Әхмәтгази Баемов

Баемов Әхмәтгази Хаммат улы — (1876, Ырынбур губернасының Югары Урал өязе Баем авылы (хәзерге Башкортстан Республикасының Баймак районы) — 17.11.1964, шунда ук) — дин әһеле, башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе.

Әхмәтгази Баемов
Туган 1876
Ырынбур губернасы, Ырынбур янарал-гөбернатырлыгы[d], Россия империясе
Үлгән Баймак районы, СССР
Һөнәре дин хадиме

Биографиясе үзгәртү

Баемов Әхмәтгази Хаммат улы 1876 елда Ырынбур губернасының Югары Урал өязе Баем авылында (хәзерге Башкортстан Республикасының Баймак районы) туган.

Әхмәтгази Баемов Муллакай мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Аннары Темәс авылында, Орск шәһәрендә укый. Әхмәтгази Баемов гарәп, фарсы, үзбәк, таҗик, казакъ, татар һәм башка төрки телләрне бик яхшы белә. Укымышлы кеше буларак, бай китапханәгә ия була.

1898 елдан башлап туган авылында мәдрәсә мөдәррисе була. Мәдрәсә ябылганнан соң, мәктәптә балаларга белем бирә.

Әхмәтгази Баемов 1917 елның 20-27 июлендә Әхмәтзәки Вәлиди рәислеге астында үткән беренче башкорт корылтае делегаты була (кара: Бөтен башкорт корылтайлары). Анда Башкортстан автономиясе турында мәсьәлә дә карала. Ә 1917 елның 15 ноябрендә Башкортстан Хөкүмәте игълан ителә. Декабрьнең 8-20ләрендә 3-нче башкорт корылтае бу карарны законлаштыра. Бу мөһим җыелышларда Әхмәтгази Баемов делегат булып катнаша. Баемов Әхмәтгази Хаммат улы Әхмәтзәки Вәлиди белән якыннан таныш була. Башкортстан Хөкүмәтенең беренче башкаласы Темәстә булганлыктан, Зәки Вәлиди еш кына Баем авылында була һәм анда фикердәше Әхмәтгази Хаммат улы Баемовларда туктый. Башкортстан Хөкүмәте Темәстә булган чорда Әхмәтгази Баемов Әхмәтзәки Вәлидинең тапшырган эшләрен башкара, милли-азатлык хәрәкәтендә актив катнаша. 1920 ел башында коммунист авылдашларын Х. Г. Унасов отряды тарафыннан атылудан йолып алып кала.

Башкорт Хөкүмәтенә ярдәм иткән өчен, Әхмәтгази Баемов 1928 елда кулга алына һәм 1934 елга кадәр Уфа төрмәсендә җәфа чигә.

Иреккә чыккач, 30 нчы елларда колхозда эшли. Бер үк вакытта мулла вазифасын башкара. Күрәзәчелек сәләтенә ия була, кешеләрне дәвалый. М. Акмулла һәм Р. Ф. Фәхретдинов белән таныш була, аларның реформаторлык идеяләрен уртаклаша.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү