Әмир Галиәскаров
Әмир Галиәскаров, Әмир Марат улы Галиәскаров (рус. Амир Маратович Галиаскаров, 1991 елның 26 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― кино һәм видеопродакшнда эшләүче режиссер, композитор, оператор, сценарист, актер. 2009―2023 еллар эчендә төрле жанрдагы (драма, кыска метражлы фильм, документаль фильм) 23 фильмны төшерүдә катнашкан (режиссер буларак 7, композитор буларак 5, оператор буларак 5, сценарист буларак 2, актер буларак 1 фильм) [1]. Татарстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы[2].
Әмир Галиәскаров | |
Туганда бирелгән исеме: |
Әмир Марат улы Галиәскаров |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: |
кинорежиссер, композитор, актер, сценарий авторы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: |
2009―х. в. |
Амир Галиаскаров |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1991 елның 26 маенда Казанда катнаш гаиләдә туган: әтисе ― татар, әнисе ― рус милләтеннән. Немец теле тирәнтен өйрәнелүче рус мәктәбендә укыган[3].
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Кино һәм телевидение институтын «кино режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган, квалификациясе ― һәвәскәр киностудия җитәкчесе, укытучы (2013) [4].
Фильмография
үзгәртү2009 елда «Орлы» (Бөркетләр) драмасында (режиссеры Рамил Төхфәтуллин) кондуктор ролендә төшкән[5][6].
2011 елда кыска метражлы (13 минутлык) «Кояш җиле» (Солнечный ветер) фильмын төшерә[7].
2014 елда кыска метражлы (23 минутлык) «Кайтаваз» (Эхо) фильмында (режиссеры Алисә Галиева) композитор, оператор, сценарий авторы (Алисә Галиева белән бергә) буларак катнаша[8]. Әлеге фильм ― Парижда узучы «Когда русские любят» фестиваленең конкурс программасында катнашучы (2016).
2014 елда документаль, кыска метражлы (8 минутлык) «Болгар» фильмында (режиссеры Рөстәм Рәшитов) композитор буларак катнашкан[9].
2014 елда кыска метражлы (12 минутлык) «Желание» (Теләк) фильмында (режиссеры Алисә Галиева) оператор буларак катнашкан[10].
2017 елда Рамил Фазлыев белән бергә үзенең беренче тулы метражлы (2:01:00) «Мулла» фильмын төшерә (продюсеры Миләүшә Айтуганова, Марат Әхмәтшин)[11].
2017 елда «Халима» (Хәлимә) драмасын төшергәндә (режиссеры Юлия Захарова) оператор буларак катнашкан[12].
2018 елда режиссер буларак кыска метражлы (0:26:00) «Отчий дом» (Ата йорты) документаль фильмын төшерә (Насур Юрушбаев белән бергә)[13].
2018 елда ТР мәдәният министрлыгыннан кыска метражлы (16 минутлык) «Волчий Яр» (Бүре Чокыры) драмасын төшерү өчен грант ота. Режиссер буларак 2019 елда әлеге фильмны төшерә һәм композитор буларак та катнаша[14]. Фильм ТР Мәдәният министрлыгы грантына бер миллионга төшерелгән[15].
2019 елда «Вопреки» (Бернигә карамастан) драмасында (режиссеры Наил Хәйретдинов) операторлар һәм композиторларның берсе буларак катнашкан[16].
2019 елда татар-үзбәк «Сөмбел» фильмы (режиссёрлар: Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев) операторларының берсе була[17].
2021 елда режиссер буларак үзенең икенче тулы метражлы (1:16:00) фильмын: «Без – 41 нче ел балалары» драмасын төшерә (халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча; продюсеры Миләүшә Айтуганова)[18].
2021 елда «Сансара» фильмында (режиссеры Наил Хәйретдинов) композиторларның берсе буларак катнаша[19].
2022 елда өченче тулы метражлы фильмын «823-й километр» (823 нче километр) төшерә (Әмирхан Еникинең өч хикәясе буенча; Ирек Хафизов белән тандемда)[20][21].
Уңышлары
үзгәртү- 2019 ― XV Казан мөселман киносы фестивале кысаларында узган халыкара питчинг җиңүчесе ― Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр», «Болганчык еллар» әсәрләре буенча куелачак «Сафа һәм Саҗидә» фильмы сценарий авторы буларак[22][23].
- «Без – 41 нче ел балалары» фильмы Казанда узган мөселман киносы фестивалендә тамашачылар симпатиясе призын ала[24].
- 2022 – Әмир Галиәскаровның «Алюминиевая лихорадка» (Алюминий бизгәге) эше Казанда узган «Время кино» (Кино вакыты) төбәк кинопроектлары питчингында җиңгән[25].
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Амир Галиаскаров: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск
- ↑ Список членов Союза Кинематографистов Татарстана. Татаркино
- ↑ Рустем Шакиров, Рамиль Гали. Амир Галиаскаров: «В Москве сказали – лучше бы тебя звали Саша». Татар-информ, 24.03.2024
- ↑ Галиаскаров Амир Маратович(үле сылтама)
- ↑ Амир Галиаскаров - режиссёр, композитор, оператор, сценарист, актёр. kinorium.com
- ↑ Орлы, 2009 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Солнечный ветер (2011) — актеры и съемочная группа. Кинопоиск
- ↑ Эхо, 2014 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Болгар, 2014 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Желание, 2014 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Мулла, 2018 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Халима, 2017 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Фильм Отчий дом (Россия, 2018). Афиша-Кино
- ↑ Волчий Яр, 2019 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Короткометражка Амира Галиаскарова «Волчий яр». «Реальное время», 27.05.2023(рус.)
- ↑ Вопреки, 2019 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Сумбуль (2021). kino-teatr.ru
- ↑ Мы — дети 41-го года, 2021 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Сансара (фильм, 2021)
- ↑ 823-й километр, 2023 — описание, интересные факты. Кинопоиск
- ↑ Фильм «823-й километр» ВКонтакте
- ↑ Новости и события Казанского международного фестиваля мусульманского кино. kazan-mfmk.com, 25.04.2019(рус.)
- ↑ Победителем международного питчинг, который прошел в рамках XV Казанского фестиваля мусульманского кино, стал режиссер из Татарстана Амир Галиаскаров. Министерство культуры Республики Татарстан ВКонтакте, 27.04.2019
- ↑ Радиф Кашапов. Короткометражка Амира Галиаскарова «Волчий яр». «Реальное время», 27.05.2023(рус.)
- ↑ Казанский кинопроект «Алюминиевая лихорадка» победил на питчинге «Время кино». 2024 елның 25 март көнендә архивланган. Официальный портал Казани, 12.12.2022
Сылтамалар
үзгәртү- Амир Галиаскаров: фильмы, биография, семья, фильмография. Кинопоиск
- Кинорежиссёр Амир Галиаскаров (видео 4:52). Здравствуйте – ТНВ, 14.02.2018
- Рустем Шакиров, Рамиль Гали. Амир Галиаскаров: «В Москве сказали – лучше бы тебя звали Саша». Татар-информ, 24.03.2024