Мәрзия Давытова

(Märziä Dawıtova битеннән юнәлтелде)

Мәрзия Йосыф кызы Давытова-Әдһәмова (әзери. Mərziyyə Davudova) — танылган совет актрисасы, ССРБ халык артисты. Милләтенә килгәндә, аның әстерхан татары[1][2][3] да әзәри дә[4] булуы турында мәгълүматлар бар.

Мәрзия Давытова
Туган телдә исем Mərziyyə Yusif qızı Davudova
Туган 8 декабрь 1901(1901-12-08)
Әстерхан, Россия империясе
Үлгән 6 гыйнвар 1962(1962-01-06) (60 яшь)
Азәрбайҗан ССР
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре актриса
Эш бирүче Азербайҗан дәүләт академия драма театры
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Аббас-Мирза Шәрифзадә
Балалар Фирәнгиз Шәрифова
Бүләк һәм премияләре ССРБ халык артисты - 1949 ССРБ дәүләт премиясе — Сталин премиясе

 Мәрзия Давытова Викиҗыентыкта

Ул 1901 елда Әстерханда туа. 1917 елда беренче итеп Әстерхан татар драма театры сәхнәсенә аяк баса. Шуннан бирле күпсанлы рольләр башкара. 1920 елда Бакы театры труппасына алына. Азәрбайҗан актеры Аббас-Мирза Шәрифзадәгә кияүгә чыга. Аббас-Мирза әфәнде 1938 елда Сталин золымы корбаны була. Мәрзия ханым берничә тапкыр Азәрбайҗан Югары шурасына депутат булып сайлана. 1962 елның 6 гыйнварында Бакыда вафат булган.

Аның оныгының улы Эльдар Касыймов Евровидение 2011 бәйгесендә җиңү яулый.

Галерея үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү