Тау ягы

(Җәбәлстан битеннән юнәлтелде)
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.

Тау ягы (Taw yağı, чуаш. Вирьял) яки Җәбәлстан  — Казан ханлыгы территориясенең Иделнең уң ярын алып торган тарихи өлкәсе. Үзәге булып Тауиле шәһәре саналган.

Казан ханлыгында Тау ягы күренеше.
Бүгенге Татарстанда Тау ягы.
Казаннан Тау ягы күренеше.

Бүгенге көндә әлеге территориядә Татарстан, Мордовия, Мари Ил, Чуашстан, Сембер, Түбән Новгород өлкәләренең бер өлешләре урнашкан.

Тарих үзгәртү

Казан алынганчы да бу якларда сугышлар булгалаган.

Каюм Насыйри алдарак болай дип язып үткән: «Риваятьләр гуахлык бирәдер: Иван Грозный Казанны алмак нияте белән Казан алынасы елларның элгәреге елларында һәм ишә тарафка гаскәр җибәреп халыкны кырдыргалаган».

Казанга яу булып килүче рус гаскәрләре Әрә елгасы буйлап Зөягә, Казанга барганнар. Бу юл озак еллар дәвамында Мәскәү белән Казанны тоташтыручы юл булган.

Халкы үзгәртү

Тау ягының җирле халкын татарлар, чуашлар, чирмешләр, мордвалар тәшкил итә.

Шәһәрләре үзгәртү

Тау ягына Япанчы, Чүри-Бураш, Зөя, Сөки, Тауиле, Танай-Турай шәһәрләре керә.

Бу шәһәрләрнең күбесе XIV гасыр ахырында Аксак Тимер яулары һәм аннан соң исән калганнары 1395 елның көзендә өч ай буе рус гаскәрләре алып барган талау сугышлары нәтиҗәсендә юкка чыккан. Бу сугышлардан соң әлеге шәһәрләрнең бер өлеше генә торгызыла.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү