Акмәчет
(Aqmäçet битеннән юнәлтелде)
Акмәсҗит белән бутамагыз.
ШТП
|
Акмәчет[9] (укр. Чорноморське, кырымтат. Aqmeçit, Акъмечит) — Кырым ярымутравының көнбатышында урнашкан курорт-бистә. Кырым Республикасына керә. Акмәчет районы үзәге булып тора.
Тарихы
үзгәртү- Каланың беренче кешеләре булып юнанлылар санала. Алар монда б.э.к 4нче гасырда килеп урнашып Калос Лименга нигез салалар.
- Б.э.к. 3нче гасырда кала скифлар кулында була. Тик соңрак бу җирләр ташлап кителә.
- Кырым ханлыгы чорында бу җирдә Акмесджит Лиман каласына нигез салына. Элек монда шулай ук Шәехләр торак пункты да була,ләкин соңрак бу ике торак пункт берләшеп бер шәһәр барлыкка китерәләр.
- Россия империясе чорында бу кала граф Войновичка бирелә.
- 1824 елда кала Новороссийск губернаторы граф Воронцовка күчә.
- 1944 елда каланың исеме Черноморскоега алмаштырыла.
- Бөек Ватан сугышы чорында биредә флот оеша. ССРБ таркалгач флот Украинага күчә.
Халык үзгәреше
үзгәртү- 1926 ел — 1369 кеше (1179 украин, 164 рус, 4 белорус, 3 әрмән, 2 грек, 1 кырым татары)
- 1939 ел — 2512 кеше
- 1989 ел — 11 978 кеше
- 2001 ел — 11 643 кеше
- 2006 ел — 11 000 кеше
- 2011 ел — 10 991 кеше
Туристик айларда биредә халык саны 60-75 мең кешегә җитә.
Һәйкәлләр
үзгәртү- Акмәчеттә Калос Лимен антик торак пункты урнашкан. Аны 1985 елдан өйрәнәләр.
- шәһәр уртасын БВС каһарманнарына куелган һәйкәл бизи.
- 1970 елларда Ленин мәйданында В.Ленинга һәйкәл куела.
- 2006 елда һәлак булга акмәчетле әфганчыларга һәйкәл куела.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Бу торак пункт Русия һәм Украина арасында территориаль бәхәс астында торган Кырым ярымутравында урнашкан. Ярымутрауны фактик рәвештә контрольдә тотучы Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Җөмһүрияте һәм Акъяр федерация әһәмиятендәге шәһәре урнаша; Украина административ-территораль бүленеше буенча, Кырым территориясендә Кырым Автономияле Җөмһүрияте һәм Акъяр махсус статуслы шәһәре урнаша.
- ↑ Русия Федерациясенең административ-территораль бүленеше буенча
- ↑ Украинаның административ-территораль бүленеше буенча
- ↑ Кырым Җөмһүриятенең административ-территораль бүленеше кысаларында
- ↑ Кырым Автономияле Җөмһүриятенең административ-территораль бүленеше кысаларында
- ↑ (укр.) Учетная карточка посёлка на сайте Верховной рады Украины
- ↑ 7,0 7,1 таблица соответствия кодов ОКАТО кодам ОКТМО
- ↑ 8,0 8,1 ОКТМО. 179/2016. Крымский ФО
- ↑ Еш кына татар матбугатында Акмәчет дип бүгенге Симферополь шәһәре атала, Татар Википедиясендә буталыш булмас өчен Симферополь — Акмәсҗит (кырымтат. Aqmescit, Акъмесджит) дип йөртелә.