Гүзәл Манюрова

(Güzäl Manürova битеннән юнәлтелде)

Гүзәл Манюрова (рус. Гюзель Манюрова) – танылган көрәшче, ирекле көрәш буенча халыкара дәрәҗәле спорт остасы, 2004 елда Афина шәһәрендә, 2016 елда Рио-де-Жанейро шәһәрендә узган Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе. Россиядә шул төр көрәш буенча Олимпиада медален яулап алучы беренче хатын-кыз. 74 кг кадәрге үлчәмдә чыгыш ясый.

Гүзәл Манюрова
Туган телдә исем Гүзәл Таһир кызы Манюрова
Туган 24 гыйнвар 1978(1978-01-24) (46 яшь)
Мордовия, Саранск шәһ.
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе->
Казакъстан Казакъстан
Һөнәре ирекле көрәш
Бүләк һәм премияләре Россиянең атказанган спорт остасы (2004)
Спорт такымы әгъзасы Динамо[d]

 Гүзәл Манюрова Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Гүзәл Таһир кызы Манюрова 1978 елны Саранск шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. Атасы Таһир Манюров – Мордовиянең Кочкурово районы Ымыз дигән татар авылыннан, анасы Асия Алим кызы Атюрьево районының Түбән Пешли авылыннан.

Классик көрәш белән 2000 елда Мәскәүдә шөгыльләнә башлый.

2003 елда Россия җыелма командасына алына. Дөнья беренчелегендә чыгыш ясарга хокукын ала, ләкин Нью-Йорктан бары 9нчы булып кайта.

2004 елда Швециядә узган Европа чемпионатында җиңү яулый һәм Олимпия җыелма командасына сайлап алына.

Афинада узган көрәш бәйгесендә үз категориясендә бер-бер артлы Австриядән Marina Gastl, Anita Schätzle, Swetlana Sajenko дигән көрәшчеләрне җиңә, ә финалда Wang Xu дигән Кытай кызына оттыра.

Гүзәл Манюрова бу уңышны тыныч кына үткәрә алмаган күрәсең. 2005 елда узган Дөнья беренчелегеннән ул 14нче генә булып кайта. Бераздан әкренләп ул формасын кайтара, 2007 елда Дөнья һәм Европа чемпионатларыннан «бронза» алып кайта. 2008 елда Европа чемпионатында «көмеш» алып кайта ала.

Россиянең эчке турнирларында көндәшлек югары булганлыктан, Манюрова 2010 елда гражданлыкны алыштыра һәм Казакъстан өчен чыгыш ясый. Әлегә Азия киңлекләрендә аңа тиңнәр юк. 2010 һәм 2011 елларда узган Азия беренчелекләрендә ул чемпион исемен ала.

2016 елда Рио-де-Жанейро шәһәрендә узган Олимпия уеннарында хатын-кызлар көрәшендә (75 кг га кадәр авырлыкта) көмеш медаль яулый[1].

Искәрмәләр үзгәртү