1 нче мәктәп (Минзәлә)

Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендәге урта гомуми белем бирүче мәктәп
(1нче мәктәп (Минзәлә) битеннән юнәлтелде)

Минзәлә шәһәренең 1нче мәктәбе – гомуми белем бирү муниципаль бюджет оешмасы. Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урнашкан, шәһәрдә иң беренче ачылган мәктәп. Карл Маркс урамы, 77A йорты адресы буенча урнашкан.

1 нче мәктәп
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Минзәлә шәһәре
Урам Карл Маркс урамы
Рәсми веб-сайт edu.tatar.ru/menzelinsk/sch1
Карта

Тарих үзгәртү

1789 елда Ырынбур губернасына караган Ырынбур, Чиләбе, Минзәлә шәһәрләрендә дүрт халыкара белем бирү йортлары ачыла. Унсигезенче гасыр азагында бу учреждениедә 63 укучы белем ала. 1818 елда әлеге мәктәп өяз училищесына әверелә һәм өч еллык уку программасына күчә. Соңрак, мәктәпнең статусы белән исеме үзгәрә. Ул чын училищега әйләнә һәм дүрт еллык уку программасы буенча эш итә башлый. 1909-1910 елларда монда 146 баланы 5 укытучы укыта. Елдан ел укучылар саны артып бара: 1900-1901 елда инде 153 малай белем ала, 1901-1902 уку елында – 162.

Мәктәпнең 1918 елда да эшен дәвам иткәне мәгълүм. Халыкның, ә иң мөһиме – балаларның, аң-белеме булына, мәгърифәт министрлыгына буйсынган мәктәпләрнең өлеше гаять зур. 20 нче гасыр башында бик күп мәктәпләргә нигез салына. Минзәлә районының җирлегенә 14 земский мәктәп эш итә. Аларның рус авылларында урнашуы да кызыклы. Икенче үзенчәлеге булып, аларның Маҗын, Матвеевка, Рус Караны, Сарсаз-тауллары кебек зур авылларында гына түгел, кечкенә авылларда да эшләве. Әлеге авыллар – Зур Ташлиярка, Дәре, Приволье, Кече Ружевка авыллары. Татар авылларында мәдрәсәләр эшләгән. Анда заманына күрә югары дәрәҗәдә белемле мөдәррисләр укыткан.

1860 елның 15 августында кызлар училищесы ачыла. Монда дини белем белән берлектә дөньяви фәннәр дә укытыла: рус теле, арифметика, тарих, география. Кул эшләренә дә өйрәткәннәр. 1875 елда ир балалар өчен прогимназия ачыла. Алабуга, Сарапул, Минзәлә өязе балалары монда белем алалар. Бу мәктәпнең үз җир биләмәләре дә була. Шуңа күрә укучыларга монда үстерелгән җиләк-җимеш, бөртекле культураларны эшкәтергә өйрәнү мөмкинлеге дә туа. Мәктәпнең кечкенә фермасы да була, белем алу белән беррәттән, балалар хуҗалык эшләрен алып барырга да өйрәнәләр. 1906 елда мәктәп өчен махсус тегермән төзелә, пекарня, ашханә һәм һөнәрчелек бүлмәсе ачыла.

1917 елда чиркәү карамагында булган мәктәпләр һәм шәхси мәктәпләр Наркомпроска күчә. Бу мәктәп тугызъеллык мәктәп булып эшли башлый. Соңрак “Колхоз яшьләре мәктәбе”, аннан соң “1нче номерлы мәктәп”кә әйләнә.

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Мәйдан 12/2006
  • Мензелинский край: история и современность/ Сост: Ю.Ю. Юсупов, М.Н.Сафиуллин. – М.: 2006. – 497с.

Тышкы сылтамалар үзгәртү