Рәҗәп Таййип Әрдоган

Төркия президенты (2014 тән), Төркия премьер-министры (2003-2014)
(Räcäp Tayyip Ärdoğan битеннән юнәлтелде)

Рәҗәп Таййип Әрдоган (26 февраль, 1954 ел, Истанбул) — Төркиянең премьер-министры (2003 елның 14 марты - 2014 елның 28 августы), Төркиянең президенты (2014 елның 28 августыннан). AK Партиянең җитәкчесе.

төр. Recep Tayyip Erdoğan
Сурәт
Имза
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Төркия
Исем ꠞꠤꠍꠦꠚ ꠔꠣꠄꠚ ꠄꠞꠖꠥꠉꠣꠘ
Туу датасы 26 февраль 1954(1954-02-26)[1][2][3] (70 яшь)
Туу урыны Касымпаша[d], Бейоглу, Истанбул, Төркия
Бейоглу, Истанбул, Төркия
Ире яки хатыны Эмине Эрдоган[d]
Балалар Сюмеййе Эрдоган[d], Билал Эрдоган[d], Ахмет Эрдоган[d] һәм Эсра Эрдоган[d]
Туган тел төрек теле
Һөнәр төре дәүләт эшлеклесе
Эшчәнлек өлкәсе сәясәт
Башкарган вазыйфа Төркия президенты[d], Төркия премьер-министры[d], Төркия Бөек милли мәҗлесе әгъзасы[d], Истанбул мэры[d], Төркия премьер-министры[d] һәм Төркия премьер-министры[d]
Әлма-матер Мәрмәрә унверситетының икътисади һәм идари фәннәр факультеты[d], Имам-хатыйплар лицее[d] һәм Мәрмәрә университеты[d]
Сәяси фирка әгъзасы Гаделлек һәм тәрәкъкыять фиркасе
Намзәт булган сайлаулар 2014 Төркия президенты сайлаулары[d], 2018 Төркия президенты сайлаулары һәм Төркиядә президент сайлаулары (2023)
Спорт такымы әгъзасы Касымпаша[d]
Катнашучы World Economic Forum Annual Meeting 2004[d][4]
Бүләкләр
орден Золотого руна Пакстан ордены орден Золотого орла орден «Данакер» орден Гейдара Алиева

Каддафи ис. кеше хокуклары өлкәсендәге халыкара бүләге[d]

Штайгер бүләге[d]

Исламга хезмәт итү өчен Фәйсал патшасы исемендәге халыкара премия[d] (2010)

Алтын пластина бүләге[d] (13 июнь 2004)

орден Заслуг Национальный орден Мадагаскара орден Мубарака Великого "Qazannıñ 1000 yıllığı istälegenä" medal орден Звезды Сомали орден Республики

Шанхай халыкара мөнәсәбәтләр университетының мактаулы докторы[d] (2012)

[5]

МГИМО Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы докторы[d]

[6]
орден Республики кавалер Большого креста Национального ордена Мали Большая лента ордена Леопольда I Национальный орден Нигера Национальный орден Льва орден Заслуг орден Освободителя

Мәрмәрә университетының мактаулы докторы[d]

орден князя Ярослава Мудрого I степени

Шнобель премиясе[d] (сентябрь 2020)

орден «Достык» I степени

Орден Шейх-уль-ислама[d]

орден Заида орден Короны Королевства

Орден «За вклад в развитие сотрудничества»[d]

Орден Государственного флага Албании орден Леопольда I Орден Почёта (Судан) Национальный орден Республики Кот-д’Ивуар
Биеклек / буй 1,85 метр[7]
Рәсми веб-сайт tccb.gov.tr(төр.)
Һәштәге Erdoğan һәм Erdogan
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 19 801 011 һәм 401 000 ± 999[8]
Commons Creator бите Recep Tayyip Erdoğan
 Рәҗәп Таййип Әрдоган Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Тууы үзгәртү

Ата-анасы чыгышлары буенча Төркиянең Ризә төбәгендәге Гүнәйсу районыннан. 1954 елның 26 февралендә Истанбулда дөньяга килә. 2004 елның 11 августында Грузиягә сәфәре вакытында ата-анасының Батумнан күченгән грузин гаиләсе булганлыгын әйтә.

Белеме үзгәртү

1973 елда Истанбул имам хатыйблар лицеен тәмамлый. Ул елларда имам хатыйб лицейларын тәмамлаучыларга югары белем алыр өчен имтиханнарга керү рөхсәте булмау сәбәпле ул шулай ук Әюп лицеенда да имтиханнар тапшыра һәм аны бетергән булып та санала.

 

1981 елда Мармара университетының икътисад һәм сәүдә белеме факультетын тәмамлый.

Сәяси эшчәнлеге үзгәртү

1984 елда Әрдоган Истанбулның Бәйоглу районындагы Иминлек фиркасе бүлегенең рәисе, 1985 елда - партиянең Истанбул бүлегенең рәисе була.

1994 елда Истанбул мэры буларак сайлана.

2001 елның июль аенда Әрдоган Бинали Йылдырым белән бергә[9] Гаделлек һәм алгарыш партиясен кора.

2003-2014 елларда Төркия премьер-министры вазифасын үти.

2014 елның 28 августыннан 51.79% тавыш белән Рәҗәп Таййип Әрдоган гражданнарның туры сайлавы аша Төркия президенты вазифасына сайланды.

2017 елның 16 апрелендә узган референдумда «Сез илнең президент идарәсенә күчүен телисезме ?» дигән сорауга сайлаучыларның 51,41 проценты уңай җавап бирде. Референдум нәтиҗәләре буенча, илдә хакимиятнең күп өлеше президентка күчә.

2017 елның 21 маенда Гаделлек һәм тәрәккыят (алгарыш, үсеш) фиркасенең чираттан тыш узган корылтаенда фирка рәисе итеп сайланды. Эрдоган бердәнбер намзәт булып, 1470 делегатның 1414е аның өчен тавыш бирде. Эрдоганга кадәр премьер-министр Бинали Йылдырым фирка рәисе иде[10].

2018 елның 24 июнендә вакытыннан алда узган президент сайлауларында сайлаучыларның 52.59% тавышын җыеп, янәдән Төркия  Төркиянең президенты булып сайлана. Бер үк вакытта дәүләт башлыгы да, хөкүмәт башлыгы да булып тора.[11]

2018 елның 9 июлендә яңадан президент вазифасына керешә. Президент буларак, югары вазифалы затларны билгели, парламентны тарата ала һәм гадәттән тыш хәл кертү турында игълан итә алачак[12].

 

Рәҗәп Таййип Әрдоган - Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Шәрәфле Докторы (2011) [13]

Русия һәм Төркия сөйләшүләре, 2014 елның 1 декабре. Рәҗәп Таййип Әрдоган һәм Владимир Путин, 2014 елның 1 декабре.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Discogs — 2000.
  2. Брокгауз энциклопедиясе
  3. Munzinger Personen
  4. Davos 2004 List of Participants
  5. http://www.moe.gov.cn/s78/A22/xwb_left/moe_829/201802/t20180228_328136.html中华人民共和国教育部.
  6. Honorary DoctoratesMoscow State Institute of International Relations.
  7. https://www.milligazete.com.tr/haber/8945272/erdogandan-cok-konusulacak-sozler-mezarim-buyuk-olacak-siz-dusunun
  8. YouTube Application Programming Interface
  9. Binali Yıldırım'ın hayatı ve biyografisi(төр.)
  10. Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган хакимияттәге фирка рәисе итеп сайланды. Азатлык Радиосы, 21.05.2017
  11. June 24, 2018, Presidential Election Results
  12. Эрдоган яңадан президентлыкка керешә, Төркиядә яңа идарә формасы башлана. Азатлык радиосы, 09.07.2018
  13. Эрдоган стал почетным доктором МГИМО, Вести.ру
Элгәре:
Абдуллаһ Гүл
Төркия президенты
2014
Аннары:
?