Red Bull GmbH
Red Bull GmbH (инглиз теленнән — «Кызыл үгез») — Австрия компаниясе, энергетика эчемлекләре җитештерүче (аларның иң танылганы — «Red Bull» газлаштырылган эчемлек). Автоспорт, велоспорт, сноубординг, мотоспорт, киберспорт, футбол һәм башка күп санлы спорт төрләре ярышларын оештыручы һәм спонсор буларак киң танылган.
Компания тарихыҮзгәртү
1982 елда, Көнчыгыш Азия буенча командировкада булганда, Дитрих Матешиц анда киң таралган энергетика эчемлекләре белән кызыксына. Ул Таиландта танылган «Krating Daeng» (тай теленнән — «Кызыл үгез») маркасына һәм Таиландта эчемлекнең башлангыч вариантын җитештерә торган «Taisho Pharmaceuticals» фирмасы (Япония) рецептын куллануга лицензияле хокуклар сатып ала.
1984 елда Матишец Австриянең Фушль-ам-Зе шәһәрендә урнашкан «Red Bull GmbH» компаниясенә нигез сала. Рецептны яхшыртканнан (эчемлекнең төп ингредиентлары кофеин һәм таурин кала, әмма азрак шикәр һәм күбрәк газ була[3]) һәм маркетинг программасын үстергәннән соң, 1987 елда базарда эчемлек барлыкка килә. Бүген «Red Bull» 160 тан артык илдә сатыла.
2001 елда кофеин һәм таурин микъдары югары булу сәбәпле (катнашманы куллану нәтиҗәләре әлегә кадәр комплекслы өйрәнелмәгән) «Red Bull»ны Франциядә һәм Даниядә сату тыела[4].
2008 елның 1 апреленнән, тауринны башка аминокислотага — аргининга (arginine)[5] алыштырганнан соң Франциядә «Red Bull» сатуы яңадан торгызыла[6].
Компаниянең әйләнеше 2002 елда — 626 млн евро, 2004 елда — 1,668 млрд евро һәм 2006 елда 2,6 млрд евро тәшкил иткән. 2004 елда бөтен дөньяда 1,9 миллиардка якын банка «Red Bull» кулланылган (һәр секундка якынча 60 данә). 2006 елда бу сан 3 тапкырга арткан.
Россиядә «Red Bull» эчемлеге 1998 елдан бирле бар, 2007 елда аңа базарның 23,9% ын караган («PepsiCo»ның «Adrenaline Rush»тан ике тапкыр диярлек калышкан)[7].
МаркетингҮзгәртү
Компания Формула-1дә «Red Bull Racing» һәм «Alpha Tauri» командаларының һәм «Нью-Йорк Ред Буллз», «БР Лейпциг», «Ред Булл Зальцбург» һәм «Ред Булл Бразил» футбол клубларының хуҗасы булып тора. Шулай ук «Red Bull Air Race World Series» аэробатика буенча чемпионатны һәм «Red Bull Flugtag» үзешчән очу аппаратлары чемпионатын оештыручы.
ГалереяҮзгәртү
СпортҮзгәртү
АвтоспортҮзгәртү
- Формула-1
- Red Bull Racing
- Alpha Tauri
- Ралли буенча дөнья чемпионаты
- Citroën Total WRT (команда спонсоры)
- Ралли-рейдлар. «Дакар» раллие
- КамАЗ-мастер (команда спонсоры)
- GP2
- Arden International
- iSport
- ART Grand Prix
- Формула-2
- Red Bull
- DTM
- Red Bull Audi A4 DTM
ФутболҮзгәртү
- Ред Булл (Браганса-Паулиста, Бразилия)
- Ред Булл (Зальцбург, Австрия)
- Ред Булл (Нью-Йорк, АКШ)
- Ред Булл (Кампинас, Бразилия)
- РБ Лейпциг (Лейпциг, Алмания)
КиберспортҮзгәртү
- Red Bull ECL 2013 Grand Finals
- Startale SC2
- OPL[8]
- OG
- T1 (League of Legends)
- Cloud9 (CS)
- Copenhagen Flames (CS)
- BIG - Berlin International Gaming (CS)
- Team Spirit
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ https://web.archive.org/web/20190903001031/https://www.redbull.com/us-en/energydrink/company-profile
- ↑ YouTube Application Programming Interface
- ↑ RedBull.com Ингредиенты
- ↑ Дикая энергия. E-NEWS
- ↑ RedBull.fr Ингредиенты. әлеге чыганактан 2008-04-23 архивланды. 2008-04-14 тикшерелгән.
- ↑ Red Bull легализовали во Франции. BrandNews, 01 апреля 2008(үле сылтама)
- ↑ Екатерина Трофимова. Живая вода // Журнал «Секрет Фирмы», № 10(242) от 17.03.2008, http://www.kommersant.ru/doc.aspx?fromsearch=bbea3c40-e392-44c9-bda1-51b76a253e72&docsid=866390
- ↑ Arvind Hickman (19 апреля, 2016). The remarkable rise of eSports: A golden opportunity for brands - AdNews. adnews.com.au. 2016-08-23 тикшерелгән.
СылтамаларҮзгәртү
- Red Bull рәсми сайты(ингл.)
- Red Bull рус телендәге сайты(рус.)
- Энергетический напиток Red Bull(рус.)