Балакатай районы

(Balaqatay rayonı битеннән юнәлтелде)

һәм

Балакатай районы
баш. Балаҡатай районы
Байрак[d]
Нигезләнү датасы 20 август 1930
Сурәт
Атама Балаҡатай районы
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Яңа Балакатай[2]
Административ-территориаль берәмлек Башкортстан
Сәгать поясы YEKT[d] һәм UTC+05:00
Халык саны 21 999 (1989)[3],
22 623 (2002)[4],
21 536 (2008)[5],
21 285 (2009)[6],
20 169 (2010)[7],
19 684 (2012)[8],
19 329 (2013)[9],
19 079 (2014)[10],
18 722 (2015)[11],
18 502 (2016)[12],
18 389 (2017)[13],
17 992 (2021)[14]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 334 метр
Нәрсә белән чиктәш Кыйгы районы, Мәчетле районы, Нязепетровск районы, Күчә районы һәм Әртә шәһәр бүлгесе
Мәйдан 3037 км²
Рәсми веб-сайт belokatai.ru
Харита сурәте
Карта
 Балакатай районы Викиҗыентыкта

Балакатай районы (рус. Белокатайский район) – Башкортстандагы муниципаль район.

Башкортстандың төньяк-көнчыгыш өлешендә, Чиләбе белән Свердловск өлкәләре чигендә урнашкан. Балакатай — республика башкаласыннан иң ерак урнашкан районнарның берсе.

1930 елда Иске Балакатай районы оештырылган, 1933 елда хәзерге исеме бирелгән. Мәйданы — 3037 км². Административ үзәгеЯңа Балакатай авылы, Уфадан 341 км, иң якын тимер юл станциясе Үңкерледән (Чиләбе өлкәсе) 35 км еракта урнашкан.

Халкы — 22,6 мең (2010) кеше (1970 — 27,5 мең; 1979 — 24,9 мең; 1989 — 22,1 мең; 1995 — 23,0 мең кеше). Халыкның уртача тыгызлыгы 1 км²-га 8 кеше. Күпчелек руслар (50,2%) һәм башкортлар (43,2%) яши. Татарлар – халыкның 5% чамасын тәшкил итәләр. Унсигезенче гасыр азакларында урындагы балакатай ыруы башкортлары җирләренә Пермь губернасыннан рус игенчеләре күчереп утыртыла.

Районда барлыгы 46 авыл. Кешеләрнең күбесе (1989 халык исәбен алу буенча) Яңа Балакатай (5,3 мең), Карлыхан (1,7 мең), Ургалы (1,5 мең), Ямаш (1,2 мең) авылларында яши.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1989[3]2002[4]2008[5]2009[6]2010[7]2012[8]2013[9]2014[10]2015[11]2016[12]
21 99922 62321 53621 28520 16919 68419 32919 07918 72218 502
2017[13]2021[14]
18 38917 992

Географик белешмә

үзгәртү

Район территориясе Каридел белән Әй елгаларының түбәнге агымы арасында ята. Диңгез кимәленнән 300—400 м өстә. Ул җирләр елга тугайлары, ерганаклар белән нык кына бүлгеләнгән. Көнчыгыш ягын Уралның көнбатыш битләвендәге алгы сыртлар тезмәсе (Маскары арка, Каравылтау, Сараяк, Аккашка һ.б.) били. Орографик факторлар тәэсире аркасында явым-төшем күләме 550—600 мм-га барып җитә, елы вакыт 90—100 көннән артмый.

Соры һәм каракучкыл соры урман тупрагы, ә көньяк-көнчыгыш өлешендә соры һәм каракучкыл соры тау-урман тупрагы өстенлек итә. Районның 46,8% җирендә катнаш урмандар таралган. Кондыз, чәшке, кама, кыргый җәнлек һәм кош-кортның башка сунар төрләрен һаклау максатында Карлыхан белән Балакатай заказниклары оештырылган. Районда комташ (Яңа Балакатай), кирпеч балчыгы (Атарша), ком, комлы кырчынташ шикелле материаллар катнашмасы, агрономик рудалар: акшар, торф туфы (Акчаган) яткылыклары табылган. Аларның аз гына өлеше урындагы ихтыяҗ өчен кулланыла.

Икътисад

үзгәртү

Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 124,7 мең га (район териториясенең 41,1%), шул исәптән сөрүле җирләр — 84,2 мең га, печәнлекләр — 17,2, көтүлекләр — 23,3 мең га. Авыл хуҗалыгы малчылык һәм игенчелек буенча махсуслашкан, дуңгызчылык үскән, Балакатай май-сыр комбинаты — районда авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүче бердәнбер предприятие.

Урман ресурслары Карлыхан леспромхозы, Ургалы һәм Кадыйр агач әзерләү участоклары тарафыннан файдаланыла.

Транспорт

үзгәртү

Районды транспорт белән хезмәтләндерүдә ике тимер юл станциясе: Үңкерле (район территориясеннән читтә) һәм Ургалы (район территориясендә) катнаша.Үңкерледән Яңа Балакатай авылына автомобиль юлы бара. Яңа Балакатай—Үрге Кыйгы һәм Яңа Балакатай—КарлыханОлы Устьикин автомобиль юлдары районды республика әһәмиәтендәге Уфа—Бөре—Сүлия—Чаткы, Мәсәгуть—Красноуфимск автомобиль магистральләре белән тоташтыра. Ургалы тимер юл станциясендә Уренгой—Чиләбе—Петровск газ үткәргеченең газ кудыру станциясе урнашкан. Яңа Балакатайда аэропорт эшли.

Социаль-мәдәни өлкә

үзгәртү

Районда 38 гомуми белем бирү мәктәбе, шул исәптән 12 урта мәктәп; 1 музыка мәктәбе, 1 ПУ, 21 гомуми китапханә, 42 клуб учреждениесе, үзәк район, 3 участка хастаханәсе бар. Рус һәм башкорт телләрендә «Новый Белокатай» — «Яңы Балакатай» гәзитләре чыга.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. GEOnet Names Server — 2018.
  2. ОКТМО
  3. 3,0 3,1 Всесоюзная перепись населения 1989 года. Численность населения СССР, РСФСР и ее территориальных единиц по полу
  4. 4,0 4,1 Всероссийская перепись населения 2002 года. Численность населения субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более
  5. 5,0 5,1 1.5. Численность населения республики Башкортостан по муниципальным образованиям на 1 января 2009 года
  6. 6,0 6,1 Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, посёлкам городского типа и районам на 1 января 2009 года
  7. 7,0 7,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
  8. 8,0 8,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года
  9. 9,0 9,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. Таблица 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктовРосстат, 2013. — 528 бит
  10. 10,0 10,1 Таблица 33. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года
  11. 11,0 11,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2015 года
  12. 12,0 12,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2016 года — 2018.
  13. 13,0 13,1 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2017 годаМосква: Росстат, 2017.
  14. 14,0 14,1 Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года (по состоянию на 1 октября 2021 года)

Сылтамалар

үзгәртү