Һинд динендә Ганга

Һинд динендә Ганга елгасы изге (бхакти) дип санала һәм шәхес буларак Ганга (Gaṅgā) Алиһәсе сурәтендә чагыла. Һинд дине тарафдарлары аңа табыналар, алар елгада коену барлык гөнаһларны бетерә, мокшаны (яшәү һәм үлем циклыннан азат ителүне) җайлаштыра һәм Ганганың суы бик чиста дип ышаналар. Дини сәфәр кылучылар туганнарының көлләрен Гангага сибәләр, бу аларның рухларын мокшага якынайта дип санала.

Һинд динендә Ганга
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ире яки хатыны Шантану[d]
Балалар Бхишма[d]
Телгә алынган хезмәтләр Маһабһаратам
 Һинд динендә Ганга Викиҗыентыкта
Ганга Дэви. Дэванагари язуы белән:गंगा яки गङ्गा. Ганга Һинд динендә 7 иң изге елгаларның берсе булып тора. Яшәү урыны: Брахма, Вишну, Кайлаш, Ганготри. Мантрасы: Ом Гангайаи Намаһа. Ире: Шантану. Балалары: Бхишма һәм Нармада. Фестивальләр: Ганга Дуссехра, Ганга Дҗаянти һәм Навратри. Сугыш коралы: өч япьле сөңге, диск һәм калаша. Атлана торган хайваны: Макара. Башка исемнәре: Бһайгиратхи, Җаһнави, Никита, Җааһнуканья, Саптешвари, Сурешвари, Бхагвати, Урвиджайя, Читраани, Тридхара, Бхаагиратхи, Шубра, Вайшнави, Вишнупади, Бхагватпади, Трипатхага, Пайошника, Махабхадра, Мандаакини, Мегһна, Мегһал, Гангика, Ганге, Гангешвари, Алакнанда. Ганг елгасы Алиһәсе. Әти-әнисе: Химаван һәм Менавати. Туганы: Парвати.
Бареиллидан Ганга поты, Уттар-Прадеш, Һиндстан, безнең эраның 5-енче гасыры.

Ганга ярлары буенда берничә урын Һинд дине тарафдарлары өчен изге дип санала, болар арасында Ганготри, Хардвар, Аллаһабад, Варанаси һәм Колкатада Калигат Кали Гыйбадәтханәсе. Таиландта Лой Кратонг фестивале вакытында, яхшы бәхет һәм гөнаһларны (негатив нәтиҗәләргә китерә торган әхлакый каноннарны бозып тискәре карма барлыкка китерә торган гамәлләр, Санскрит телендә:папа) юу өчен Гаутама Будда һәм Ганга Алиһәне олылап сулыкларга шәмнәр белән салчыклар җибәрелә.

Иконографиясе

үзгәртү

Ганга мелодик, бәхетле, сөт бирә торган сыер, мәңге саф, яктылык балкый торган, балык тулы тән, күзгә рәхәт китерә торган, бәйгеләрдә таулар өстеннән сикерә торган, су һәм бәхет бирә торган ятак, һәм иганәченең барлык тормышларга дусты булып тасвирлана.
Хәтерләп булмаган вакытлардан бирле Ганга Елгасы Һинд дине тарафдарлары тарафыннан елгаларның иң изгесе булып санала. Ганга шулай ук Алиһә шәхесе буларак таныла һәм Ганга Алиһәсе буларак аңа табыналар. Ул Һинд дине пантеонында әһәмиятле урын алып тора. Ганга аксыл тәнле хатын дип тасвирлана, ул ак таҗ кия һәм крокодилда утыра. Ул уң кулында ак лилия тота һәм сул кулында лютняны тота. Дүрт куллап белән күрсәтелгәндә ул су чүлмәге, лилия, тәсбихны һәм бер кулын яклау рәвешендә күрсәтә. Риг Ведада Ганга турында искә алына, әмма аның турында күбрәк Пураналарда әйтелә.
Ганга дүрт куллы итеп яки крокодилга атланган килеш яки крокодиллар белән әйләндереп алынган килеш тәхеттә утырган итеп сурәтләнә. Маха Вират-рупаның бер иконографиясендә ул амрита чүлмәген, тәсбихны, лотосны яки шивалинганы тоткан килеш һәм бер кулы Варада мудрада итеп сурәтләнә. Ул башкача итеп сурәтләнергә мөмкин, ул бары тик калашаны (яки аның урынына 2 лотос) һәм лотосны тоткан килеш, һәм башка ике кулы варада һәм абхайя мудрада итеп сурәтләнә. Башкасында ул калаша, өч япьле сөңге, шивалинга тоткан итеп һәм бер кулы Варада мудрада итеп сурәтләнә.
Башка аеруча Бенгалиядә мәшһүр сурәт аны Кабырчык (шанкха), чакра (диск), лотос чәчәге тоткан итеп һәм бер кулы Абхайя мудрада, һәм Калашадан изге суны агызган килеш сурәтли.

Ваханасы буларак крокодил яки Макара

үзгәртү

Брахма Вайварта Пуранада Ганга илаһи транспорт чарасы белән сурәтләнә - Макара, крокодил башы белән һәм дельфин койрыгы белән хайван белән сурәтләнә. Крокодилның мәгънәле символлары бар. Крокодил безнең җир-су хайваны баш миен чагылдыра һәм без каршылаган проблемаларда куркуны үстерер өчен интеллектны куллануыбызны күрсәтә. Алиһә куркуы белән очраша гына түгел, ул аны бөегрәк үсеш, көч һәм матурлык юлында атлану чарасы итеп куллана. Курку ул хакыйкатькә якынлашыр өчен табигый реакция булып тора. Бу вахана үз концепцияләр, үз-үзеңне тотыш, хәлләрне үстерү һәм җимерү һәм аның иң олы формасына һәм иң олы хакыйкатькә якынлашу өчен символик булып тора. Бу әйберләрне бүтән иң олы максатка ирешү өчен хезмәт итми торган өлешләрдән арындыру өчен селкетеп яңа әйберләрне беркетү кебек.
Үз ваханасы аша Ганга мәсьәләне мөгезләреннән алу хасиятен күрсәтә, бу крокодил корбанын елга ярларыннан алган кебек, ул корбан мәсьәләсен түбәнрәк су агымы тормышына ала шуннан соң аны мәсьәлә юнәлешен югалтканчы әйләндерә - һәм чишелешне күрә. Крокодил йомыркалары кеше тәкъдирен күрсәтә. Җир-су хайванына елга ярларында оя ясар өчен күп вакыт китә, һәм ул аларда йомырка сала. Шуннан соң алар яңадан китәләр, маташудан һәм балаларның тууын күрергә көтеп зарыгудан һафалануын күрсәтмичә. Илаһи сезнең өчен шуны эшли. Сезнең тууыгыз сезнең карма булырга мөмкин, әмма шунда Сез тормыш елгасында йөзәргә каласыз һәм билгелесезлекләр буларак сынаулар һәм бәлаләр аша узасыз.

Риваять

үзгәртү

Бхагавата Пурана Ганганың тууына тасвирлый. Текст буенча, бер инкарнациясендә Вишну Ваман буларак Асура Патшасы Махабалиның корбан аренасында пәйда булган. Шуннан соң Галәмне үлчәү өчен ул сул аягын Галәмнең ахырына кадәр сузган һәм зур аяк бармагының тырнагы белән тишек тишкән. Шул тишек аша Сәбәп-Нәтиҗә Океаны (Илаһи Брахм-Суы)ның саф суы Галәмгә Ганга Елгасы буларак ага башлаган. Кызылсу зәгъферан белән капланган Ходайның лотос аякларын юганнан соң Ганга суы бик матур алсу төскә кергән. Ганга бу Галәмгә керү алдыннан Ходай Вишну (Нараяна)ның аякларына кагылган өчен ул Бхагават-Пади яки Вишнупади буларак мәгълүм, аның мәгънәсе Бхагаван (Ходае) лотос аякларыннан эманацияләүче. Ул ахыр чиктә Бхагиратха соравы буенча Җир планетасына төшкәнче Брахма Ходае сыену урынында Брахмалокада яки Брахмапурада тора һәм Ходай Шива аны Бхуми Дэвины (Ана Җирне) җимермәс өчен саклап башы өстендә тота. Шуннан соң Һинд дине риваятьләре буенча Ганга Ходай Шиваның чәченнән азат ителә һәм илнең ихтыяҗларын үти.

Җиргә иңүе

үзгәртү
 
Ганганың Иңүе – Раджа Рави Варма рәсеме.

