Төп менюны ачу

Әюп Гәрәй, Әюп Мөхәммәтгәрәй улы Гәрәев (1910 елның 22 апреле, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Иске Дөреш1967 елның 5 июле, ССРБ, РСФСР, Пермь) — XX гасырның утызынчы елларында әдәбият мәйданына чыккан шагыйрь. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Сәяси репрессия корбаны.

Әюп Гәрәй
Тугач бирелгән исеме: Әюп Мөхәммәтгәрәй улы Гәрәев
Туу датасы: 22 апрель 1910(1910-04-22)
Туу урыны: Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
Уфимская губ МВД Бенке.jpg Уфа губернасы
Минзәлә өязе, Иске Дөреш
Үлем датасы: 5 июль 1967(1967-07-05) (57 яшь)
Үлем урыны: ССРБ, РСФСР, Пермь
Эшчәнлек төре: язучы, журналист
Иҗат итү еллары: 1927—1967
Юнәлеш: поэзия, проза
Жанр: шигырь, хикәя, поэма
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Буранлы таң» («Азат хатын», 1927)
Бүләкләр: «Батырлык өчен» медале (ССРБ)

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1910 елның 22 апрелендә Уфа губернасы Минзәлә өязе (Татарстанның 1984 елга кадәр Сарман, хәзерге Тукай районы) Иске Дөреш авылында мулла гаиләсендә туган. Әтисе Мөхәммәтгәрәй хәзрәт заманының укымышлы кешесе булган, борынгы сәгатьләрне төзәтү белән мавыккан. Әюп яшьли ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә.

ШәҗәрәсеҮзгәртү

Әюп → әтисе Мөхәммәтгәрәй → бабасы Шакирҗан (?—1913, Куады) → бине Фазлыйәхмәт (Бикләндә гомер иткән) → бине Габделвахит (Нөркәйдә туган) → бине Габдессәлам (Кормаш) → бине Морзапулат → бине Җаналды → бине Җанкилде.

ИҗатыҮзгәртү

1927 елда Алабуга педагогия техникумына (хәзерге КФУның Алабуга институты) укырга керә. «Азат хатын» журналында «Буранлы таң» дигән хикәясе басылып чыга. «Азат хатын» журналының 19261929 елларда җаваплы сәркатибе булып эшләүче Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) Әюпнең шигърияттә өметле егет икәнен тоеп ала һәм аңа әдәбият белән шөгыльләнергә киңәш итә. Такташ фатихасы белән рухланган Әюп Гәрәй татарча чыгучы газета-журналларга шигырьләрен, башка язмаларын юллый, күпчелеге басылып та чыга.

Алабуга педагогия техникумын тәмамлагач, укытучы булып эшли.

Шагыйрь Мансур Крыймов (18981938) чакыруы буенча Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша. Эшеннән аерылмыйча, чит телләр институтында укый. Башкалада шагыйрь булып таныла. Мәскәүдә «Межасыз шигырьләр», «Яз» исемле җыентыклары басыла [1].

Шәхес культы вакытында репрессиягә дучар була.

Бөек Ватан сугышында катнаша. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1945 елның декабрендә «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында «Һөҗүмдә» исемле поэмасы басылып чыга.

1966 елда Татарстан китап нәшриятында «Яз шатлыгы» исемле шигырьләр китабы чыга.

1967 елның 5 июлендә Пермь шәһәре хастаханәсендә вафат. Пермьдә җирләнгән.

Һади Такташ белән шигъри диалогыҮзгәртү

Әюп Гәрәйнең Һади Такташка мөрәҗәгать итеп язган юлларына Һади Такташ «Җавап» шигырен яза.

Әюп Гәрәй:
Урамнардан күпме эзләсәм дә,
Такташ баскан эзләр табылмас.
Ташкын йөрәкләрнең шат җырчысын
Минем кебек беркем сагынмас...
.................Ник язмый ул?

Һади Такташ:
..Ә мин җырлый алмыйм бүгенгене,
Шулай ярты юлда ардыммы,
Зур елларның бөек борылышында
Ыргытылып читтә калдыммы?..
А юк!
Бу тик болай,
Бу тик әле
Алга бару өчен тукталу,
Күтәренке тавыш алган чакта,
Бераз гына туктап тын алу...


ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997 ел, 72нче бит.
  2. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2000.
  3. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: «Яз» нәшрияты, 2017 ел, 59-61нче битләр. ISBN 978-5-95-00696-1-1

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү