Абзак (Белорет районы)

торак пункт (Белорет районы, Башкортстан, Россия)

Абзак (баш. Абҙаҡ) ― Башкортстанның Белорет районында урнашкан авыл. Абзак авыл җирлегенең административ үзәге. Янәшәдә бер үк исемдәге тау чаңгысы курорты урнашкан. [2][3]
Почта индексы — 453565, ОКАТО коды — 80211804001.

Абзак
Сурәт
Тау сырты Урал таулары
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Абзаковский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Абзаковский сельсовет[d][1] һәм Белорет районы
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 515 метр
Почта индексы 453565
Карта
 Абзак Викиҗыентыкта

Урнашуы үзгәртү

Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Кече Кызыл кушылдыгы ярында, Белорет шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 20 км, Яңа Абзак тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 5 км читтәрәк урнашкан. Чиләбе өлкәсенең эре шәһәре Магнитогорскийдан авылга хәтле ― 60 км. Тирә-якта Кырыктытау сыртының Бикәмбәт һәм Һалмаурды таулары бар. Авылның төньяк-көнбатыш ягында Уралтау сырты сузылган.

Халык саны үзгәртү

2002[4] 2009[4] 2010[5]
1286 1538 1331

Тарих үзгәртү

Авылга якынча 1745 елда нигез салынган. Беренче атамасы – Төбәк. Абзак атамасы волость старшинасы, тархан улы Абзак Баемов исеменнән алынган. 1795 елда Абзак (Төбәк) авылы 13 Күбәләк волосте авылының иң зурысы була. 31 хуҗалыкта 219 кеше яшәгән. X ревизия (1859) 79 хуҗалыкта 638 кеше санаган. Совет чорындагы беренче җанисәп алу(рус.) нәтиҗәсе авыл халкының яртылаш кимүен күрсәтә.[6]

Авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. XIX гасырның 40 нчы еллар башында 70 хуҗалыктан 65 е тирмә белән күчеп йөргән. Авылның 212 дисәтинә сөрү җире булган. Зур Кызыл елгасындә 7 тегермән тотканнар. [6]

Хәзерге вакытта авыл территориясендә мәктәп, амбулатория, мәдәният сарае, китапханә, мәчет, кайбер кунакханәләр урнашкан.

Авыл янәшәсеннән Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорский автомобиль юлы уза.

Шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. Абзаково горнолыжный курорт
  3. Горнолыжный курорт Абзаково официальный сайт
  4. 4,0 4,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  5. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-01 
  6. 6,0 6,1 Абзаково (Тубяк) . Генеалогия и архивы(рус.)

Сылтамалар үзгәртү