Роза Аккучукова
Аккучукова Роза Сабирҗан кызы (12 февраль 1950 ел — 8 февраль 2021 ел) — башкорт һәм татар эстрада җырчысы. 1973 елдан хәзерге Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең вокалчысы, 1999 елдан — баш администратор. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).
Роза Аккучукова | |
---|---|
Туган | 12 февраль 1950 Абзак, Белорет районы, БАССР, РСФСР, СССР |
Үлгән | 8 февраль 2021[1][2] (70 яшь) Уфа |
Үлем сәбәбе | COVID-19 |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | җырчы |
Биографиясе
үзгәртүРоза (Рауза) Сабирҗан кызы Аккучукова 1950 елның 12 февралендә Башкорт АССРының Белорет районы Абзак авылында туган. «Абзакта аның ата-анасы Наҗия һәм Сабирҗан Аккучуковлар гаиләсе дөньяны шаулатып яшәгән абруйлы гаиләләрнең берсе булды. Аларның балалары җитәкче вазифаларда эшләп, хаклы ялга чыкты», дип яза Белорет районының «Урал» гәзите.[3]
Абзак сигезьеллык мәктәбеннән соң Роза Уфа музыка-педагогика училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1972 елда Башкорт дәүләт филармониясендә артист-вокалчы булып эш башлый.
Үзенчәлекле көйле тавыш тамашачы күңеленә хуш килә, нәтиҗәле иҗаты өчен ул БАССРның атказанган, Башкортстан Республикасының халык артисты дигән исемнәргә лаек була.
Җырчының репертуарында башкорт халык җырлары белән бергә башкорт һәм татар композиторларының җырлары да бар. Элеккеге ССРБ республикалары һәм калалары буйлап гастрольләрдә була.
1997 елдан Гөлчәчәк Аккучукова филармонияда администратор булып эшли.
Җырчы 2021 елның 8 февралендә Уфа шәһәрендә вафат була[4].
Башкарган җырлары
үзгәртүҖырчы халык җырларын да, эстрада җырларын да бер осталык белән башкара. «Зөлхиҗә», Сыбай кашка, «Түрәкәй», «Сары да чәч» һәм башкалар; Хөсәен Әхмәтов, Заһир Исмәгыйлев, Айрат Кәримов, Таһир Кәримов, Рафик Сәлмәнов җырлары һәм романслары, Абдулла Хәлфетдинованың «Алтын балдак», «Син утырткан шомырт», «Акчарлак» дигән җырларын, оста һәм үзенчәлекле башкарып, зур уңыш казана һәм тамашачыларда киң популярлык яулый.
Мактаулы исемнәре
үзгәртү- Башкортстан Республикасының халык артисты (2009)
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1989)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Өфөлә Башҡортостандың халыҡ артисы Роза Аккучукова вафат булды
- ↑ От коронавируса скончалась народная артистка республики Роза Аккучукова
- ↑ Етәксе булып тыуаларҙыр
- ↑ Өфөлә Башҡортостандың халыҡ артисы Роза Аккучукова вафат булды. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 8 февраль 2021 йыл(Тикшерелгән 8 февраль 2021)
Чыганаклар
үзгәртү- Аҡкучукова Роза Сабирйән ҡыҙы // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.(Тикшерелгән 8 февраль 2021)
- Җитәкче булып туалардыр.(үле сылтама)
Видео-аудио
үзгәртү- Тәмле. Роза Аҡкучукова.(үле сылтама)
- YouTube сайтында Видео Заслуженный артист БАССР Роза Аккучукова."Автограф"
- YouTube сайтында Видео Хәйерле иртә, Республика! — Вилдан Яруллин һәм Роза Аҡкучукова
- YouTube сайтында Видео Ник йылмайҙың
- Роза Аҡкучукова йырлай