Бикмуса

Пинзә өлкәсенең Нивиркин райунында урнашкан торак нокта
(Bikmusa битеннән юнәлтелде)

Бикмуса (рус. Бик-Моисеевка) — Пенза өлкәсенең Неверкин районына керүче татар авылы, авыл советы үзәге. Район үзәгеннән 6 км читтә, төньяк-көнчыгышка таба урнашкан. 1721 һәм 1747 еллар арасында нигез салына. Темников йомышлы татарлары авылы. Якындагы Бикбулат авылы белән кушылып беткән.

Бикмуса
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Бикмосеевский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Бикмосеевский сельсовет[d][1]
Почта индексы 442480
Карта

2004 елда авылда 179 хуҗалыкта 606 кеше яшәгән.

Авыл атамасы аны нигезләгән кеше исемнәреннән Мусадан һәм Бикбулаттан килә. Кайчандыр бу кешеләр ике авылны нигезләп ике төрле атама йөрткәннәр, соңрак авыллар кушылып бер атамага калган.

Чыганаклар үзгәртү