Татарстан Кинематографистлар берлеге
Татарстан Кинематографистлар берлеге (рус. Союз кинематографистов Татарстана), рәсми исеме «Татарстан Республикасы Кинематографистлар берлеге» иҗтимагый оешмасы ― «Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы төбәк бүлекчәсе (рус. Общественная организация «Союз кинематографистов Республики Татарстан» ― региональное отделение общероссийской общественной организации «Союз кинематографистов Российской Федерации» Республики Татарстан, СК РТ) ― кинематографистларның үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территориясендә алып баручы республика һөнәри иҗади берләшмәсе. «Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге» иҗтимагый оешмасының мөстәкыйль төбәк бүлекчәсе булып тора, юридик зат хокукларына ия.[1]
Татарстан Кинематографистлар берлеге | |
Тармак | кинематограф |
---|---|
Нигезләнү датасы | 21 гыйнвар 1981 |
Нигезләүче | КПССның Татарстан өлкә комитеты |
Җитәкче | Илдар Ягъфәров |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан һәм Идел буе федераль округы |
Әгъзаларның эшчәнлек төре | кинематографист[d] |
Ана ширкәт | Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы |
Штаб-фатирының урнашуы | Совет районы, Казан, Россия |
Адрес | 420061, Россия, Татарстан респ. Казан шәһ., Пётр Алексеев ур., 3 йорт |
mailto:soyzkinort@mail.ru | |
Рәсми веб-сайт | unikino-rt.ru |
Максатлары
үзгәртүБерлек үз әгъзаларының махсус, авторлык, арадаш һәм хезмәт хокукларын, интеллектуаль милек һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклый, аларга иҗади эшчәнлек шартларын булдыруда һәм яхшыртуда ярдәм күрсәтә.
Бурычлары
үзгәртү- Яңа идеология формалаштыру.
- Кинематографистлар берлегенә карата җәмәгатьчелекнең уңай фикерен формалаштыру.
- Хәзерге кинематографның барлык жанрларында конкурентлыкка сәләтле фильмнар булдыру һәм прокат ярдәме.
- Татарстан кинематографистларының киләчәктә хәзерге буынны лаеклы алыштыра алачак яңа буынын тәрбияләү.
- Татарстанда кинематографны үстерү өчен матди-техник һәм мәгълүмати нигез булдыру һ.б.[2]
Тарих
үзгәртүТатарстан АССР Кинематографистлар берлеге 1981 елның мартында оештырыла. Казан кинохроника студиясенең (Мордва АССР, Чуашстан АССР, Башкортстан АССР, Мари АССРдагы корпунктлары белән) берничә дистә еллык эшчәнлеге һәм Казан телевидениесендә 25 ел фильм төшерү тәҗрибәсе моңа ныклы нигез була.
Бу вакытка Казан кинохроника студиясе һәм республика телевидениесе меңнән артык документаль, фәнни-популяр, техник-пропаганда, уку һәм реклама фильмнары һәм киножурналлар чыгарган, аларның күбесе Бөтенсоюз һәм зона кинофестивальләре дипломнары белән бүләкләнгән һәм чит ил тамашачысы өчен сатып алынган.
Шул ук елларда тулы метражлы нәфис фильмнарның 1200 милли варианты татар, башкорт, чуаш, мари һәм удмурт телләренә һәм мең ярым киножурнал татар һәм чуаш телләренә дубляжланган.
Татарстан кинематографистларының иҗади өлгерүенең төп күрсәткечләренең берсе — аларның әсәрләренең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуы, кино- һәм телеэкраннарга чыкканнан соң алган резонансы була.
1975 елда Идел буе кинематографистлар берлегенең Казан зонасында 8 әгъза булса, 1981 елга аларның саны 25 кә җитә. Алар арасында: 9 кинорежиссер, 8 кинооператор, тавыш операторы, 6 кино белгече һәм кинодраматург һәм кино җитештерүне оештыручы булган. Берлек әгъзалары булып РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Идел буе автономияле республикаларының 14 атказанган мәдәният хезмәткәре, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе лауреатлары торган.
Татарстан АССР Кинематографистлар берлеген булдыруга җитди адымнар ясала. 1978 елның июнендә КПССның Татарстан өлкә комитеты СССР Кинематографистлар берлеге рәисе Л. А. Кулиджановка хат җибәрә, анда, аерым алганда, болай дип әйтелә:
КПССның Татарстан өлкә комитеты сездән Казанда СССР Кинематографистлар берлеге бүлекчәсен булдыру мәсьәләсен карауны сорый. Хәзерге вакытта бездә кинематографистлар берлегенең 17 әгъзасы бар, тагын 10 кеше берлекнең Идел буе бүлеге тарафыннан кабул ителгән. Республиканың кинематографистлар рәтен тулыландыру өчен яхшы базасы бар. Казанда 150 кеше эшләүче кинохроника студиясе һәм телевизион студия гамәлдә. Киностудиябез – документаль фильмнар һәм киножурналлар булдырудан тыш, ел саен СССР халыкларының 5 теленә 70 нәфис фильм вариантын дубляжлаучы илдә бердәнбер киностудия. Дубляжга Идел һәм Урал буе республикаларының милли театрларының 150 артисты җәлеп ителә. Моннан тыш, республиканың 9 театрында илнең төрле студияләрендә нәфис фильмнарда төшкән 30га якын артист эшли. Бүлекчә булдыру безнең ике студиягә дә республиканың башка иҗат оешмалары белән элемтәдә нәтиҗәлерәк эш алып барырга мөмкинлек бирер иде. Татарстанда РСФСРда 150дән артык әгъзадан торган иң эре Язучылар берлеге, 70кә якын әгъзадан торган Рәссамнар берлеге, 35 әгъзадан торган Композиторлар берлеге эшли. 1975 елдан Казанда Совет кино сәнгатен пропагандалау Бөтенсоюз бюросының өлкәара бүлеге эшли. Әйтелгәннәрне исәпкә алып, Казанда СССР Кинематографистлар берлеге бүлекчәсен булдыру мәсьәләсен хәл итүне сорыйбыз |
1980 елның 25 декабрендә СССР Кинематографистлар берлеге идарәсе секретариаты карар чыгара: «Казанда СССР Кинематографистлар берлеге бүлекчәсен булдыруны максатка ярашлы дип санарга».
