Төркиядә президент сайлаулары (2023)

Төркиянең 13 нче Президентын билгеләүче сайлаулар

Төркиядә президент сайлаулары (төр. 2023 Türkiye cumhurbaşkanlığı seçimi) ― Төркиядә 2023 елның 14 маена парламент сайлаулары белән бергә планлаштырылган президент сайлаулары. [2] Сайлаучылар яңа президентны биш еллык мөддәткә сайлаячак.

← 2018   2028 →
Төркиядә президент сайлаулары (2023)
2023 елның 14 маенда (беренче тур)
2023 елның 28 маенда (икенче тур)
Кандидат Рәҗәп Таййип Әрдоган Кемал Кылычдароглу
Фирка Гаделлек һәм Үсеш партиясе (AKP) Республика халык партиясе (CHP)
Голосов в первом туре 27 088 360
(49,50 %)
24 568 196
(44,89 %)
Голосов во втором туре 27.834.692
(52,18 % [1])
25.504.552
(47,82 %)
Кандидат Мөхәррәм Инҗә Синан Оган
Партия Мәмләкәт партиясе Партиясез кандидат (ATAдан тәкъдим ителгән)
Голосов в первом туре 238 690
(0,44 %)
2 829 634
(5,17 %)

Регионнар буенча сайлаулар

Беренче турда гамәлдәге президент Рәҗәп Таййип Әрдоган абсолют күпчелек тавыш җыя алмаган (кирәкле 50 % ны), шуңа күрә 28 майда аның һәм икенче урынны алган Кәмал Кылычдароглу арасында икенче тур үткәрелгән.[3]

Дата үзгәртү

Чираттагы президент сайлаулары 2023 елның 18 июнендә узарга тиеш булган. Әмма сайлау законнары датаны күчерергә мөмкинлек бирә.

2020 елда (чираттагы 2023 ел сайлауларына кадәр) вакытыннан алда сайлаулар үткәрү турында фаразлар булган. Шул вакытта Милләтче хәрәкәт партиясе (MHP) лидеры Дәүләт Бахчели әлеге фаразларны кире каккан. Язмача белдерүдә ул сайлаулар 2023 елдан да иртәрәк булмаячагын билгеләп үткән. Ул шулай ук Гаделлек һәм Үсеш партиясе (AKP) һәм Милләтче хәрәкәт партиясе (MHP) арасындагы хәзерге коалиция үзгәрешсез калачагын һәм Әрдоган аларның Президентлыкка уртак кандидаты булачагын раслаган. [4]

2023 елның гыйнвар башында AKP 16 (30) апрельдә яки 14 майда узачак чираттан тыш сайлаулар турында искә алган. [5] Ләкин алты оппозиция партиясеннән торган «Алты өстәл» 6 апрельдән соң вакытыннан алда сайлауларга риза булмаячагын белдерә. [5]

2023 елның 18 гыйнварында Төркия Президенты Әрдоган сайлаулар планлаштырылган көннән иртәрәк, ягъни 2023 елның 14 маенда узачак дип хәбәр итә, символик рәвештә 1950 елның 14 маенда Төркиядә президент сайлауларында Аднан Мендересның[d] (Adnan Menderes) җиңүен искә ала, анда ул CHP идарә итүче партиясеннән ул вакыттагы кандидатны җиңә. [6] 2023 елның 22 гыйнварында Әрдоган сайлаулар 14 майда узачак, дип белдерә.

Алтарих үзгәртү

Төркиядә алдагы президент сайлаулары 2018 елның 24 июнендә узган. Сайлаулар илнең Парламент системасыннан Президент системасына күчүен билгели, әлеге күчү 2017 елда бәхәсле конституция буенча референдумда[d] сайлаучылар тарафыннан хупланган булган. Бу сайлауларда 2014 елдан бирле вазифаны биләгән гамәлдәге президент Рәҗәп Таййип Әрдоган җиңү яулаган. Шул ук вакытта идарә итүче Гаделлек һәм Үсеш партиясе (AKP) 2015 елның июненнән бирле беренче тапкыр Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесендә[d] абсолют күпчелекне югалта, бу аны тиешле законнар кабул итү өчен Дәүләт Бахчели җитәкчелегендәге коалициядәге партнерына, Милләтче хәрәкәт партиясенә (MHP) таянырга мәҗбүр итә.

Сайлау системасы үзгәртү

Төркия Президенты ике тур системасы буенча турыдан-туры тавыш бирү юлы белән сайлана, анда кандидат сайлану өчен сайлаучыларның гади күпчелеген (50 % тан артык) алырга тиеш. Әгәр дә кандидатларның берсе дә абсолют күпчелекне алмый икән, беренче турда иң күп тавыш биргән ике кандидат арасында икенче тур үткәрелә, җиңүче сайланган дип игълан ителә. Төркия Президентын беренче турыдан-туры сайлаулар 2014 елда 2007 елгы референдум дәүләт башлыгын Төркиянең закон чыгару органы – Бөек Милләт Мәҗлесе сайлаган элеккеге системаны гамәлдән чыгарганнан соң узган. Төркия Президентының вәкаләтләре чикләнгән, һәм ул рәттән ике биш еллык мөддәттән артык вакытны ала алмый. [7] Әгәр чираттан тыш сайлаулар икенче срок тәмамланганчы уздырылса, өченче срок рөхсәт ителәчәк. [8][9] Чираттан тыш сайлаулар Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесендәге депутатларның 60 % ы ризалыгы белән үткәрелергә яки Президент Указы белән билгеләнергә мөмкин. [10] 2022 елның февралендә Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе спикеры Мостафа Шентоп (Mustafa Şentop), Төркия Конституциясе президентлыкны ике срокка чикләсә дә, Әрдоганның өченче президентлык срогына дәгъва итә алуын белдергән. [11] Оппозициядәге «Киләчәк» партиясеннән Шелчук Оздаг хөкүмәт бу сайлаулар белән Конституцияне бозарга тели дип белдерә, чөнки Әрдоган инде ике тапкыр сайланган була. [9]

Президентлыкка кандидатлар 40 яшьтән яшьрәк булмаска һәм тулы югары белемле булырга тиеш. Алдагы парламент сайлауларында 5 процент тавыш җыйган теләсә кайсы сәяси партия кандидат тәкъдим итә ала, әмма бу чиккә ирешмәгән партияләр, әгәр аларның гомуми тавыш өлеше 5 проценттан артып китсә, альянслар төзи һәм уртак кандидатлар тәкъдим итә ала. Үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр, әгәр сайлаучыларның 100 мең имзасын җыйсалар, үз-үзләрен тәкъдим итә алалар. [12]

Кандидатлар үзгәртү

Тәкъдим ителгән кандидатлар үзгәртү

Үз кандидатурасын кире алучылар үзгәртү

Нәтиҗәләр үзгәртү

Гражданнар тугыз сәгать дәвамында (08:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр) тавыш бирү мөмкинлеге алган. 81 провинциядә 190 меңнән артык урна урнаштырылган. Төркиянең 60 721 475 кешесе тавыш бирү хокукына ия булган, аларның күпчелеге хатын—кызлар, 30,7 миллионнан артык. Чит ил участокларында тавыш бирү 27 апрельдән 9 майга кадәр бара, анда 1,8 миллионнан артык граждан катнаша.

Мәскәү вакыты белән 23:00 сәгатькә 89.24% тавыш эшкәртелгән. Шуларның 49,94 % ын Әрдоган, 44,3 % ын Кылычдароглу җыйган.[18] Беренче турда җиңү өчен кандидатларның берсенә 50 % тан артык тавыш җыярга кирәк. Әгәр бу булмаса, иң күп тавыш җыйган ике кандидат арасында икенче тур башлана. ATA кандидаты Синан Оган 5,33 % тавыш җыйган. [19]

Беренче тур үзгәртү

Төрекчә фамилиясе Татарча тулы исеме % Тавышлар Комментарий
     Erdoğan Рәҗәп Таййип Әрдоган 49,50 27 088 360 Икенче турга үтә
     Kılıçdaroğlu Кәмал Кылычдароглу 44,89 24 568 196 Икенче турга үтә
     Oğan Синан Оган 5,17 2 829 634
     İnce Мөхәррәм Инҗә 0,44 238 690 Кандидатурасын алган
Чыганак: Anadolu Ajansı[9]

Икенче тур үзгәртү

Төрекчә фамилиясе Татарча тулы исеме % Тавышлар Комментарий
     Erdoğan Рәҗәп Таййип Әрдоган 52,18 % 27.834.692 2нче турда җиңә
     Kılıçdaroğlu Кәмал Кылычдароглу 47,82 % 25.504.552 Икенче турда оттыра
Чыганак: Anadolu Ajansı[9]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://secim.cumhuriyet.com.tr/anka
  2. President Erdogan confirms May 14 election date in Türkiye. әлеге чыганактан 2023-01-22 архивланды. 2023-05-08 тикшерелгән.
  3. Hubbard, Ben. Nail-Biter Turkish Election Heads for Round 2 as Majority Eludes Erdogan (2023-05-14). 15 май 2023 тикшерелде.
  4. General elections to be held in 2023, early polls out of question, MHP's Bahçeli says | Daily Sabah (7 вересня 2020). 23 грудня 2020 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Are snap elections on the table in Türkiye?.
  6. President Erdoğan hints at May 14 for general elections, Hürriyet Daily News (18 січня 2023). 19 січня 2023 тикшерелде.
  7. Dopico, Alex (6 листопада 2021). Does Turkey have term limits?. әлеге чыганактан 2022-03-19 архивланды. 19 березня 2022 тикшерелгән.
  8. Ertan, Nazlan (18 січня 2023). Erdogan picks historically charged date of May 14 for Turkey’s crucial election - Al-Monitor: Independent, trusted coverage of the Middle East (en). 2023-01-21 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 Opposition Future Party says in contact with 40 lawmakers of ruling AKP (tr-TR) (2022-01-13). 2023-01-21 тикшерелгән.
  10. Türkei: Erdogan kündigt vorgezogene Wahlen am 14. Mai an (алм.), FAZ.NET. 23 гыйнвар 2023 тикшерелде.
  11. Turkish parliament speaker claims Erdoğan can legally run for president again (tr-TR) (2022-07-02). 2022-06-10 тикшерелгән.
  12. Anayasa değişikliği maddeleri tam metni | Yeni anayasa maddeleri nelerdir? | Son Dakika Türkiye Haberleri. Cnnturk.com. 23 жовтня 2017 тикшерелгән.
  13. Turkey's Erdogan Declares His Bid for President in 2023 Election, Bloomberg.com (9 червня 2022).
  14. Турецька опозиція визначилася з суперником Ердогана на виборах (українською) (6 березня 2023).
  15. Turkish opposition settles on bookish presidential candidate after public row (англійською) (6 березня 2023).
  16. Muharrem İnce, 2023 seçimlerinde aday olacağını açıkladı (tr). 2023-01-16 тикшерелгән.
  17. Кандидат в президенты Турции Индже объявил о снятии своей кандидатуры, РИА Новости (2023-03-12).
  18. Эрдоган лидирует в I туре выборов после подсчета 25 процентов голосов.
  19. Mersiha Gadzo,Umut Uras. Rival camps claim early lead in Turkey’s high-stakes elections.

Сылтамалар үзгәртү