Таһир Якупов
Таһир Якупов, Таһир Габдулла улы Якупов (1946 елның 13 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 1999 елның 2 ноябре, РФ, ТР, Казан) — танылган татар җырчысы. Халык җырларын башкарып танылган. 1963—1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясенең Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солист-вокалисты, 1973—1982 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада төркеме җырчысы. Татарстан АССР атказанган артисты (1977).
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүТаһир Якупов 1946 елның 13 май таңында Казанның Яңа Бистәсендә (версия: хәзерге Татарстан урамы, 64нче йорт каршындагы йортта[1]), эшче Габдулла белән Фатыйма Якуповлар гаиләсендә дөньяга бишенче бала булып аваз салган. Бертуганы Асия. Әтисе Габдулла — чыгышы белән хәзерге Теләче районы Карачтау авылынннан.
80нче татар мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә җыр дәресләре укытучысы Әхмәт Хәйретдинов Таһирның музыкаль сәләтен сизеп ала. Дүртенче сыйныфта укыган чагында “Балалар өчен тапшыру”лар оештыручы журналист, олимпиадалар вакытында, дистәләгән җырчы бала арасыннан Таһирны сайлап ала. Таһир Татарстан радиосы аша “Чишмә җыры”н (М. Җәлил сүзләре, Җ. Фәйзи көе) башкарды.
Ләкин Таһирга музыкаль белем алырга мөмкинлек булмый. 8нче классны тәмамлагач, 144нче заводка эшкә керә.
1963 елда Таһирны конкурс аша Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә җырчы-солист итеп эшкә алалар. Ул ансамбльнең хор төркеменә кушылып та, аерым да чыгышлар ясый башлый. Беренче чыгышларыннан ук Таһир Якупов тыңлаучыларның күңелен яулап ала.
Җырчы буларак, Таһир Якуповны тамашачы бик тиз үз итте. Аның катнашында булган концертлар һәрчак тулы заллар белән үтә иде. Ул кем белән генә эшләмәсен, тамашачы концертка Таһир Якуповны тыңларга йөрде. 1977 елда татар музыка сәнгатен үстерүдәге уңышлары өчен Таһир Якуповка Татарстан АССРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә штат кыскарту дулкынына (Флёра Сөләйманова, Закир Сафин, тагын 10-15 артист белән) эләгеп, эштән китәргә мәҗбүр була, аракы белән дуслаша. Үзе укыган 80нче мәктәп янәшәсендә хатыны белән стаканлап көнбагыш, берәмтекләп сигарета сатарга мәҗбүр була.
Таһир Якупов 1999 елның көзендә вафат булды.
Популяр җырлары
үзгәртү
|
|
|
Хәтер
үзгәртү- Казанның Кәрим Тинчурин урамындагы Т. Якупов яшәгән 17нче санлы йорт диварына мемориаль такта беркетелгән[1].
- Теләче районы үзәге Теләче авылында урамга исеме бирелгән.
- Теләче районында талантлы башкаручылар өчен Таһир Якупов исемендәге стипендия булдырылган.
- Теләче туган якны өйрәнү музеенда тамырлары шул яктан булган Таһир Якуповка багышланган күргәзмә оештырылган. Анда җырчының 400 шәхси әйберсе (мебель, концерт костюмнары, ноталар, китаплар, мактау грамоталары, көнбагыш сатканда кулланган стаканнары һ. б.) урын алган.
- Таһир Якуповның Яңа бистә зиратындагы каберенә Габделфәт Сафин таш куйдыра.
- «Аксу» студиясе Таһир Якупов башкаруындагы җырларны кечкенә тиражлар белән чыгара.
- 2013 елда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчыны искә алу кичәсе уздырыла.
- 2023 елда «Китап» радиосы татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» дигән Таһир Якупов исемендәге ачык республика музыкаль иҗат фестиваль-конкурсы бәйгесен игълан иткән[3]. Сентябрьдә Теләче районы Иске Җөри авылында I республика фестиваль-бәйгесенә йомгак ясалган[4].
Гаиләсе
үзгәртүХатыны Гүзәл (2001 елда вафат), эштән кыскартылганчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сөйләм жанрында эшләгән. Балалары булмаган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Трагедия звезды татарской звезды. Татпресса.ру, 02.11.2019
- ↑ Якупов Тагир. Песни. mu.fm
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Таһир Якуповның фаҗигале язмышы: «Җырчыны исән вакытында ук оныттылар». Интертат, 14.05.2023
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль лауреатлары билгеле – исемлек. Татар-информ, 3.09.2023
Сылтамалар
үзгәртү- Умырзая кебек тиз сулды ул(үле сылтама)
- Юксыну//АТЫЛГАН ЙОЛДЫЗ//16 ноябрь, №46 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Таһир Якупов «Карачтау авылы көе» җырын башкара. (аудио, 3:06)
- Таһир Якупов «Наласа авылы көе»н башкара. (YouTube видео, 2:09)