КПССның Татарстан өлкә комитеты бюросының 1981 елның 21 гыйнварындагы карары белән әлеге тәкъдим кабул ителә.
ТАССР кинематографистларының I съездын әзерләү һәм үткәрү өчен ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан кинохроника студиясе директоры И. Н. Алексеев җитәкчелегендә оештыру бюросы раслана. Кинематографистларның беренче съездында берлекнең идарәсе һәм ревизия комиссиясе һәм Берлекнең беренче секретаре итеп Игорь Николаевич Алексеев сайлана.[3]
1990 елның маенда СССР Кинематографистлар берлеге идарәсе Татарстан кинематографистларының республика берлегенең союздаш республикалар кинематографистларының иҗади оешмалары белән тиң хокуклы статусы турында карар кабул итә.
1991 елда Татарстан Кинематографистлар берлеге идарәсе карары белән Виктор Эдуард улы Деринг җитәкчелегендәге «Экран» эстрада оркестры Татарстан Кинематографистлар берлеге джаз-оркестры итеп үзгәртелә. Шулай итеп, атаклы оркестр сакланып калына. 1991 елның 27 августында музыкаль коллективка Татарстан Республикасы дәүләт кинематография оркестры статусы бирелә.
Татарстан Кинематографистлар берлеге каршында төрле елларда «Таткиноүзәк» иҗат берләшмәсе, «Таткиновидеоүзәк», «Мизгел» документаль фильмнар студиясе эшли.
2016 елның 17 мартында ТР Кинематографистлар берлегендә яшьләр секторы оештырыла.[4]
2016 елда Татарстан Кинематографистлар берлегенең 35 еллыгына беренче тапкыр аның сайты булдырыла (http://www.unikino-rt.ru/ )
Бина
үзгәртү2016 елның сентябрендә Никита Михалков тәкъдиме белән ТР мәдәният министрлыгы Россия кинематографистлар берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе офисы өчен Казанда Петр Алексеев урамындагы (3нче йорт, 1нче корпус) бинаны бирә. 160 кв. метрлы бинада ремонт ясала, 50 урынлык кинозал барлыкка килә.[5][6]
Шәхесләр
үзгәртүБерлек рәисләре
үзгәртү- 1981—1985 елларда — ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Игорь Николаевич Алексеев.
- Ундүрт ел дәвамында ТАССР (ТР) Кинематографистлар берлеге идарәсе рәисе булып ТАССР һәм РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе кинорежиссер Харис Фәсхи улы Фәхретдинов (1935-) тора. Күп еллар рәттән ул Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе әгъзасы, 2000 елдан башлап гомеренең ахырына кадәр Россия Милли кинематография сәнгате академиясе академигы була.
- Төрле елларда Берлек идарәсе рәисе булып ТАССР һәм РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе кинорежиссер Наил Камил улы Вәлитов (1941-), ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе кино тәнкыйтьчесе Роберт Иванович Копосов (1938-) һәм Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе кинооператор Юрий Константинович Гвоздь (1949-) эшли.
- 2008—2015 елларда — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе кинорежиссер Илдар Заһит улы Матуров (1964).[7]
- 2015 елдан — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе кинорежиссер Илдар Рәшит улы Ягъфәров.[8]
Аерым танылган әгъзалары
үзгәртү- Шулай ук карагыз: Төркем:Татарстан кинематографистлары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Устав Союза кинематографистов Татарстана
- ↑ Основные задачи деятельности Союза кинематографистов Республики Татарстан
- ↑ История Союза кинематографистов Татарстана
- ↑ Молодежный сектор Союза кинематографистов РТ ВКонтакте
- ↑ Ольга Голыжбина. Ильдар Ягафаров: С дилетантами в кино нужно просто бороться! «Идель», 19.03.2019
- ↑ Марат Ишкильдин. В Казани открылось новое здание Союза кинематографистов Татарстана. Татар-информ, 5.03.2021
- ↑ Айсылу Кадырова. Съезд Союза кинематографистов РТ: две пьянки в год — недостаточно. «Вечерняя Казань», 03.12.2015(рус.)
- ↑ Председателем союза кинематографистов РТ переизбрали Ильдара Ягафарова. Бизнес-Онлайн, 4.12.2019(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Рәсми сайт
- Елизавета Чеботарева. «Под лозунгами международных проектов снимается примитивное кино, именуемое татарским!» Бизнес-Онлайн, 28.12.2020(рус.)
- Союз кинематографистов Республики Татарстан. Татцентр.ру(рус.)