Әҗдарбәй мәчете

Бакуның тарихи мәчете (Азәрбайҗан)


Әҗдарбәй мәчете (әзери. Əjdərbəy məscidi), шулай ук Зәңгәр мәчет[1], Иттифакъ мәчете[2], Татар мәчете[3]Азәрбайҗан башкаласы Бакуда урнашкан тарихи мәчет.

Мәчет
Әҗдарбәй мәчете
әзери.  Əjdərbəy məscidi
Ил Азәрбайҗан
Шәһәр Баку,
Сәмәд Вургун ур., 76
Координатлары 40°23′09″N, 49°50′16″E
Дин Ислам
Мәхәллә Кавказ мөселманнары идарәcе 
Кайсы дини агымга карый сөнни ислам / шигый ислам
Бина төре манарасы янда урнашкан мәчет
Нигезләнгән 1912 ел
Төзелеш еллары 1912 ел1913 ел
Төп даталар:
1912 ел – төзелеш башлану
1913 ел - төзелеш тәмамлану
Халәте гамәлдә

Тарих үзгәртү

1912 елның 2 мартыннан 1913 елның 3 декабренә кадәр архитектор Зивербәй Әхмәдбәков(рус.) проекты буенча сәнгатькәр Әҗдарбәй Ашурбәков(рус.) (1858―1923) акчасына төзелә. Үзенең архитектура стиле буенча мәчет символик төскә ия. Ул Кәрбәрдәге мәчетне дә, Мәккәдәге Кәгъбәне дә хәтерләтә. Төзелеш барышында мөселман көнчыгышының киң архитектура үрнәкләренә игътибар бирелгән.

Мәчетне төзеткән иганәченең максаты ― шигыйларның һәм сөнниләрнең бер түбә астында гыйбадәт кылуларына, үзара татулыкларына ирешү булган. Мәчет төзелгәндә Канни-тәпә кварталы бер катлы шәхси йортлардан торган. Әлеге гыйбадәтханә, мөселманнарның бердәмлеге символы буларак, башта «Иттифакъ» мәчете буларак билгеле булган.

Зәңгәр мәчеткә революциядән соң яшь дәүләтнең эскадроны урнаша. Бөек Ватан сугышы башлангач, мәчеттә урнашкан эскадронны да фронтка озаталар. Мәчеттә амбар ясыйлар, тегү цехы урнаштыралар. Халык өендә намаз укырга мәҗбүр була[3].

Бакуда иң борынгы һәм иң зур мөселман мәчетләренең берсе булган әлеге мәчет намаз кылу өчен килгән 400 кешене сыйдырган. СССР таркалганнан соң, бу мәчеткә килүчеләр саны шактый арткан. Шул сәбәпле, Кавказ мөселманнары идарәcе мәчетне реконструкцияләү, гыйбадәт бүлмәләре санын арттыру турында карар кабул иткән. Төзәтү эшләре 2007 елда башланып китә. 2010―2011 елларны мәчет Азәрбайҗан Президенты Илһам Әлиев фәрманы белән[4] дәүләт бюджеты акчасына зурайтыла, төзекләндерелә[5][6]. Хәзер ике зур намаз залы бар: элеккесе шигыйлар өчен, яңасы сөнниләр өчен. Реконструкция тәмамланганнан соң биредә 2000гә якын дин тотучы намаз укый ала. Җомга намазларына җыелучы төрле милләт вәкилләренең саны 5 меңнән артып китә. Мәчет янәшәсендә мәҗлесләр үткәрү өчен бөтен уңайлыклары булган аерым бина бар [7].

Зәңгәр мәчет әлегә кадәр Бакуда (һәм Кавказда) шигый һәм сөнни мөселманнар бергә гыйбадәт кыла торган бердәнбер урын булып тора.

Мәчет берничә исем белән аталуга килгәндә, бу да очраклы түгел. Гөмбәзенең төсе буенча «Зәңгәр мәчет» дип атыйлар. Әҗдарбәй Ашурбәков вафатыннан соң, мәчеткә аның исеме өстәлә. Баку татарларының яратып йөргән мәчете булганга, халык теленә «Татар мәчете» исеме белән керә. Мәчеттә азәрбайҗан милләтендәге хәзрәтләр янында һәрчак татар милләтле имам да бар. Сөнниләр имамы, азәрбайҗан милләтеннән Хафиз хәзрәт Аббасов татарча белә: Россиядә дини белем алган, Йошкар-Ола мәчетендә берничә ел имам булып торган, татарча вәгазь укыган[3].

Татар имамнары үзгәртү

  • 1943 елны мәчет мөселманнарга кире кайтарыла һәм ачылу белән татар кешесе ― Мөхәммәтша Мостафа улы Терегулов биредә озак еллар имамлык итә.
  • 1984 елның августыннан 1989 елның декабрена кадәр шәех Габбас хәзрәт Шабан улы Бибарсов (1937―2012) мулла булып тора.
  • Фатих мулла Беландин 20 еллап, вафатына кадәр имам булып тора.
  • 2015 елның сентябреннән Рәшит Таһир улы Җаббаров – Кавказ мөселманнары идарәcе рәисе шәйхелислам Аллаһшөкер Пашазадә тарафыннан рәсми төстә расланган имам.
Эшләү еллары ачыкланмаганнары
  • Каюм Мөбин улы Хөснетдинов (1901―1980) озак еллар имамлык итүче дин әһеле.
  • Абдулла Хөсл(н)етдин улы Заитов (1898―1935)
  • Коръән-хафиз Гарифулла мулла Яруллин (1891―1962)
  • Хәсән Курамша улы Җәлилов (1900―1990) [3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Старые мечети Баку (список). Наш Баку. 2016-07-02 тикшерелгән.
  2. Hacı Əjdərbəy məscidi. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2022-07-09 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Вәсилә Рәхимова. Татар эзле Баку: Татар мәчете, Татар зираты. Татар-Ислам, 30.06.2017
  4. Sərəncam
  5. Sərəncam imzalayıb. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2022-07-09 тикшерелгән.
  6. Məscidin bərpası. әлеге чыганактан 2010-05-28 архивланды. 2022-07-09 тикшерелгән.
  7. İbadətgah. әлеге чыганактан 2016-03-05 архивланды. 2022-07-09 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү