Венера Думаева-Вәлиева
(Venera Dumayeva-Wäliyeva битеннән юнәлтелде)
Венера Сәлах кызы Думаева-Вәлиева — татар шагыйрәсе, тәрҗемәче.
Венера Думаева-Вәлиева | |
---|---|
Туган телдә исем | Венера Сәлах кызы Думаева-Вәлиева |
Туган | Кушнаренко, Башкортстан |
Һөнәре | шагыйрә, тәрҗемәче |
Венера Думаева-Вәлиева Башкортстанның Кушнаренко районы Кушнаренко авылында туа. 1957 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, 1969-1983 елларда Мәскәү электрон техникасы институтында укыта. Беренче әдәби тәрҗемәләре матбугатта 1977 елда басыла башлый. Татар шагыйрьләре Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Зөлфәт һ. б.; алман шагыйрьләре Һ. Һейне, Л. Фюрнберг, Э. Штритматтер һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итә.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|