Динис Бүләков
Динис Бүләков (Динис Мөдәрис улы Бүләков, баш. Динис Мөҙәрис улы Бүләков) – язучы. Г. Сәләм премиясе (1980), Салават Юлаев премиясе (1993) лауреаты. БР язучылар берлеге рәисе.
Динис Бүләков | |
---|---|
Динис Бүләков | |
Тугач бирелгән исеме: | Динис Мөдәрис улы Бүләков |
Туу датасы: | 18 май 1944 |
Туу урыны: | Мәләвез районы, Арслан авылы, БАССР |
Үлем датасы: | 14.03. 1995 |
Үлем урыны: | Уфа |
Ватандашлык: | ССРБ→ Россия |
Эшчәнлек төре: | язучы |
Иҗат итү еллары: | 1971-1995 |
Юнәлеш: | проза |
Жанр: | роман, повесть, хикәя |
Иҗат итү теле: | башкорт теле |
Дебют: | «Кояш ярчыгы» (1971) |
Премияләр: | (1993) Г. Сәләм премиясе (1980) |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1944 елның 18 маенда БАССР Мәләвез районы Арслан авылында туган. Воскресенский урта мәктәбен , Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын (1964), Мәскәүдә әдәбият институтын (1974) тәмамлый. 1964-1965 елларда Бәләбәй районы «Җиңү байрагы» газетасында эшли. 1965-1968 елларда хәрби хезмәттә. «Совет Башкортстаны» газетасында, «Агыйдел» журналында әдәби хезмәткәр, «Пионер» урналының баш мөхәррире була.
Иҗаты
үзгәртүУрта мәктәптә, техникумда укыганда ук әдәбият белән кызыксына, шигырьләрен республика матбугатында бастыра. Беренче хикәяләр җыентыгы «Кояш ярчыгы» 1971 елда нәшер ителә. «Авылымның ак өйләре» (1973), «Сары сандугач баласы» (1975), «Акбүз алышка чыга» (1977), «Кыңгырау чәчәк» (1979) повестьларында мавыктыргыч образлар тудыра. «Упкын читендә бию» (1981), «Кыерчык ай» (1983), «Чаган яфрак яңарта» (1985), «Шарлавык» (1987), «Килмешәк» (1988) повесть-романнары белән сәләтле прозаик икәнен раслый. «Гомер бер генә» (1994), «Туздырылган тәмуг» (1996) романнары рухи дөнья проблемасын калку күтәрә. «Төнге оҗмах» (1994) пьесасын язды. Балалар өчен әсәрләре бар.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- Г. Сәләм премиясе (1980) – «Иң озын төн» (1978), «Кыңгырау чәчәк»(1979) китаплары өчен.
- Салават Юлаев премиясе (1993) – «Гомер бер генә» (1993) романы өчен.
- РБ атказанган мәдәният хезмәткәре (1992)
- Ф. Кәрим премиясе (1999)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973)
Хәтер
үзгәртүӘдәбият
үзгәртүД. Бүләков. Әсәрләр. 2 томда. Уфа, 2001-2004..(башк.)
Чыганаклар
үзгәртүСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.(башк.)
Сылтамалар
үзгәртү- башка чыганаклар
БР әдәби картасы (рус.)
башкорт белешмәлеге(үле сылтама) .(башк.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ БР әдәби картасы сайтында
- ↑ Башкорт белешмәлеге(үле сылтама)