Шуннан соң берничә ел узгач Сагара сихри рәвештә алтмыш мең угылга ия булган. Бер көнне Сагара патшасы патшалыкның яхшылыгы өчен табыну ритуалын башкарган. Ритуалның интеграль өлешләренең берсе булып ат ритуалы булган, ул көнче килә торган Индра тарафыннан урланган булган. Сагара бөтен угылларын җир буйлап атны эзләргә җибәргән. Алар аны аскы дөньяда (Сварга патшасы) Ходай Индра тарафыннан бәйләнгән медитацияләүче олы фикер иясе Капил янында тапканнар. Олы фикер иясе атны урлавына ышанып алар аңа рәнҗетүләр әйткәннәр һәм аскезасын бозганнар. Олы фикер иясе берничә ел эчендә беренче мәртәбә күзләрен ачкан һәм Сагара улларына караган. Бу караш белән бөтен алтмыш меңе янып үлгән.
Сагара угылларының җаннары өрәкләр булып йөргән, чөнки аларның соңгы ритуаллары башкарылмаган булган. Сагарның барлык угыллары мокшасы өчен Аншуман (60 000 угылларының энесе) Брахмага Ганганы тормышы ахырына кадәр җиргә китерергә дип дога кыла башлаган, әмма уңышка ирешмәгән. Шуннан соң аның улы Дилип шул ук нәрсәне эшләгән, әмма уңышка ирешмәгән. Бхагиратханың токымнарының берсе, Дилип улы, Бхагиратха (Ягъни бөек тырышып эшләүне башкаручы - ул исемен Ганганы җиргә китерү өчен бөек тырышып эшләү өчен алган) үзенең тәкъдире турында белгәч, ул Ганганы Җиргә китерергә ант биргән, шулай итеп аның сулары аларның җаннарын пакьләндерәчәк һәм аларны күккә барыр өчен азат итәчәк.
Бхагиратха Брахмага Ганга Җиргә килсен өчен дога кылган. Брахма ризалашкан һәм Гангага Җиргә барырга кушкан һәм шуннан соң аскы төбәкләргә, шулай итеп Бхагиратханың бабалары күккә бара алачаклар. Ганга моны кимсетү дип караган һәм күктән төшкәндә бөтен Җирне сыпырып төшерергә карар кылган. Куркынычны сизеп Бхагиратха Шивага ул Ганганың төшүен тоткарласын дип дога кылган.
Ганга тәкәббер итеп Шиваның башына төшкән. Әмма Шива аны тыныч итеп чәчендә тотып алган һәм аны кечкенә агымнар итеп актырган. Шиваның кагылуы Ганганы тагын да изгеләштергән. Ганга түбәнге дөньяларга сәяхәт иткәч, ул Җирдә шунда бәхетсез җаннарны чистартыр өчен башка агым барлыкка китергән. Бу бөтен өчен дөньяда ага торган бердәнбер елга – Сварга (күк), Притхви (Җир) һәм Патала (аскы дөнья яки тәмугъ). Бу Санскрит телендә Трипатхага (өч дөньяда сәяхәт итүче) дип атала.
Бхагиратха тырышуларына күрә, Ганга Җиргә төшкән һәм шулай итеп елга шулай ук Бхагиратхи буларак мәгълүм булган һәм авыр ирешелергә максатлар һәм каһарман тырышулар өчен Бхагиратх праятна төшенчәсе кулланыла.
Ганганың башка исеме булып Җаһнави тора. Моның хикәясе булып Ганганың Җиргә төшүе, Бхагиратхага юлында аның сулары турбулентлык ясаганнар һәм басуларны һәм Риши Җаһну дигән олы фикер иясенең садханасын бозган. Ул шуның белән ярсуланган һәм Ганганың барлык суларын эчкән. Шуннан соң Ходайлар Җаһнуга Ганганы ирек итәр өчен дога кылганнар, шулай итеп ул миссиясен дәвам итә алган. Догалары белән канәгатьләнеп, Җаһну Ганганы (аның суларын) колакларыннан азат иткән. Шулай итеп Ганганың исеме Җаһнави (Җаһнуның кызы).
Кайвакыт елга юга циклларының дүртенчесендә (караңгылык эрасы, хәзерге чор) Кали Юга ахырында Сарасвати елгасы кебек соңыннан корыячак һәм бу эра тәмамланачак. Циклик тәртиптә киләсе эра булып Хакыйкать эрасы Сатья Юга булачак.

Ире һәм әнисе

үзгәртү

Махабхаратада Ганга Шантануга кияүгә чыккан.

 

Ганга шулай ук Һинд дине табынуында һәм мәдәниятендә ана, Ganga Mata (Mata="әни"), ул бар нәрсәне кабул итә һәм кичерә.[1] Башка Алиһәләрдән аермалы буларак аның җимерү һәм куркыныч аспекты юк, җимерә торган итеп ул табигате буенча елга буларак булырга мөмкин.[1] Ул шулай ук башка Илаһларга ана булып тора.[2] Махабхаратада, ул Шантануның хатыны һәм каһарман сугышчы-патриарх Бхишманың анасы.[2] Бхишма сугышта үлем җәрәхәте алгач, Ганга судан кеше формасында чыккан һәм аның тәне өстендә елаган. Шулай ук Бхишма үзенең төшүен бердәнбер теләге кияүгә чыгарга булган Амба дигән принцессаны урлау һәм хурлау белән китереп чыгарган дип билгеләнеп уза.[2]
Ганга Һинд дине традициясенең, аның Илаһларының, изге китапларының һәм яктыртылуның чистартылган тормыш каны булып тора.[3] Шулай итеп, аның табынуы башка Илаһларга тыбынуда таләп ителгән башта гади мөрәҗәгатьләр (аваһана) һәм ахырда азат ителү (висарджана) ритуалларын таләп итми.[3] Аның Илаһы шунда ук һәм гел була торган, әмма бары тик елга сакланып калганда гына.[3]

Ригведа

үзгәртү

Ганга Һинд дине язмаларының иң иртә һәм теоретик яктан иң изгесендә Риг Ведада искә алына. Ганга надистутида (Ригведа 10.75) искә алына, анда елгаларның көнчыгыштан көнбатышка таба исемлеге китерелә. Ригведа 6.45.31 - дә, Ганга сүзе шулай ук искә алына, әмма ул елгага карыймы-юкмы икәне ачык аңлаешлы түгел.

Ригведа 3.58.6-дә әйтелгәнчә "сезнең борынгы йортларыгыз, сезнең алкышлы дуслыкларыгыз, йә Каһарманнар, сезнең муллылыгыз Җаһнави ярларында (JahnAvyAm)". Бу шигырь мөгаен Гангага карарга мөмкин. Ригведа 1.116.18–19-дә, Җаһнави һәм Ганга Елга Дельфины ике янәшә торган шигырьдә очрый.

Башка дини ассоциацияләре

үзгәртү

Һинд дине эпосы Махабхаратада Васиштха тарафыннан каргалган Васулар Ганганы аналары булырга сораганнар. Ганга инкарнацияләгән һәм гамәлләре турында соралмаячак, һәм кире очракта аннан китәчәк шартында Патша Шантануның хатыны булган. Җиде Васу аның балалары итеп бер-бер артлы тугач, Ганга аларны үз суларында батырган, шулай итеп аларны җәзадан азат иткән һәм патша каршы килмәгән. Бары тик сигезенче бала тугач гына, патша ниһаять хатынына каршы килгән һәм ул аннан китәкн. Шулай итеп, аларның сигезенче улы Дьяус инкарнацияләгән, тере булып калган, үлемгә ия формада тоткын булган һәм соңрак үзенең үлемле инкарнациясендә Бхишма (Дэваварата) буларак мәгълүм булган, ул Махабхаратада иң хөрмәт ителә торган персонажларның берсе булып тора.

Фестивальләр

үзгәртү

Ганга Дҗаянти

үзгәртү

Бу көндә Ганга янә туган булган. Риваять әйткәнчә җиргә төшү юлында ул ялгышып Җһану олы фикер иясенең алачыгын җимергән. Нәтиҗәдә олы фикер иясе аның бөтен суын эчеп бетергән. Байгратх һәм Гангаа маа үзенең мөрәҗәгате буенча ул Ганганы колагыннан җибәргән һәм ул Җаһанави исемен алган. Ул шукла пакшаның Вайшакх аеның шукла пакшаның Саптамисына туры килә. Ганга дуссеһра турында, аның турында мәкаләне карагыз.

Навратри

үзгәртү

Ганга Маа Навратри вакытында Маа Адишактиның барлык формаларында табыныла һәм шул көннәрдә табыныла.

Шулай ук карарга мөмкин

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Quoted in Eck, 1982, p. 218
  2. 2,0 2,1 2,2 Eck, 1998, p. 149
  3. 3,0 3,1 3,2 Eck, 1982, p. 219

Чыганаклар

үзгәртү
  • Eck, Diana L. (1982), Banaras, city of light, Columbia University, ISBN 978-0231114479, retrieved 26 July 2011 
  • Eck, Diana (1998), "Gangā: The Goddess Ganges in Hindu Sacred Geography", in Hawley, John Stratton; Wulff, Donna Marie, Devī: Goddesses of India, University of California / Motilal Banarasidass, pp. 137–53, ISBN 8120814916 
  • Vijay Singh: The River Goddess (Moonlight Publishing, London, 1994)

Тышкы сылтамалар

үзгәртү