Фирәнгиз Шәрифова

азәрбайҗан һәм совет театр һәм кино актрисасы, җырчы (сопрано)


Фирәнгиз Аббасмирзә кызы Шәрифова (әзери. Firəngiz Abbasmirzə qızı Şərifova; 1924 елның 6 феврале, Бакы2014 елның 20 феврале, шунда ук) — азәрбайҗан һәм совет театр һәм кино актрисасы, җырчы (сопрано). Азәрбайҗан ССР халык артисты (1969).

Фирәнгиз Шәрифова
Туган 6 февраль 1924(1924-02-06)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 20 февраль 2014(2014-02-20) (90 яшь)
Бакы, Әзербайҗан
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Әзербайҗан
Һөнәре актёр

Тормыш юлы үзгәртү

Фирәнгиз Шәрифова 1924 елның 6 февралендә Бакыда артистлар гаиләсендә туа: әтисе — Аббас-Мирзә Шәрифзадә, танылган театр актёры һәм режиссёр, әнисе — Мәрзия Давытова, театр һәм кино актрисасы, ССРБ халык артисты.

Сәхнәдә алты яшеннән чыгыш ясый башлый. Хореография училищесында укый. Аннары Гозәир Хаҗибәков киңәше буенча Азәрбайҗан дәүләт консерваториясенең (хәзерге — Бакы музыка академиясе) вокал факультетына укырга керә, аны тәмамлаганнан соң Азәрбайҗан музыкаль комедия театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Соңрак Азәрбайҗан дәүләт яшь тамашачы театрына күчә.

Үзенең иҗади тормышында актриса күп кенә театр образларында чыгыш ясый. Актриса «Ни өчен яшисең?», «Ак дөя» һәм «Мәхмүт һәм Мәрьям» кебек спектакльләрдә, Азәрбайҗанның халык язучысы Эльчин Әфәндиевның һәм башкаларның романнары буенча куелган спектакльләрдә рольләр башкара.

Фирәнгиз Шәрифова шулай ук дубляж актрисасы.

Оныгы — Эльдар Касыймов, җырчы, актёр, Евровидение-2011 җыр конкурсында җиңүче.

2014 елның 20 февралендә вафат була. Бакыда Почётлы җирләү аллеясында җирләнгән.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Дан» ордены (Азәрбайҗан) (2011)
  • Азәрбайҗан ССР халык артисты (1969)
  • Азәрбайҗан ССР атказанган артисты (1960)
  • Азәрбайҗан Республикасының Мактау грамотасы (1991)[1]
  • Алтын дәрвиш (1992)

Театрдагы рольләр үзгәртү

Кинодагы рольләр үзгәртү

  1. 1971 — «Иң мөһим интервью» (әзери. Ən vacib müsahibə)
  2. 1977 — «Гариб джинннар илендә» (әзери. Qərib cinlər diyarında) — Түкәз
  3. 1978 — «Бер гаилә өчен дача йорты» (әзери. Bir ailəlik bağ evi) — әни
  4. 1981 — «Гозәир тормышы» (әзери. Üzeyir ömrü) — Зәрдәби хатыны
  5. 1978 — «Ябалак очып килгән» (әзери. Bayquş gələndə…)
  6. 1984 — «Көмеш күл легендасы» (әзери. Gümüşgöl əfsanəsi) — Фатма-ханым
  7. 1986 — «Җәйге көннәрнең яфраклары» (әзери. Yay günlərinin xəzan yarpaqları) — Гүллү
  8. 1986 — «Махсус шартлар» (әзери. Xüsusi vəziyyət)  — Хәлидә әнисе
  9. 1989 — «Күрше яхшы булса…» (әзери. Qonşu qonşu olsa...)
  10. 1990 — «Үлем җәзасы көне» (әзери. Qətl günü)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. M. Qorki adına Azərbaycan Dövlət Gənc Tamaşaçılar Teatrı artistlərinin Azərbaycan Respublikasının Fəxri fərmanı ilə təltif edilməsi haqqında, archived from the original on 2022-10-19, retrieved 2023-03-30 

Сылтамалар үзгәртү