Ильяс Әүхәдиев

(Әүхәдиев Ильяс битеннән юнәлтелде)

Ильяс Вәккәс улы Әүхәдиевтатар музыканты, дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты.

Ильяс Әүхәдиев
Туган телдә исем Ильяс Вәккәс улы Әүхәдиев
Туган 25 ноябрь 1904(1904-11-25)
Татарстанның Әтнә районы Кече Шәше авылы
Үлгән 1968(1968)
Казан, РСФСР, СССР
Һөнәре эскрипкәче
Җефет Галия Кайбицкая

Ул 1904 елның 25 ноябрендә Татарстанның Әтнә районы Кече Шәше авылында дөняга килә. Бераз яшәгәннән соң, Әүхәдиевлар гаиләсе Үзбәкстанга күченеп яши башлыйлар. Шунда Ильяс Әүхәдиев музыка училищесын тәмамлый, 1931 елдаЛенинградтагы Римский-Корсаков исемендәге дәүләт консерваториясенең эскрипкә бүлеген бетерә. Казанга килеп, Салих Сәйдәшев җитәкчелегендәге Татар дәүләт академия театрның оркестрында эшли, шуның белән беррәттән Казан музыка училищесында укыта.

Оештыру һәм музыкаль таланты Ильяс Әүхәдиевның 19411948 елларда ачыла, бу вакытта ул Татар дәүләт опера һәм балет театрында директор вазифасын башкара. Бик күп танылган музыкаль әсәрләрне сәхнәгә куя: Петр Чайковскийның «Евгений Онегин», Николай Римский–Корсаковның «Царская невеста», «Травиатта», «Риголетто», Фәрит Яруллинның «Шүрәле», Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым», Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Качкын» опералары.

19481968 елларда Ильяс Әүхәдиев — Казан музыка училищесының директоры һәм оркестр бүлегенең җитәкчесе. Аның ярдәме белән училище һәм консерватория базасында симфоник оркестр төзелә.

1991 елдан Казан музыка училищесы Ильяс Әүхәдиев исемен йөртә башлады.

Дирижер 1968 елда вафат була.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү