Баулы
Татарстан республикасындагы шәһәр, Баулы районы үзәге
(Bawlı битеннән юнәлтелде)
Баулы (лат. тат. Bawlı, рус. Бавлы) — республика карамагындагы шәһәр, Баулы районы үзәге.
Халык саны | 21 628 (2021, Җанисәп) |
---|---|
Нигезләнгән | 1658 |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Кардәш шәһәрләр | Кютахья |
География | |
АТБ | Баулы районы |
Ил | Россия |
Мәйдан | 18.5 км² |
ДДӨБ | 210 метр |
Сулык | Баулы (Ык кушылдыгы) |
Координатлар | 54°24'тн, 53°15'кнч |
Почта индексы | 423930 |
Телефон коды | 85569 |
Татарстаннын, көньяк-көнчыгыш чигендә Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында (Казаннан 369 километр). Ык елгасының сул кушылдыгы Баулы суы буенда, Сембер–Уфа тимер юлының Бөгелмә станциясеннән 35 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Баулы аркылы Казан–Ырынбург автомобиль юлы уза.
Халкы – 22 мең кеше.
Тарих
үзгәртү1658 елда нигез салына.
1930-63 елларда һәм 1965 елдан Баулы районы үзәге
1963 елдан Бөгелмә шәһәр Советы карамагында
1950 елдан – шәһәр тибындагы эшчеләр бистәсе
1996 елның 17 сентябреннән – шәһәр.
XYIII-XIX йөзләрдә яшәүчеләре җир биләүче башкортлар һәм дәүләт крестиәннәре булган. Игенчелек, терлек үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр.
Сәнәгать
үзгәртү- Нефть һәм газ сәнәгате («Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсе)
- Кабель җитештерү заводы
- Азык-төлек сәнәгате (сөт, икмәк заводлары) ширкәтләре
- Төзү материаллары комбинаты
- «Мирас» халык кәсәбәчеләре фабрикасы
- типография
Мәгариф
үзгәртү- 6 урта мәктәп
- һөнәри лицей (2009 елдан аграр көллият)
- музыка мәктәбе
Мәдәният
үзгәртү- 2 мәдәният йорты
- Төбәк тарихын өйрәнү музее
- 4 китапханә бар: 1 – үзәк, 2 – шәһәр, 2 балалар китапханәсе.
Дин
үзгәртү- 2 мәчет
Сәламәтлек саклау
үзгәртү- район үзәк хастаханәсе
Шәһәрдә туган танылган шәхесләр
үзгәртү- Илшат Гафуров (1961), КФУ ректоры (2010).
- Таһир Латыйфуллин (1958), биюче, педагог, балетмейстер, Татарстанның халык артисты (2009).
- Ганс Сәйфуллин (1941-2017), баянчы, җырлар авторы.
- Зиннур Зыякаев (1954), «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсенең баш инженеры.
- Айрат Хәйруллин (1981), Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры (2019).
Сылтамалар
үзгәртү- Баулы интернет порталы 2017 елның 1 май көнендә архивланган.
- Баулы @ tatcenter.ru