | 7,2 |
Дондуковская | 6,5 (2008) |
Тлюстенхабль | 5,5 |
Тахтамукай | 5,2 |
Дин Үзгәртү
Адыгеяда яшәүчеләр төрле дин вәкилләре.
Адыгейларның күпчелеге һәм анда яшәүче татарлар да нигездә мөселманнар.
Адыгеяда яшәүче руслар, украиннар һәм беларуслар христиан динендә.
Халыкның берничә өлеше атеист.
1994 елда Майкоп шәһәрендә чиркәү төзелә. Мөселман гыйбадәтханәләре бик аз була. 2000 елның 2 ноябрендә Майкоп җәмигъ мәчете ачыла. Мәчет ачылышы республика мөселманнары өчен истә калырлык вакыйга була.
Мәдәният Үзгәртү
- «Нальмэс» — Адыгеяның дәүләт академия халык бию ансамбле.
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ ОКТМО
- ↑ https://www.gks.ru/storage/mediabank/PrPopul2021.xls
- ↑ Конституция Российской Федерации. Ст. 5, пп. 1, 2
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-05-01, retrieved 2012-06-09
- ↑ Росстат. Информационные материалы о предварительных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. Численность населения районов и городских населённых пунктов субъектов Российской Федерации, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-06-09
Чыганаклар Үзгәртү
Сылтамалар Үзгәртү
- Адыгея Республиканың рәсми сайты 2011 елның 15 май көнендә архивланган.
- Адыгея республикасы
Бу — Русия географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |