Әсәрләр (Кәрим Җаманаклы)

китап (2005, Алабуга, Россия)


«Әсәрләр» ― кырымтатар язучысы һәм әдәбият белгече Кәрим Җаманаклының (Кәрим Рәшид улы Рәшидов, 1905―1965) Алабугада АДПУ (КФУ Алабуга институты) нәшриятында 2005 елда нәшер ителгән, шигырьләре, гыйльми мәкаләләре һәм хатирәләре тупланган җыентыгы. Җыентыкны төзүче, әсәрләрне кырымтатар теленнән тәрҗемә итүче һәм кереш мәкалә авторы ― филология фәнннәре докторы, профессор Әлфинә Сибгатуллина.

Әсәрләр

Автор:

Кәрим Җаманаклы

Жанр:

тупланма

Оригинал теле:

татар, рус

Тәрҗемәче:

Әлфинә Сибгатуллина

Бизәү:

Рәбис Сәлахов

Нәшер итүче:

АДПУ нәшрияты

Чыгарылыш:

2005 ел

Битләр:

206

ISBN:

ISBN 5-9662-0007-6

Тарих үзгәртү

 
Кәрим Җаманаклы

1930-еллар башында Кәрим Рәшид улы Рәшидов Кәрим Җаманаклы исемле шагыйрь буларак таныла. Шигырьләре Кырымның «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталарында, «Иләри» (Алга) журналында басылган.

Басылган китаплары үзгәртү

1927 елда «Азатлык җырлары» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Язучылар берлегенә кабул ителә. Фәнни һәм фәнни-методик хезмәтләренең исемлеге 1929 елдан башлана. «Вопросы просвещения» (Кырым) журналында мәктәп пионер оешмасы эшчәнлеге мәсьәләсен яктырткан фәнни мәкаләсе чыга.

  • 1930 елда ― Учебник для малограмотных. Крымгосиздат
  • 1932 елда ― Рабочая книга по грамматике и литературе. Крымгосиздат
  • 1933 елда ― Әдәбият дәреслеге. Крымгосиздат
  • 1939 елда ― Балаларга Ленин хакында (шигырь китабы).
  • 1940 елда ― Ана җырлары.
  • 1940 елда ― Кыска җырлар һәм такмаклар (Симферополь).
  • 1940 елда ― Кырымтатар әкиятләре (Симферополь).
  • 1958 елда ― Муса Җәлил ― Ленин премиясе лауреаты (Казан: ТКН)
  • 1959 елда ― Татар халык әкиятләре (Ташкент, Р. Тинҗәров, Ю. Болат белән бергә).
  • 1966 елда ― Кырымтатар халык авыз иҗаты үрнәкләре (Казан: ТКН).
  • 1966 елда ― Галимҗан Ибраһимов хакында истәлекләр (Казан: ТКН).
  • 1973 елда Ташкентта Гафур Голәм исемендәге әдәбият һәм сәнгать нәшриятында кырымтатар телендә «Дусларыма» исемле җыентыгы чыккан. Кечкенә күләмле (60 бит) шигырь тупламасын кырымтатар әдәбияты классигы Әшрәф Шәмизадә (кырымтат. Eşref Şemi-zade, 1908―1978) төзегән. Нигездә, бу китапка К. Җаманаклының 1927―1944 елларда язган шигырьләре кертелгән. «Дусларыма» җыентыгына кергән шигырьләрендә төп идея ― совет кешесенең ватанга булган мәхәббәте, киләчәккә зур өмет.
  • һ. б. китаплары

«Әсәрләр» җыентыгы (2005) үзгәртү

Кәрим Рәшидов 1965 елның 1 августында Алабугада вафат була. ТАССР язучылар берлеге Эдуард Касыймов, Тәлгат Галиуллин һәм кырымтатар телен дә белгән Әхмәт Гадел составында Кәрим Җаманаклының иҗат мирасын туплау комиссиясен төзи. Кызлары Фәридә (Быкова), Нурия (Эмирсуинова) бар булган материалны, хатларны, истәлекләрне Ә. Гаделгә тапшыра. Күп төрле сәбәпләр аркасында бу җыентык әзерләнеп бетмичә кала.
Тәлгат Галиуллин:

Бер мәлне без шагыйрь Әхмәт Гадел белән аның (Җаманаклының) шигырьләрен, тәнкыйть мәкаләләрен сайлап алып, Казан шивәсенә тәрҗемә итеп, бастырып чыгару хыялы белән дә янып йөргән идек. Башкарган эшебез дә байтак иде. Әмма, кызганычка каршы, йомгакның ахырына җитә алмадык[1].

Ә. Гадел, Җаманаклы мирасын югалтмыйча саклап, күпмедер күләмдә эшкәртеп, ничә еллар узганнан соң, Алабуга дәүләт педагогия институтына тапшыра. АДПИ профессоры Әлфинә Сибгатуллина К. Җаманаклы турында яңа материаллар эзләү, биографиясен төгәлләштерү, аның Мәскәү, Ташкент, Симферополь һ. б. шәһәрләрдә басылган хезмәтләрен, әдәби әсәрләрен эзләү белән шөгыльләнә. Нәтиҗәдә, әлеге җыентык 2005 елда Алабуга дәүләт педагогия университетының Гыйльми советы карары буенча (беркетмә № 1 22.09.2004), Алабугада АДПИ нәшриятында дөнья күрә[2]. Җыентыкны төзүче, әсәрләрне кырымтатар теленнән тәрҗемә итүче һәм кереш мәкалә авторы – филология фәнннәре докторы, профессор Әлфинә Сибгатуллина. Мөхәррир ― Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Әхмәт Гадел. Бәяләүчеләр ― Азәрбайҗан ФА Фольклор институты бүлек мөдире, филология буенча фәлсәфә докторы доцент Агаверди Хәлил(азәр.); Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, АДПУ професооры Наип Лаисов.

Эчтәлек үзгәртү

Төзелеше ягыннан китап түбәндәгечә корылган: беренче бүлектә Кәрим Җаманаклы шагыйрь буларак тәкъдир ителә. Икенче бүлек аның гыйльми мәкаләләреннән гыйбарәт. Өченче бүлектә исә истәлекләр урын алган[2].

  • Кереш сүз. Кырым бакчасыннан өзелгән гөл (авторы Әлфинә Сибгатуллина).
  • Беренче бүлек. Шигырьләр (татар һәм рус телләрендә): Алабуга – Җаманак. Телим, әлбәттә! Дусларыма. Егетлек даны. Нинди тын. Болгарлар. Хөрмәтем зур Казанга. «Тукай» поэмасыннан. Кара диңгез кырыенда. Кипарис турында баллада. Кем уйлаган. Баллада о кипарисе. Море. Первое радио в ауле.
  • Икенче бүлек. Фәнни язмалар:
Кырым татар әкиятләре
Тукай, Сабир һәм Туктаргазый.
Тукай ― шигърият йолдызы ул.
Тарас Шевченко и татарская литература.
Тугайбәй хакында поэма (XVII гасыр кырымтатар әдәбиятына караган материаллардан).
Гомәр Ипчи (Алкедай)
  • Өченче бүлек. Хатирәләре:
Кырым аның әдәби Ватаны булды (1936 елның көзендә Ялтада Галимҗан Ибраһимов янына бару турында).
Кави Нәҗми телеграммасы.
Ике галим арасында беседа башланып китте (Г. Ибраһимов белән Г. Нигъмәти).
Безгә Гыйльми үзәк кирәк.
Гыйлемсез, белемсез тик бер талант кына җитәрлек түгел.
Без Казанда.
Шамил Усманов безнең янда.
Әдипләр һәм галимнәр дөньясында.
  • Нурия Эмирсуинова (кызы). Алабугада яшәп эшләде.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Тәлгат Галиулллин. Замана балалары. К.: ТКН, 1993, 20, 105нче бит. ISBN 5-298-00369-9
  2. 2,0 2,1 Әлфинә Сибгатуллина. Кырым бакчасыннан өзелгән гөл. // Кәрим Җаманаклы. Әсәрләр. Алабуга: АДПУ нәшрияты, 2005, 6-28нче бит. ISBN 5-9662-0007-6