Баулы аграр көллияте

Баулы аграр көллияте, рус. Бавлинский аграрный колледжТатарстанның Баулы шәһәрендә (1950 елдан шәһәр тибындагы бистә, 1997 елдан шәһәр) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты.
Гамәлгә куючы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[1].

Баулы аграр көллияте
Элеккеге исемнәр Баулы ССПТУ-14 (1967-1984)
Баулы СПТУ-14 (1984-1997)
Баулы һөнәри лицее-82 (1997-2009)
Нигезләү елы 1963
Урын Россия байрагы Татарстан байрагы Баулы
Адрес 423930 ТР Баулы Куйбышев урамы, 39нчы йорт
Сайт https://edu.tatar.ru/bauly/org6186/page2763276.htm
Көллият бинасына керү юлы
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

1963 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы (УМСХ).

1965 елның 1 мартында 14нче санлы Биектау авыл хуҗалыгы училищесы Баулы эшчеләр бистәсенә күчерелә.

1967 елдан 14нче санлы Баулы авыл урта һөнәри-техник училищесы (ССПТУ-14).

1984 елдан 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы (СПТУ-82).

1997 елда 82нче санлы Баулы урта һөнәри-техник училищесы 82нче санлы һөнәри лицей (ПЛ-82) итеп үзгәртелә.

2009 елда ТР министрлар кабинеты карары[2] белән 82нче санлы Баулы һөнәри лицее Баулы аграр көллияте итеп үзгәртелә.

Директорлар үзгәртү

Гөләндәм Әсгать кызы Камалиева, Айнур Азат улы Гыймаев (2017 елга кадәр), Эльвира Рев кызы Фәррахова (в.б.) .

Белгечлекләр үзгәртү

Баулы аграр көллияте — авыл хуҗалыгы җитештерүе, нефть сәнәгате, төзелеш, сәүдә һ.б. хезмәт эшчәнлеге өлкәләре өчен кадрлар әзерли. Укучылар ике баскычлы әзерлек үтә: башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри белем алу.

Уку йорты ачылганнан бирле Татарстан, күрше Башкортстан, Ырынбур һ.б. өлкәләр өчен 15 меңнән артык белгеч әзерләнгән[3].

2017-2018 уку елына Баулы аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[4] буенча 125 студент кабул ителә.

  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру (техник-механик, өлкән техник-механик)
  • Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе (техник-технолог, өлкән технолог)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчы-машинисты (слесарь, тракторчы-машинист, машина йөртүче)
  • Аш-су остасы, кондитер (аш-су остасы, кондитер)
  • Авыл хуҗалыгы җитештерүе электр корылмаларын ремонтлау һәм файдалану буенча электромонтер
  • Эретеп ябыштыручы (кул белән һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыру)[5]

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы сайты, archived from the original on 2017-05-17, retrieved 2017-05-11 
  2. ТР министрлар кабинеты карары № 633 11.09.2009
  3. Об учреждении. Вконтакте
  4. ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы № 2405/16 19.12.2016
  5. 2016 елның 8 апрелендә бирелгән 8172нче санлы лицензия буенча(үле сылтама)